поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
26.10.2010 Хатлар

Кире кайту

Хөрмәтле “Татарстан яшьләре”! Кызыклы да, гыйбрәтле дә темалар күтәрә беләсез. “Тәүбә”гә язарга чакыруыгыз мине – үз гомерендә кулына каләм алмаган кешене дә уйга салды. Ничек булган – барысын да язам. Кирәк тапсагыз, үзегез рәткә салып чыгарырсыз.

Беркөнне балалар бакчасыннан кайткач, кызым Алинә: “Әти, син бүтән мине алырга килмә. Малайлар, кызлар көләләр миннән. Әтиең тагын исерек, аннан аракы исе килә, ул бомж кебек диләр”, – ди.

 

Үз балаңнан шундый сүзләр ишет әле! Төне буе йоклый алмадым. Бөтен гомерем күз алдымнан үтте. Тимер юл станциясендә яшибез. Паровоз машинисты булып озак еллар эшләдем. Оста баянчы булуым, күп җырлар белүем, әйбәт җырлавым харап итте мине. Туйларга, мәҗлесләргә еш чакыралар иде. Анда инде, үзегез беләсез, “салмыйча” мөмкин түгел. Еллар үткәч, медкомиссия мине машинист булып эшләргә яраксызга чыгарды. Куллары калтырый, “похмельный синдром”, имеш. Шуннан китте инде: төзелештә дә эшләдем, ипи заводында да, кабер казучы да булдым. Тормышның рәте киткән саен күбрәк эчтем.

 

Хатын еш кына: “Дәвалан. Кеше кебек яшәмәсәң – китәм”, – дип куркытты. “Алкашмы әллә мин? Үзең дәвалан кирәксә”, – дия идем.

 

...Кызымның сүзләре айнытып җибәрде! Балалар үртәгәннән хурланып елаган, үз әтисе өчен оялган сабыемны бик жәлләдем.

 

Иртә белән тордым да, хатынга бер сүз дә әйтмичә әни янына киттем. “Эчүне ташлыйм. Кодироваться итәм. Акча биреп тор әле”, – дидем. Дөньяда беркем аңламаганда да, әниләр ярты сүздән аңлыйлар. Элегрәк бик ялынып сораганда да акча бирми иде, ә бу юлы күршеләргә кереп чыкты, үзенең дә запасы булган – җыеп бирде. Кулга акча кергәч, шайтан котыртты анысы. “Башта туйганчы эч, аннан барырсың”, – диде кебек ул. Ләкин күз алдымнан кызымның яшьле күзләре китмәгәнгә, бирешмәдем!

 

Чаллыда кирәкле клиниканы, врачны бик тиз эзләп таптым.

 

Врач укол кадады. Бу уколдан соң йөрәк кага, баш чатный башлады, күз аллары караңгыланды, аннан соң әллә нинди ямьсез төсләр уйнады. Алай гынамы!.. Ул төсләр арасыннан шыксыз албастылар килеп чыгалар да, мине каядыр өстериләр. Куркам, карышам, кычкырырга телим, ләкин кычкыра алмыйм. “Йә, Аллам, коткар мине болардан, бүтән эчмәс идем, тәүбә итәм!” – дип уйлап куюга, кемдер арттан этеп җибәргәндәй булды. Күзләремне ачтым. Ни күрим: врач тирләп-пешеп, йөрәккә массаж ясап ята. Күз ачуымны күргәч: “Аллага шөкер! Кире кайттың бит. Мин сине бөтенләй китте ахры дип куркуга калдым”, – диде.

 

Газапларым моның белән генә бетмәгән икән әле. Элеккеге дуслар – шешәдәшләр теңкәгә тиделәр. Берсенең бу яңалыгымны ишеткәч, йөзләре каралып чыкты. Төрлечә мыскылларга кереште. Эштәге мужиклар да: “Ә-ә, фамилияңне үзгәрткәнсең икән – Кодиров бит син хәзер”, – дип көлгән булдылар.

 

Төннәрен гел бер төш бимазалады: туй икән, имеш, өстәлләр аракыдан сыгылып тора. Кунаклар арасында теге врач та бар. Бөтенесе дә мине кыстыйлар. Врач та эч, берни дә булмас ди. Эчәм, имеш. Элеккеге кебек күп итеп. И рәхәт, имеш. Тик каяндыр теге албастылар килеп чыгалар. Врач та бүтәнчә “сайрый”: “Эчмәскә идең. Үләсең дидем бит. Хәзер үләсең инде”. Йөрәк кага, баш чатный, тагы кара упкынга очам... Бер-ике атна буе иртәләрен гел шабыр тиргә батып уяндым. Баш махмырдан авырткандай була иде. Әллә теге туй чынлап булды микән дип тә уйлый идем.

 

Аның каравы, өйдәге тормыш матурланды. Хатын ешрак елмая башлады. Олы кыз йөргән егетен безнең белән таныштырды. “Әтием, элек бу хакта уйлый да алмый идем бит”, – диде кызым.

 

Беркөнне станциядә элек бергә эшләгән дусны очраттым. Зур начальник булган. “Эчүеңне ташлагансың дип ишеттем. Синдәй тәҗрибәле машинистлар аяк астында аунап ятмый, кил әле, сөйләшик”, – диде. Барган идем – элеккеге эшемә урнаштырды. Беренче получкага гаиләмә бүләкләр, үземә дә яхшы куртка, чалбар алдым, әнигә теге бурычны түләдем.

 

...Матур киендем дә, кызым Алинәне алырга дип бакчага киттем.

 

– Күрәсезме, әнә, әтием килә! – дип, кызым колач җәеп каршыма йөгерде.

 

Кечкенә кызымның горур тавышы – язмышымның миңа биргән иң зур бүләге иде. Мин чын-чынлап бәхетемә кире кайттым.

Тукай районы.


МӘХМҮТ
Татарстан яшьләре
№ 50 | 21.10.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»