поиск новостей
  • 26.05-27.05 Премьера! "Тимур һәм Комета",6+,13:00, Кариев театры
  • 31.05 "Озын-озак балачак", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 01.06 "Бәхетле көнем", 3+, 13:00, Кариев театры
  • 02.06 "Нигез ташлары",12+, 18:30, Кариев театры
  • 06.06 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, 18:30, Кариев театры
  • 07.06 "Матур CITY", 12+, 18:30, Кариев театры
  • 15.06-16.06 Премьера! "Йосыф",12+, 18:30, Кариев театры
Бүген кемнәр туган
  • 23 Май
  • Фасил Әхмәтов (1935-1998) - композитор
  • Илгиз Зәйниев - драматург, режиссер
  • Гамил Афзал (1921-2003) - шагыйрь
  • Хәбил Бикташев - көрәшче
  • Айзат Шәймәрданов - журналист
  • Алисә Айдарова - рәссам-сынчы
  • Рәшит Низамов - галим
  • Флора Әхмәтова-Урманче - галимә
  • Ассаляму алейкум!Июль аеннан Казан шэхэре Совет районыннын 1 булмэле квартира/студия снимать итэм яки 2 булмэле квартиранын 1 булмэсенэ татар-моселман кызы янына керэм.Ул.Губкина, Зур урам, Пионерская тирэлэре ярый. Риэлторлар, шалтыратмагыз!Тел.89091450168
  • Ике булмәле квартирада тору өчен иптәш эзлим, Авиатөзелеш районы) 89274287185 ватсап языгыз
  • Яшь гаилә яки хатын-кыз өчен Авиатөзелеш районында 12 кв.м.лы бүлмә сатам. Бүлмәдә ремонт ясалган, яхшы хәлдәге мебель һәм техника (холодильник, кер юу машинасы) бар. Бәясе 1600000 сум. тел.89093080784
  • Сыер сатып алам! Бер ике тапкыр бозаулаган, саудыра торган! 89393650117
  • Казанда бер булмале квартира снимать итам,2 егет тору очен .Метро якын булса яхшы булыр иде.Энергоинститут,Москоский район или Аметьева тираларе ярый: 89656083354
  • Дуслар! Соңгы кыңгырау көненә кызлар өчен көрән төстәге мәктәп формасы кирәк иде. 1 көнгә прокатка биреп торучы табылса, бик шат булыр идек. Күлмәге озынрак кирәк.Зинар, ярдәм итегез. Тел.: 89274173110
  • Торле порода Сарыклар , Саулыклар , Тэкэлэр , Бэкэйлэр , Буаз Сарыклар сатыла. Балтач . Тел . +79874245531 (ватсап)
  • 2 чилэк бэрэнге бар кемгэ кирэк?89372803818
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК,ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ! 89196271171
  • Хәләл 3 үрдәк түшкәсе сатыла, Казан, 8 927 40 592 02
Архив
 
29.06.2021 Җәмгыять

Идәндә тычканнар мәш килсә, түбәдә кандала – бет котырган (Суслонгерга Селикса да өстәлде)

Суслонгер совет халкының хәтерендә беркайчан да төзәлмәс канлы яра ул. Исемен ишеткәч тә сискәндереп җибәрә. Коры сөяккә калып ябыккан кешеләргә бүген дә: “Әллә Суслонгерда булдыңмы?” дигәнне ишетергә туры килә.

Бик күпләрнең әтиләре, абый-агалары сугышка барып җитә алмыйча, Мари Илендәге шул үлем лагеренда җәфа чигеп, соңгы көннәрен уздырганнар. Мылтык тотып, яу кырына, Ватан өчен башны салу бәхет булып саналган анда. Тик бик күпләргә ул насыйп булмаган. Аларга азык-төлек илтергә дип зур куркыныч юлга чыккан үсмерләрнең кайберләре бүген дә исән. Без газетабыз битләрендә аларның истәлекләрен урнаштырган да идек.
 
Суслонгер җиренә Арча районы хакимияте ярдәме белән һәйкәл дә куелган. Булдым анда.  Улыбыз шул якларда солдатта хезмәт иткәндә, «Суслонгер» күрсәткечен күргәч тә урман эченнән эзләп бардык. Җан анда канлы яшь белән елый.  Фашистлар кулыннан түгел, ә үзебезнең сатлык җан хәрбиләр тарафыннан шундый кансызлыкның кылынуы бәгырьләрне тагын да ныграк телә. Җитмәсә,  мондый лагерьлар ил буенча бер Суслонгер гына булмаган икән бит. Аның янәшәсенә күптән түгел генә Пенза өлкәсе Селикса станциясе дә өстәлде.  
 
9 Май бәйрәме алдыннан һәр нәсел үзенең сугышта катнашкан ветераннарын, бабай-агаларын барлый, эзли башлый. “Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел!”-диләр. Ләкин каберсез, хәбәрсез югалганнар да бар шул, кызганычка.
 
