|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.06.2021 Шоу-бизнес
Чаллыда 35 мең тамашачы җыйган популяр җырчы концертыннан соң шау-шу купканЧаллыда Яшьләр көне уңаеннан үткәрелгән концертның (аның хедлайнеры ролендә җырчы Niletto чыгыш ясады) оештыручыларын Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенә (Роспотребнадзор) чакырганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ведомствоның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. «Чараны оештыручылар аларның гамәлләрендә административ хокук бозу очрагы булганмы-юкмы икәнлеген ачыклау максатыннан Чаллы территориаль бүлегенә чакырылды», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.
Шунысын да искәртик: Чаллыда Яшьләр көне уңаеннан үткәрелгән Niletto концертын 35 мең кеше тамаша кылган.
«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Чаллының баш санитар табибы Илгизәр Бариев эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә бәйрәмдә коронавирус инфекциясенә каршы чараларны үтәмәгән өчен Яшьләр көнен оештыручыларны тәнкыйтьләгән иде.
Фото: https://www.instagram.com/niletto_official/
--- |
Иң күп укылган
|