поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
26.10.2010 Мәдәният

Тик син диеп...

«Татар җыры – 91» иде бугай. Бер-бер артлы җырчылар чыга тора. Жюри тыныч. Чөнки хисләнергә сәбәп юк. Озынга сузылган тамаша ялыктыра да төште. Залда да битараф шыбырдашу. Кем күршесе белән сөйләшә, кем конфет кәгазен сүтә. Мин дә фойедан алып кергән реклама газеталарын караштырам. Менә сәхнәгә бер кыз чыгып басты. Кулымдагы газета шуып төшеп китте, янәшәмдәге тамашачы конфетын кабарга онытты, жюри әгъзаларының каләмнәре һавада эленеп калды.Фотографлар гына кинәт тынгысызлана башладылар. Бу әле матурлык, сылулык кодрәте генә иде. Иран фильмнары аша таныш чибәр актриса Түркән Шорай үзе түгелме соң бу?

Без шулай бит инде – затлы нәрсәнең иясен читтән эзли башлыйбыз. Юк. Бу Түркән Шорай түгел, әмма төрки дөньяның сәнгать күгендә үз йолдызын кабызырга тиешле яп-яшь кыз Зәйнәп Фәрхетдинова иде. Чибәрлек, буй-сын, талант, белем – бөтенесе бергә килгәндә уңыш казану мөмкин еллар иде әле бу. Халык мәхәббәте бу җырчыны шунда ук кайнар колачына төреп алды. Дәрәҗәле исемнәр белән беркетелгән казанышлар кадәресенә кызның исе китмәде дә бугай. Хатын-кызның, хәтта бик талантлысы да, янында яры, итәгендә балалары, күңел юатырлык шөгыле булганда үзен бәхетле, көчле итеп тоя. Арганын да, талганын да белмичә, янып-көеп эшли дә эшли.

 

Халкына кадерле икәнен белеп алгач, бу сылу кыз да шул фидакарьләр юлыннан китәр инде. Тик ялгыз гына китмәс. Шөкер, янында үзенә тиң асыл яры бар. Һәм бу асыл яр сөйгәне баскан сукмакка яшел чирәм булып түшәлергә әзер тора. Бу икәүнең « Зөфәр+ Зәйнәп» ансамбле булып, илебез төбәкләре буйлап киткәненә тиздән егерме ел тула. Шул елларда алар узган юлларга йөзләрчә җырлар сибелеп калган. Бүген татар эстрада сәнгате күгендә альфа йолдыз булып балкыган Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинованың җыр дөньясына мин үзем «Зәңгәр кыңгыраулар» җыры белән кереп киткән идем.

 

Хәйләсез, кыланусыз, садә башкару алымы, нәфис, әмма көчле һәм тыгыз агымлы тавыш тембры, моңлы аваздагы бөдрә бормалар, бай хисле аһәң...Зәйнәп Фәрхетдинованың җыр дөньясын бәяләп бетерү өчен татар теленең сүз мөмкинлекләре дә көчсезләнеп кала бугай. Җыр тыңлаганда сүз нигә соң ул! Тыңлыйк та хисләник кенә, ләззәтләник, яңа аерткан бал кебек татлы моң агымында йөзик.

 

Гомер иткәндә юл-сукмакларыбыз кисешкәли торган иде. Бервакыт мин «Зөфәр + Зәйнәп» ансамбле артистлары белән юлдаш булдым. Автобус төне буе бәйрәм буласы район үзәгенә кайтты. Утыргыч култыксаларына аркылы ятып барып йокы күрмәделәр инде бәгырькәйләр. Команда дилбегәсе Зәйнәп кулында иде ул төнне. Тәртиптән тайпылырга исәбе булганнарны бик тиз айныта белде ул. Мин назлы Зәйнәпнең каты куллы оештыручы да була белүенә хәйран калган идем ул чагында. Мәскәүнең «Россия» тамаша залы сәхнәсендә дә күрдем мин аны. «Татар җыры» фестивальләренең «Алтын барс»ларын елның елында алып китә торганына да күп тапкырлар сөенгәнем бар. Чистай урамындагы бәләкәй фатирларында бәби малае белән келәмдә тәгәрәп уйнап ятканын да хәтерлим. Аны төрле рәвешләрдә күрүчеләр, хәтерләүчеләр бер мин генә мени. Әйтик, Балык Бистәсе районының Олы Елга кешеләре: «Ул безнең килен, без аның зифа буен уйнатып, чишмәдән су алып кайтканын да, кара яндырып мунча чабынырга яратканын да беләбез»,- диярләр.

