|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.06.2021 Җәмгыять
Күпкырлы һәм күренекле шәхес Фарсель Зыятдинов бик авыр хәлдә реанимациядә ятаБакчачы, язучы Фарсель Зыятдиновка инсульт булган. Хәзерге вакытта ул РКБ хастаханәсендә реанимациядә ята. Хәле бик авыр дип бәяләнә. Бу хакта Фарсель абыйның хатыны Венера ханым белән телефоннан сөйләшкән Ләбиб Лерон аша билгеле булды.
«Табиблар тиешенчә дәвалый, бөтен кирәкле дарулар белән тәэмин ителгән. Әмма бик авыр хәлдә. Бөтен өмет Аллаһ Тәгаләдә. Могҗиза булса гына дип торабыз», — дигән Венера ханым.
Фарсель абый Зыятдинов ике институт бетергән, кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклаган галим, икьтисад фәннәре докторы, профессор, академик, язучы, экономист, агроном.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, тәрҗемәче һәм атаклы бакчачы да ул.
--- |
Иң күп укылган
|