поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
28.06.2021 Җәмгыять

Гали һәм Ногай авылларында сәяси репрессия корбаннары рухына ике стела ачылды

16 июньдә Похвистнево районының Гали һәм Ногай авылларында сәяси репрессия корбаннары рухына ике стела ачылды. Дулкынландыргыч бу чарага Самара, Сызрань, Похвистнево шәһәрләреннән, тирә-як авыллардан күпсанлы кунаклар килгән иде. Тантаналы чараны Гали авылы Мәдәният йортының үзешчән сәнгать артистлары музыкаль композиция белән ачып җибәрделәр.

Авылдагы дүрт мәчет имамнары, Корьән хафиз Абдувахит хәзрәт Хусейнов, Госман хәзрәт Латыйпов һәм Самараның Зубчаниновка бистәсендәге “Болгар мирасы” мәчете имамы Рәсих хәзрәт Вакказов сәяси репрессия корбаннарына багышлап дога уку белән дәвам иттеләр.
 
Әйе, Россия тарихында тыныч тормышлар революция, гражданнар сугышы, репрессияләр, ачлык еллары белән аралашып барган. Бер юкка нахак ягылып, гаиләләре рәнҗетелеп, таркатылып, мал - мөлкәтеннән, йорт-җиреннән мәхрүм ителеп Себер киткән корбаннар саны миллионнар белән исәпләнә. Аларның төгәл сан-исәбе әлегәчә билгеле түгел.
 
Әлбәттә, Самара өлкәсен дә бу бәла урап узмаган. Үткән гасырның егерменче елларыннан башлап, Бөек Ватан сугышына кадәр, кан елап сөргенгә китүчеләрнең обозлары белән юллар тулы була. Похвистнево районының Гали һәм Ногай авылларында ул чорны хәтерләүчеләр әле дә бар. Әлеге чарада Әминә Гыйсмәтуллина, Сәгыйдә Вәлиева, Мәҗит Маннанов һәм башка авылдашлар да авыр хатирәләре белән уртаклаштылар. Чынында, җәзага тартылучыларның күпчелеге колхозга керергә теләмәгән, яисә хөкүмәтнең теге яки бу карары белән риза булмаган өчен туган җирләреннән, йортларыннан куып чыгарылган. Шулар арасында дин әһелләре дә байтак. Ногай авылы мәчетендә имам булып хезмәт Гыйзаметдин хәзрәт Манашев та шундый ук язмышка дучар була.
 
1882 елда Ногай авылында туган Гыйзаметдин Гыймаметдин улы динле бала булып үсә, мәдрәсәне тәмамлагач, мәчеттә, бер чыганакларга караганда - мулла, икенчеләренә караганда мөәзин булып хезмәт итә. Алар хатыны Фәриха белән 12 бала табып үстерәләр. Революциядән соң муллаларны кысрыклау башлангач, шушы зур гаиләне өйләреннән урамга куып чыгаралар, хәтта умарта кортларын да тартып алалар.
 
Муллага землянка казып гаиләсен урнаштырырга туры килә. Соңрак, кече ике кызларын алып, балигъ булганнарын авылда калдырып, Урта Азиядәге туганнары янына барып урнашалар. Тик җылы якларда Фәриханың башы бик нык авырта башлый. Кызу ярамады дип, кабат туган якларына кайталар, кечкенә генә өй салып керәләр. Тик хатынының авыруы азган була инде, ике елдан соң Фәриха вафат була. Ә 1937 елда Гыйзаметдинны кабат кулга алалар һәм атып үтерәләр. Кече ике кызын олы улы Кыяметдин үзенә алып үстерә.
 
Менә шушы, кемгә дә зыян китермәгән, Ногай авылы халкына хезмәттә булган кеше бер юкка шаһит китә. Ләкин Гыйзаметдин мулланың күпсанлы нәселе бабаларын беркайчан да онытмыйлар. Оныкларының берсе - Гали авылының фермеры, җәмәгать эшлеклесе һәм хәйрияче Камил Бәкер улы Исхаков бабасы яшәгән йорт урынын сатып ала һәм 2016 елда Ногай авылында мәчет төзеп куя, аны “Гыйзаметдин мәчете” дип атарга рөхсәт ала.
 
Бу елның 16 июнендә Гали авылында ачылган стеланы да Камил Исхаков үз инициативасы белән хәләл акчасына эшләткән. Дөресен әйткәндә, Гали авылында андый стела бар иде инде. Тик ул кечкенә булып күренгәнлектән, Камил әфәнде аны яңасына алыштырды, ә кечкенәсен Ногай авылына илтеп куйды. Шулай итеп, хәзер инде ике авылда да репрессия корбаннарына һәйкәл куелды.
 
Стеланы тантаналы төстә ачу гамәле Камил Исхаковка, Похвистнево районы башлыгы Юрий Рябовка һәм җирлек үзидарәсе башлыгы Идрис Муллабаевка тапшырылды. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, тарихны барлауда югарыда аталган җитәкчеләрнең дә өлешләре зурдан.
 
Нахакка гаепләнеп шаһит киткән якташларыбыз турында Самара өлкәсенең региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин да ачынып сөйләде. Хәзрәт репрессияләнгән кешеләрнең, каты җәзалануларына карамастан, динебездән аерылмаулары, азаккы сулышларына кадәр мөселман булып калуларына басым ясады.
 
Юрий Федорович Рябовның сүзләре дә күңелебезгә үтеп керерлек иде:
 
- Хөкүмәтебез кайчандыр хаталар ясаган, билгеле. Ләкин ул хаталар танылган, репрессия корбаннарының күпчелеге реабилитацияләнгән, хәзерге тормышыбыз төзек, күк йөзе аяз. Бу стела олы буын кешеләренә хөрмәт күрсәтү үрнәге, ә киләчәк буын кешеләре өчен гыйбрәтле истәлек булсын иде, - диде.
 
- Кем ата-бабаларының үткәнен, тарихын белми, шуның киләчәге юк, - дип башлады сүзен “Туган тел” оешмасы президенты Ильяс әфәнде Шакуров. - Бу стеланың асылы шунда - яшьләргә ата-бабаларын искә төшереп дога кылу, киләчәк буыннарга тәрбия бирү урыны булсын иде.
 
Гали һәм Ногай авылларында стелалар ачу тантанасында чыгыш ясаган кунаклар һәм авыл халкы арасында Самара губерна Думасы депутаты Владимир Субботинның ярдәмчесе Дмитрий Тремасов, Сызран Җәмигъ мәчетенең баш имамы Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев тә бар иде. Алар да стелаларны ясатучыларга һәм чараны оештыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр.
 
Бу дулкынландыргыч чара авылның уңган хуҗабикәләре әзерләгән мул чәй өстәле артында дәвам итте. Барысы да үзенең хаксызга рәнҗетелгән әби-бабалары турында истәлекләре белән уртаклаштылар. Шунысы куандыра - халык хәтерендә шаһит киткән туганнары истәлеге саклана һәм мондый чараларда хәтер орлыгы яшь буын кешеләре күңеленә дә салына.
 
Фәния КӘРИМОВА.
 
Ильяс ШӘКҮРОВ фотосурәте.

---
Бердәмлек
№ --- | 28.06.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»