 

Зәйнәп Фәрхетдинова тормыш келәмен әнә шулай ефәк һәм киндер җепләрне бер берсенә саба-саба тукый, тукыганын исә җырлары белән бизәкләп бара. Аның дөньясын аңлыйм дисәң, җырларына кер дә чум! Җырлар исә күп, бик күп! «Зөфәр+ Зәйнәп» эстрада ансамбле егерме ел дәвамында Казандагы имтихан концертларын өр-яңа җырлары язылган диск (элек аудио яки видеокассеталар иде) белән йомгаклап куя. Хәзер инде аларның «Аваз» исемле тавыш яздыру студияләре дә бар.

 

Йөзәр җырны сыйдыра алырлык егәрле «МP-3» ләр дә бу икәүнең барлык җырларын сыйдырып бетерә алырлык түгел икән ләбаса. Әле моңлы, әле шаян җырлар ташкынын төне буе тыңладым да, яңа адреслары буенча Билаловларның үзләрен эзләп киттем. Җыр дөньясындагы урыннарына бәрабәр икән фатирлары - әллә ике, әллә өч катлы квартираны фатир дип түгел, йорт дип атыйсы килә. Торагың өчен тиешлесен түләп бетерә алсаң, иркенлек әйбәт инде ул. Егет булган Булатка да, төпчек малай Фоатка да, ерак җирне якын итеп килгән гаип кунакка да урын иркен монда. Зәйнәпнең белер-белмәс тәнкыйтьчеләр, тик торганнан бер эш булсын әле дигәндәй, килешмәгән җирен эзләргә ярата торган затлы күлмәкләренә аерым, Зөфәрнең сәхнә киемнәренә аерым бүлмә. Зәйнәпнең буй-сынын тәртиптә тотарга, малайларның көч-дәрманын сынарга тиешле спорт тренажерлары өчен дә урын табылган.

 

Ләкин тату ояның символы Билаловларда да кухня икән. Зур өстәлле, мул табынлы, уен-көлкеле кунакчыл кухня, Зөфәр кызыл күрекле баянын бар колачына җәеп җибәргәч, җырга уралган хәтирәләр мәйданына әйләнде дә куйды. Миңа төне буе тыңлаган җырларымны берәм-берәм шул хәтирәләр кулъяулыгына төреп барасы гына калды.

 

Оныттылар, диеп үпкәләмә,

Карурманнар үскән илләрдә.

Сине сагынып җаннар өзгәләнә

Айлы әкият кебек төннәрдә.

 

«Авыл» көе бу. Гамил Афзал сүзләренә җырлана торган үзәкләрне өздереп ала торган җыр. Зәйнәп Фәрхетдинова репертуарында авыллы җырлар байтак. Аларның берсе минем авылым, икенчесе Шәмсия Җиһангированыкы, өченчесе Зифа Нагаеваныкы һәм барысы бергә – Зәйнәпнеке. Җырлый-җырлый Сарлыны сагына ул. Аланнарда җиләк җыйганнарын, Ыкта кер чайкаганнарын, көтү каршылаганнарын. Тормышның беренче сынаулары да, тәүге сөйгән ярлар да шунда булган. «Ыкта су коенганда суга баттым бит мин. Чәчемнән тартып чыгардылар»,- дип искә ала Зәйнәп. Мин тетрәнеп китәм. Әгәр чыгара алмаган булсалар...

 

Юк, юк, ул хәтирәне онытыйк та икенчесен тыңлыйк. «Минем әнием бик матур кеше иде. Аның исем дә матур иде – Мәрҗәнә! Ул матур итеп яшәде. Минем әни бит ул! Әни безне, иртәнге матурлыкны күреп калыгыз, дип уята торган иде. Аннары йокласак та ярый. Их, әни кебек һәрбер мизгелнең матурлыгын тоеп яшәргә иде. Әни киявен дә бик кадерләде. Егерме ел җәйне әни янында үткәрдек. Әни иртәнге дүрттә Зөфәрне уятып, аңа көн дә яңа сауган сөт эчерә торган иде. Ә мин көнләшәм. Каймак ясасаң да, коймак пешерсәң дә әни кебек җиренә җиткереп эшләргә кирәк ул. Әни тәрбиясен безнең ансамбль артистлары да татыды. Ерак сәфәргә китешли дә, сәфәрдән кайтышлый да, кошлар кебек, безнең авылда ял итеп китә идек».

