поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
29.06.2021 Җәмгыять

Пенсия җитмәгәч, "Хәерче базары"на чыгасың... (ФОТО)

Казанның Гудованцев урамында (Авиатөзелеш районы) халык телендә “хәерче базары” (русча “блошиный рынок” яки “барахолка”) дип йөртелә торган бик үзенчәлекле урын бар. Һәр якшәмбе монда Сабантуй кебек халык җыела: кем нәрсә тели, шуны сатуга алып чыга.

Инде чүплеккә атарга калган иске-москы, тузып бетә язган кием, күгәргән тимер-томыр, борынгы заманнан калган савыт-саба тәкъдим итсәң дә, беркем бер сүз әйтми. Чөнки бу “хәерче базары”! Монда бик арзанга өй өчен кирәк-ярак, кием-салым, хәтта азык-төлек тә алып була.

Әлеге базарда 6 июньдә булдым. Казанның данлыклы “барахолка”сы иртән-иртүк эшли башлаган. Андагы халык! Алучылардан бигрәк сатучылар күп. Базар янәшәсендә урнашкан ягулык салу станциясе янындагы зур мәйданда алма төшәрлек тә урын юк: яшел чирәмгә җәймә җәеп, һәммәсе үз тауарын тезгән. Бу мәйданны урап чыгар өчен дә ярты көн кирәк. Әле ул мәйданнан соң базар юл буенда дәвам итә, озынлыгы бер чакрым бардыр!

Базарның иң башында азык-төлек белән сәүдә итәләр. Җиргә куелган катыргы каплардагы азык-төлек тирәсеннән халык өзелми. Чөнки монда тауарны кибеттәгедән 3-5 тапкыр арзанрак бәядән алып була. Әмма бер искәрмә бар: тәкъдим ителгән ризыкларның бөтенесенең дә куллану вакыты чыккан! Сатучылар моны яшерми, алучылар да артык сорау бирми. Сатып алучы нәрсә сатканын белә, алучы да сәламәтлеген куркыныч астына куюын аңлый булса кирәк. Якынрак килеп, тауар белән танышам. 50 сумга бер кап “Охотничьи колбаски” алырга мөмкин. Яраклылык вакыты 23 мартта ук чыккан. Ярымысланган “Сервелат” казылыгын 23 гыйнварда ук ашап бетерергә тиеш булганнар. Куллану вакыты чыкканнан соң да ярты ел кайдадыр “качып яткан” казылык өчен сатучы 80 сум сорый, сатулашсаң, арзангарак та бирә. Күркә итеннән ясалган фарш бу итле тауарлар арасында иң “свежие”, аны 3 июньгә кадәр кулланырга яраган. 0,5 кг фаршны 50 сумга алып була. Башка капларда сөт ризыклары да үз иясен көтеп ята: 10 сумга балаларга кечкенә “Агуша” йогырты, “Тема” согы, “Растишка” пюресы, 1 литр сөт тәкъдим ителә. Аларының да яраклылык вакыты күптән чыккан. Чипсы, зефир, перәннек-кәнфит, печенье, әзер “Оливье” салатына кадәр бар. 10 сумлык әзер иртәнге ризыкның куллану вакыты 2019 елда ук чыккан!
 
Үзем гади сатып алучы кебек тауар карыйм, үзем сатып алучыларга сүз катам. Күбесе пенсионерлар. “Моны алып ашасак, агуланмабызмы икән?” — дигән булам. “Кызым, атна саен шушыннан алып кереп ашыйм, бер тапкыр да эчем авыртканы булмады”, — ди бер татар апасы. Үзе 80 сумлык казылыкның яраклылык вакыты соңрак чыкканын эзләп азаплана. “Пенсиябез аз бит, акчаң җитмәгәч, шулай “хәерче базары”на чыгасың икән. 10 мең сум пенсияне кая гына җиткерик: фатир өчен түлисе бар, дарулар кыйммәт. Безнең пенсия акчасына кибеттән килосы 600-700 сум торган казылык алып булмый. Монда исә бәяләр бик арзан. Пенсионерлар өчен бик кулай бу. “Безнең пенсия белән ит тә ашап булмый бит, — дип, аның сүзен бер бабай хуплый. — 50 сумга кайда ит бирсеннәр! Менә күркә фаршын алам да, кәтлит ясап, кыздырып ашыйм. Россия пенсионерларының ит күрәсе юк, безне шундый хәлгә җиткерделәр! Әле ярый шушы базар бар!”
 
Урамда 24 градус эссе булуын да уйласаң, монда азык-төлек янына якын килергә дә шүрләрлек. Әмма бу базарга атна саен йөрүчеләр курыкмый. Сөтне кайнатып эчәләр, казылыкны кыздырып ашыйлар икән...
 
Сатучылар да ни сатканын яхшы белә, фотога төшерергә маташуымны күреп, тауарларын ябып, китәргә ишарә ясадылар.
 
Әлбәттә, бу законлы сәүдә түгел. Шушында иске азык-төлек алып килүчеләр сату урыны өчен 200 сум акча түли дип ишеттем башка сатучылардан. Аның каравы, 10-50 сумга булса да тауар сатып, шактый акча эшли. Искергән ризыкны каян алалар — монысы безгә караңгы. Әмма бу тауарның элек супермаркет киштәсендә ятканы көн кебек ачык. Чөнки арада аерым бер сәүдә үзәкләрендә генә сатыла торган сәүдә маркасы атамалары очрый. Супермаркетлардан яраклылык вакыты чыккан тауарны килешү нигезендә аерым оешмалар алып китә. Алар аны йә чүплеккә илтеп яндыра, йә компост ясый, йә килешү нигезендә фермерларга илтә (мәсәлән, сөт ризыкларын). Тауарның ничек бу сатучылар кулына килеп эләгүен үзебез уйлап табарга кала. Йә аларны бик арзан бәягә сатып бирәләр, йә чүплеккә ыргытып, тауар шуннан “хәерче базары”на эләгә...
 
Гудованцев урамы якшәмбе көннәрендә менә шулай шаулап-гөрләп тора. Берара саклану вакыты чыккан азык-төлек сатуны тыйганнар дигән сүз булган иде, күргәнебезчә, бар да элеккечә. Шунысы бар: бу базарда алдау юк — сатып алучы монда кулланылышта булган яки яраклылык вакыты чыккан әйбер сатуларын яхшы белә, сатучы исә моны яшерми һәм бәясе буенча сатулашырга әзер. Менә шундый ул “хәерче базары”...
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Рәзилә РӘСИМ
Ирек мәйданы
№ --- | 29.06.2021
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»