|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.06.2021 Җәмгыять
Аномаль эсселек июль башында да сакланачакКемдер аны «аномаль» ди, кемдер «аномаль» сүзенә каршы, җәй эссе була инде ул, ди. Ничек кенә булмасын, 30-35 градуслар дәвам итәчәк. “Матбугат.ру” белешүенчә, июль башында Россиянең күпчелек өлешендә температура нормадан югарырак булачак. Шул исәптән Идел буенда да. Бу хакта Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд хәбәр итте.
“Европа территориясендә, бигрәк тә Идел буенда һәм Уралда, температура нормадан 8 градуска югарырак булачак. Якутиядә дә шундый ук хәл: нормадан 4-8 градуска кадәр, 30 градуска кадәр кызу булачак”, – диде синоптиклар башлыгы.
Температура үз нормасында бары тик Красноярск краеның көнбатышында һәм Көнбатыш Себернең көнчыгышында гына сакланачак икән.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|