 

Әнә шулай итеп авыл үзеннән үзе әнигә ялганды. Зәйнәп күз яшьләренә коенган арада, сөйгәнен ничек юатырга белмәгәннән чарасыз Зөфәр бер ел элек булган хәлләрне сөйли: «Әби узган ел вафат булды. Зәйнәп шуннан бирле тынычлана алмый. Без Төркиядә ялда идек. Мин Зәйнәпне комлыкта калдырып балалар белән суга кереп киткән идем. Зәйнәп янына әйләнеп килсәк, аңа әлләни булган. «Зөфәр, әни үлә, мин әле генә аның тавышын ишеттем. Әнә теге куаклар арасында бер сәер кош күренде, канатларын кагынып миңа ишарәләр ясады. Якын баруга югалды». Моңа кадәр дә, моннан соң да кош мазар кагынганы юк иде. Сәерсендек. Кошы да гаҗәеп бер кош булган икән. Берничә минуттан телефон шалтырады: «Мәрҗәнә апа вафат», - диделәр. Кызын эзләп табып, бәхилләшүе булган икән изге җанның.

 

Хәзер аларның икесенә бер әни – Фатыйма апа бар. «Хатын сүзен санлый белә торган бер оя малайлар үстергән кайнанама рәхмәтем бик зур минем», – ди Зәйнәп. Алсу йөзле, озын толымлы, моңлы тавышлы киленен – улын яраткан кызны Фатыйма апа да яраткандыр. Хәер, егетлеген гамәл белән дәлилли белә торган егетләрне кызлар ярата инде ул. «Чәчәк бәйләмнәренә дә, арттан калмый йөрүенә дә исем китмәгән иде. Ишек ачмаганыма күрә, бүлмәмнең пыяла ишеген алып кергәч, җен ачуларым да чыккан иде әле. Әмма бер көнне өченче каттагы тәрәзәмә су торбасы буйлап үрмәләп менгәннән соң эредем, яратуына ышандым, мәхәббәтен кабул иттем».

 

Бу йорттан мәхәббәт әле дә китмәгән. Быелгы концерт программасын «Ярату хакына, ярату хакында» дип атаганнар икән, шагыйрь әйтмешли, юкка түгел, юкка түгелдер. Әнә, яратуның матди дәлиле булып, әтисен инде буйга узып киткән, гитара җене кагылган 17 яшьлек Булат кереп-чыгып йөри. «Монда сезнең күңелле икән» дигәндәй, бер елмаеп ала да, тагын югала. Гастрольгә чыгып киткәнче әти-әнисен туйганчы күреп каласы да килә торгандыр инде аның дип уйлап алам.

 

 Алда тагын юллар көтә бит. Бу юлы Башкортостан. «Җыр ул гомерле», - дип, Зәйнәп минем уемдагын әйтеп салды. Мин нәкъ менә: «Җыр ул җырчы килеп киткән урында яшәп кала. Хәтта җырчылар бу урынга кабат әйләнеп килгәч тә халык алар авызыннан теге юлы отып калган җырны, җырны гына түгел, Зәйнәп концерт вакытында сөйләгән шигырьләрне дә кабат-кабат ишетергә тели», – диясем килгән иде. Ә Зәйнәп бер җырны еллар буе җырлап йөрергә яратмый. Күрәсең, аның әле яшьлек ашкынуы узмаган. Алла Пугачева да бит яшьлегендә кулына эләккән һәр шигырьне җырга сала торган иде. Заман килде – урыс эстрадасының анасы Яңа ел концерты өчен генә күчтәнәчкә елына бер җыр әзерли башлады. Хәер, хәзерге техника мөмкинлекләре җырчының борынгы җыр тәлинкәсе кебек һаман бер түгәрәктә әйләнүен кирәксенми дә. Зәйнәбенә җыр җиткерә алмаган Зөфәр инде үзе иҗатка тотынган – җырның сүзләрен дә, көйләрен дә яза. Һәм алар начар җырлар да түгел. Тормыш гимны кебек яңгырый торган «Теләк» җырын халык бик яратты. Зәйнәп үзе дә җырлар язып карады бугай. Концертларының сценарийларын үзе яза, күп вакыт режиссеры да үзе.

