|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.06.2021 Фаҗига
Авиаһәлакәттә гаиләдә бердәнбер бала булган Рамил үлгән24 июньдә, Ленинград өлкәсендә, Росгвардия хезмәтенә караган Ми-8 вертолеты авариягә очраган. Төбәкнең ашыгыч ярдәм хезмәте әйтүенчә, өч кеше һәлак булган, шул исәптән штурман ярдәмчесе, Башкортстанда туган Рамил Сөләйманов. Махсус хезмәтләр бастырган мәгълүматларга караганда, вертолет күнегүләр ясаганда төзеклексез килеп чыгып җиргә килеп төшкән. Милли Гвардиянең матбугат хезмәте экипажның авария хәлендәге вертолетны соңгы чиккә кадәр торак биналардан алып китүләрен хәбәр итә. Милли Гвардия хезмәткәрләре үз гомерләрен корбан итеп зуррак фаҗигагә юл куймас өчен көрәшкәннәр.
Ни хәл итәсең, тыныч тормыш та көн саен батырлык таләп итә. Якташыбызның туганнары һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.
Чыганак: Башинформ
Фото: Башинформ
Рәдиф ФАТКУЛЛИН |
Иң күп укылган
|