|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.06.2021 Җәмгыять
Бүген Татарстанның халык артисткасы Һаҗәр Шәкүрованың туган һәм вафат булган көнеБүген, 26 нчы июнь, Татарстанның халык артисткасы Шәкүрова Һаҗәр Закир кызының туган һәм вафат булган көне. Әгәр исән булса, аңа 81 яшь тулган булыр иде… Һаҗәр Шәкүрова 1940 нчы елның 26 нчы июнендә Саба районы Олы Саба авылында дөньяга килә. 1964 нче елдан элеккеге Республика күчмә – хәзерге К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшли башлый. Ул тудырган иң матур рольләр – Айгөл (М.Кәрим “Айгөл иле”), Әлфия (В.Сәйфуллин “Умырзая”), Камилә (Ш.Камал “Хаҗи әфәнде өйләнә”), Мөршидә (Т.Гыйззәт “Ташкыннар”), Мәрзия (Т.Миңнуллин “Гармун уйный беләсеңме?”), Флюра (И.Грекова “Тол хатыннар көймәсе”), Зөһрә (Г.Зәйнашева “Җаным җәл түгел сиңа”) һәм башка кабатланмас рольләре белән тамашачы күңелен яулады.
--- |
Иң күп укылган
|