 

Яңаруга омтылган җаннар яңарып торсын. Барыбер, Зөфәр белән Зәйнәп иләге көрпәне ак оннан аера белер дип өметләиик. Аннары бит шул ягы да бар: яхшы аранжировка, яхшы музыкантлар, җырчыларның матур тавышы һәм осталыгы «китмәс бу» дигән мөһер сугылган җырларны да гомерле итә. «Кар булсам, каралмам» дигән җыр белән шулай булмадымыни?! Худсовет тыя торды, халык сорый торды. «Бүләккә җыр» тапшыруларының хитына әйләнде ул җыр.

Зәйнәпнең, бу икәүнең дип әйтсәм дә дөрес булыр, хитка әйләнмәгән җыры бик сирәк. Мин үзем, сүзен яки көен ошатмасам да, җырчыларның тавыш тембрына, сулыш киңлегенә соклану, татлы авзлардан ләззәтләнү өчен генә булса да, тыңлыйм аларны. Эх ишеттерәсе иде, яңгыртасы иде бу тавышны бөтен дөньяда, һич югы төрки дөньяда! Роза Багланова, Зәйнәп Ханларова, Далида кебек популяр булыр иде безнең Зәйнәп тә. Зөфәрнең киң диапазонлы, бай төсмерле тавышы да Тарканныкыннан ким түгел. Ил бусагаларын атлап чыгарга ни комачаулый соң? Мөгаен, оста, тәҗрибәле, үткен менеджерлар табылмаудадыр хикмәт. Югыйсә, Зәйнәп Фәрхетдинова Төркиядә узган төрки халыклар җыр фестиваленең Гран-приен аздан гына алмый калган иде.

 

 Себер, Башкортостан, Мәскәү тамашачысы да җитә кебек үзе. Ләкин бит Үзбәкстандагы, Кыргызстандагы, Таҗикстандагы милләттәшләр дә җыр көтә. Мөгаен, ул республикаларның төп халкына да татар җыры ят булмас иде. Нигәдер, без халкыбызны таныту җәһәтеннән ялгыш юлдан киттек. Нефть белән, спорт белән... Ә бит элгәре татар кешесен акылы, гыйлеме, тапкырлыгы, сәләте өчен хөрмәт иткәннәр. Шагыйрьләрен белгәннәр. Төркия мәмләкәтендә бүген дә үзләренә Конституция язып биргән кешенең ватандашлары итеп кабул итәләр татарларны. Зәйнәп концертларына Төркия шәһәрләрендә дә, Баку белән Алматыда да, Бишкәктә дә, Ашгабад белән Дүшәмбедә дә халык килер иде. «Ай-вай татар кызы» дип, Зәйнәпкә соклану аша татарның һаман иярдә икәнен белерләр иде.

 

 Кемдер, бәлки,сәхнәләрдә, Яңа гасыр экранында яшь һәм чибәр җырчы кызлар муллыгын күреп канәгатьлек кичерәдер. Тик бит алар берсе дә Зәйнәп түгел. Озын аяклы кызларның иң моңлы дигәннәре дә аңа охшатып җырларга тырыша лабаса.

 

Дуэтлар җәһәтеннән дә шулай. Әйбәт кенә дуэтлар бар хәзер. Ләкин ике тавышның да Зөфәр белән Зәйнәпнеке кебек бертигез матур һәм егәрлесе сирәк. Чөнки бу икәү чын хисләрен җырга салалар, аларның бер берсенә битараф түгеллеге һәр авазны, һәр сүзне әйтү рәвешеннән үк сизелә. «Ак майларда ак вәгъдәләр бирешкән идек, җаным», – дип өзелгәндә тамашачы бу икәүнең еллар үткәч тә бер берсенә суынмауларына сөенеп, алар кичергән хисләргә үзенекен ялгап утыра.

 

Менә шулай инде, җырчы белән җыр турында сөйләшү, барыбер, мәхәббәт хакында сөйләшүгә әйләнә.


Асия ЮНЫСОВА
Сәхнә
№ 10 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»