|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.06.2021 Фаҗига
Фельдшерның гомере өзелгән - өч баласы калганБашкортстанның Калтасы районында Калтасы-Краснохолм станциясенең беренче чакрымында юл һәлакәте булган. Медицина УАЗын йөртүче водитель идарәне үти алмый һәм юл читенә килеп төшә, шуннан соң автомобиль әйләнә. Ашыгыч ярдәм машинасы йөртүчесе - 60 яшьлек ир зыян күрмәгән, ә 42 яшьлек фельдшер хатын һәлак булган. Фельдшер авыруга ярдәм итәргә китеп барган булган. - Хәзер вазыйфаларны башкаргандагы үлемне тикшерү бара, - дип хәбәр итте журналистларга төбәкнең сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова. - Машина төзек. Машина йөртүче - профессиональ. Хатынның туганнары янына учреждение хезмәткәрләре барган.
Аның сүзләренә караганда, фельдшерның ире һәм өч баласы калган.
Фото: ЮХИДИ идарәсе
--- |
Иң күп укылган
|