|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.06.2021 Мәдәният
«Алмачуар» әсәре буенча Татарстан-Казахстан фильмы төшерелеп бетте (ВИДЕО)Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» әсәре буенча Татарстан-Казахстан фильмы төшерелеп бетте. Соңгы Сабантуй күренешләренең Әлки районының Базарлы Матак авылында төшерелде. «Копродукция, дөресен әйткәндә, бик авыр эш. Төшерү командасында төрле ил кешеләре булудан гына түгел, иҗади фикер төрлелеге дә бар һәм төрле этапларда кыенлыклар булып торды. Кыскасы, китап язарлык — бу хакта уйлыйм әле», дип язган үз аккаунтында Татарстан ягыннан проектның продюсеры Миләүшә Айтуганова. Татар продюсеры Казахстандагы коллегасы Алмагөл Тлеухановага, режиссер Юлия Захаровага һәм бөтен командага рәхмәтләрен җиткергән. Фильмның беренче өлеше Казахстанда төшерелде, икенче өлеше - сабантуй күренешләре Татарстанда төшерелергә планлаштырылган иде. Моның өчен төшерү командасы сабантуйлар чорын көтте, дип яза "Татар-Информ" МА.
--- |
Иң күп укылган
|