|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.06.2021 Шоу-бизнес
Алсу һәм Азат Фазлыевлар кызларына үзенчәлекле ИСЕМ сайлаган21июнь көнне өченче сабыен бәбиләгән Алсу Фазлыева тамашачыларыннан исем сайлауда киңәш сораган иде. Кызларын кесеров кисеме белән алгач, Азат та гел Алсуның янәшәсендә булды. Инде менә бүген өйләренә дә чыгаралар икән. "Матбугат.ру" ачыклаганча, бәбигә исем дә кушканнар. "Анда төрле исемнәр тәкьдим иттеләр. Үз исемнәрегездән ясагыз дип тә яздылар. Шулай эшләдек тә. Кызыбызга Зифа исемен сайладык. З хәрефе — Азатта, Аязда, И — Ильяста, Ф хәрефе — Фазлыевларда, А — миндә. Кызыбызның исеме бик ошый. Мәгьнәле, русча да, татарчада бер төсле языла, — ди Алсу. — Өйгә кайтырга җыенабыз. Без — бик бәхетле. Аллаһы Тәгаләгә чиксез рәхмәт!" - дип уртаклаша җырчылар.
--- |
Иң күп укылган
|