“Үлемсез полк»та фотоларын тотып, горурланып катнашыр, хәтер яңартыр, аны киләчәк буыннарга тапшырып калдырыр өчен дә бик яхшы бу гамәл - батырларны барлау. Иремнең сеңелесе Фәридә дә бабасы Шәрапов Шәмси Шәраф улын, әтисенең әтисен эзләп интернет киңлекләрен айкый бәйрәм алдыннан. Тик күпме генә эзләсә дә, сугышта һәлак булганнар арасында да, исән кайтканнар арасында тапмый ул аны. “Хәбәрсез югалган” дип язылган язу гына бар. “Болай булмый бит инде, кеше кадәр кеше хәбәрсез югалырга тиеш түгел!”-дип тагын да тырышыбрак үҗәтләнебрәк эзли башлый.   Шарапов Шәмси исеме кергән  берничә документны интернет күрсәтеп бирә.
 
1911 елда Азнакай районы Әлкәй авылында туып-үсеп, шуннан 1941 елның 26 августында Кызыл армиягә алынган диелә ул документларда. Бөгелмәдән Селиксага озатылучылар арасында бабай да бар. Авыру хатыны, ике баласы: берсенә әле яшь тә тулмаган (кайнатам) кала дип тормаганнар, алып  киткәннәр. Азнакайга Бөгелмә якын булгач, аларны станциядән Пензага таба утыртып җибәргәннәр.
 
Селикса станциясенә кадәр ачлы-туклы килеш 3 тәүлек барганнар. Ә документларда ике тәүлек кенә барырга тиеш булганнар. Барып җиткәч тә  тамаклары туйганчы ашарга язмаган аларга. Тәүлеклек рационнары болайрак булган. 1 буханка ипи, 3 бәрәңге, 1 суган, бераз тоз, ике бәләкәй янчык ярма. Күп вакыт болары да шул кәгазьдә генә калган. Булачак солдатлар башлыча әчегән  кәбестә шулпасы белән тукланырга мәҗбүр булганнар.
 
Селикса турында беренче тапкыр моннан өч ел элек тарих фәннәре кандидаты Виктор Кладов хәбәр итә. Ул үзләренең Заречинск шәһәрендәге  Милли музейларында бу хакта ике юллык кына  мәгълүмат таба ала. Моның белән генә килешмичә, төрле архивларда эзләнә башлый. Ләкин бик нык яшерелгән җепнең очы тиз генә табылмый. Аннары Виктор Юрьевич Подольскидан  Оборона министрлыгы архивыннан кайбер мәгълүматларны таба Һәм Селикса лагеры язмышын өйрәнүгә ныклап тотына.   
 
 
Әйе, Селикса турындагы документлар 2007 елгы приказ нигезендә 2009 елда гына ачылган. Аңарчы бу Суслонгер шикелле үк үлем лагеры турында бернинди мәгълүмат та булмаган. Кайбер документларны белә торып юк иткәннәр дигән фикер дә бар. Бары тик 1943- 1945 елларда вафат булганнарны исәпкә ала торган бер кенәгә генә һәм халык хәтере исән. Нәкь менә бу мәхшәрне үз күзләре белән күрүчеләр исән чакларында  хакыйкатьне үзләре белән алып китәргә теләмичә исән чакларында тарихчы эзтабарга үзләре чыга. Шулай итеп берәмтекләп шактый тарих җыела.
 
Пенза өлкәсенең Заречинск шәһәре ябык кала. Анда теләсә кем бара алмый, махсус чакыру кирәк. Шуңа күрә дә андагы милли музей кысаларындагы   Селикса музее белән  башлыча интернет аша гына танышып була. Бу музейда һәркем үз уйлары белән калып йөри ала, һәркем үз эзләнүләрен алып бара. Бу музейда өеңнән чыкмый гына да сәяхәт итәргә була.
 
Виктор Кладов эзләнүләре һәм табышларына нигезләнеп шуны белдек. Пенза өлкәсендәге әлеге станция янындагы резерв лагеренда 400 меңләп солдат сугыш әзерлеге узган. Берьюлы 30-50 мең ир-егет гаять зур землянкада яшәгәннәр. Ике, еш кына өч катлы такта, нарларда йоклаганнар. Идәндә тычканнар мәш килсә, түбәдә кандала-бет котырган. Авыручы, үлүчеләр дә бик күп булган. Ачлык тәмам үзәкләренә үткән.  Җәй көне эсседән җәфалансалар, кышын аяк-кулларын өшеткәннәр.    Лагерьда  урлаулар да  нык  булган. Бу хакта  әлеге  урыннан ерак түгел яшәгән үзләре  бу хәлләрнең  шаһитлары булганнар да сөйләп калдырган. Аларның тавышлары да бар бу виртуаль музейда.  Командирлар арасындагы әлеге  караклык К.Е. Ворошилов килгәч кенә туктаган дип сөйлиләр. Менә шуннан соң халкыбызның “ил кайда,  иблис-  шунда” дигән мәкален ирексездән искә төшерәсең дә инде.
 
Селикса станциясе турында интернетта тагын  мондыйрак мәгълүмат бар. Ул 1870 елларда  төзелгән тимер юл станциясе. Анда элек тә хәрби  частьлар урнашкан булган. Ә инде сугыш башлангач, 1941 елның  августыннан  башлап,  сугышка алынган булачак солдатларны әзерләү ( җәфалау дип укыгыз)  урыны булган. Биредә 61нче укчы дивизиянең  37нче запастагы бригадасы булган.  Ике улын,  хатынын калдырып,   ил сакларга дип киткән безнең  бабай  да менә шулай Пенза урманнарында  ач килеш утын кисәргә, җәһәннәм газаплары кичерергә мәҗбүр булган.
 
Шунда вафат та булгандыр инде. Ә бит улы Нәфис кайнатам Әтисен Сталинград сугышында һәлак булган диеп йөри иде. Без әле Волгоградка барып эзләп карарга да җыенган идек.  Улының әтисен батыр сугышчы итеп күрергә теләве бер дә гаҗәп түгел.  Шәмси бабай үзе дә  илен сакларга,  батырлыклыр күрсәтергә дип аерылып киткән булгандыр  туган җиреннән. Насыйп кына булмаган.  Кабере дә билгеле түгел.Бу җирдәге урманнар  эчендә  бер үк төрле тезелеп торган  калкулыклар күп диелә Кладов  язмасында . Аларның берсендә Шәмси бабай да ятадыр дип фаразларга гына кала.  
 
Иң  гаҗәпләндергәне, бу җирләрдә бабайның оныгы - минем ирем Сирин Шараповның бик күп тапкырлар узып киткәне бар. Ул эше буенча еш кына Тамбов. Воронеж  якларына командировкага  бара иде. Ә бәлки аны Шәмси бабасының рухы  шул җирләргә  чакырып китереп йөрткәндер. Бәлки,  төшләренә кереп,  нидер әйтмәкче, хакыйкатьне ачмакчы да булгандыр. Ләкин бер тапкыр да күрмәгән бабасын ул ничек танысын инде?! Шулай да Селикса турында ишеткәч, анда бабайның да җибәрелүен белгәч, иптәшемнең бу сәяхәтләреннән ниндидер бер бәйләнеш табарга тырыштым.
 
 
Гадәтем шундый: үземне  гаҗәпләндергән, сокландырган - тетрәндергән нәрсәләр хакында башкаларга да җиткерергә ашыгам. Селикса хакында ишеткәч тә мин Мөслимдә узган  төбәкчеләр конференциясендә кечкенә генә чыгыш ясадым. Бик күпләр өчен бу исем беренче тапкыр яңгырады, шуңадыр   кызыксындырды да. Бигрәк тә, Кама аръягы районнарында ( Сарман, Зәй, Азнакай, Мөслим, Бөгелмә, лениногорск. Актаныш  ) яшәүчеләрне. Аларның да хәбәрсез югалган бабай - агайларын  безнең  Шәмси бабай язмышы  көтмәгәндер дип беркем дә әйтә алмый. Ул якларга да Бөгелмә якын бит.  
 
Бөек Ватан сугышы тарихының ак тапларын ачуга бөтен гомерен багышлаган,  Республиканың “Хәрби дан “клубы рәисе  Михаил Черепанов та хәбәрсез югалганнарның бик күбесе шундый резерв лагерьларында кеше яшәмслек шартларда ачлыктан һәм төрле авырулардан үлгән диде.  Димәк, хәтернең кан саркып торган ярасы Сусллонгерга Селикса да өстәлде.
 
Күңелдә нәфрәтме ул, үкенүме һич  аңлап бетереп булмый торган бер хис өермәсе. Әгәр дә  ул бабайларны (алар бит ярты миллионга якын)  кулларына корал тоттырып,  яу кырына җибәргән булсалар,  алар анда  газизләре янына тизрәк кайтырга  дип, ил азатлыгы өчен соңгы тамчы каннарына кадәр көрәшерләр иде. Ул чагында безнең 1945 елның 9 Маендагы Бөек Җиңүебез дә бик күпкә иртәрәк булыр иде. Иде, иде.Юк инде, тарих тәгәрмәчен кирегә  әйләндереп булмый. Бары тик хәтерне генә  үткәнгә кайтарып була да үткәннәрдән сабак алып була. Хәер,  без кешеләр,  анысына да бик сәләтле түгел бугай шул. Әле тенгендә әле монда сугыш учагы кабызулар  башка сыймый.  Быел 1418 көн һәм төнгә сузылган гаять авыр һәм канкойгыч Бөек Ватан сугышы башланганга 80 ел тула. Бу  көннәрдә  әлеге язма  бик вакытлы булыр дип уйлыйбыз. Ә бәлки күпләргә хәбәрсез югалган туганнарын  эзләргә җеп очын да  табып бирер.
 
Пенза эзтабары Виктор Кладов белән  кичә генә телефоннан аралаштык.  Якын көннәрдә тагын сөйләшергә булдык. Яңа мәгълүматларым бар  диде.   Димәк,  Селикса турындагы язманың беренчесе булса да, соңгысы булмаячак. Эзләнүләр башлана гына әле.
 

Йолдыз ШӘРӘПОВА
Шәһри Казан
№ --- | 29.06.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
Ханский дом
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar
Шәһри Чаллы