поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 15 Июль
  • Надир Дәүләт (1944-2021) - галим
  • Гәрәй Рәхим (1941-2021) - язучы
  • Римма Ибраһимова - җырчы
  • Әгъзам Гобәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Зиннур Мансуров - шагыйрь
  • Әхтәм Зарипов (1935-2024) - актер, режиссер
  • Ринат Рәхмәтуллин - җырчы
  • Мөхәммәт Әблиев (1900-1941) - язучы
  • Раил Сәлахиев - актер
  • Мәгубә Сыртланова (1912-1971) - очучы
  • Сөббух Рәфыйков (1913-1971) - язучы
  • Константин Куранов (1935-2022) - журналист
  • Фәрит Гобәев - фоторәссам
  • Минтимер Минһаҗев - эшмәкәр
  • Казан шәһәрендә снимать итәргә квартира эзлим. Совет яисә Савиново районнарда булса бик уңайлы, ләкин башка районнарны да карыйбыз. Бюджетыбыз якынча 25 мең. тел: 89586288252
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
Архив
 
25.06.2021 Җәмгыять

15 ел “вампир” белән эшләргә туры килде

Миңа унбиш елдан артык “вампир” белән эшләргә туры килде. Һай суыра иде эштә бер хатын хәлне! Аптырагач, аңа каршы тору өчен берничә хезмәттәш берләштек. Шуннан соң безнең турыда ни генә сөйләмәде!

Эчәбез, хәтта гүләйт итәбез, эшебезне җүнләп башкармыйбыз, имеш... Ә без бюджет тармагында эшлибез, анда бик теләсәң дә ямьсезләнеп йөри алмыйсың! Бәйрәмнәрдә эчкән бер бокал шампан шәрабе дә безне иң начар кешеләр исемлегенә кертә иде! Әле эштә “ашавы” гына җитми, безне ирләребезгә, каенаналарыбызга кадәр яманлый иде. Безнең дә аңа көч җитәр иде, ләкин ире дә безнең белән эшли һәм ялгыш берәр сүз әйтсәң, “Не позволю!” – дип акырып кереп җитә иде. “Сез беркайда да эшли алмыйсыз, сезгә тагы!” – дип кимсетә иде. Авыл җире бит, эшләдек инде.

Җыелышларга корвалол эчеп керә идек. Җитәкчегә дә акыра иде ул хатын. Хәзерге заман булса акыртмаслар иде, әмма ул чакта гади хезмәткәрне яклаучы оешмалар бар иде. Җыелыштан хәлебез бетеп, арып-талып чыга идек. Ике көн берәрсен “ашамый” торса, ул хатын кемгә бәйләнергә белми йөри иде.

Бәхетебезгә, яптылар ул эш урыныбызны. Хәзер төрлебез-төрле авылда, төрле коллективта менә дигән итеп эшлибез, беребез дә эшсез калмады, шөкер. Вампирыбызны гына бер җиргә дә эшкә алмадылар. Хезмәттәшләренә генә түгел, балаларына да әллә нинди кыенлыклар күрсәтте ул.
 
Вампирлар кешене гаепле итеп күрсәтергә телиләр, үзен ким, түбән тойсын дип тырышалар, талашудан тәм табалар. Кимсетелгән, рәнҗетелгән кешенең йокысы кача, ашы-аш булмый, ә канэчкечләр рәхәтләнеп ашый, йоклый... Аллаһ сакласын шундый бәндәләр белән бергә эшләүдән, яшәүдән, шундыйларга якын булудан.
 
Исемемне-адресымны күрсәтмим.
Фото: пиксабай

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 25.06.2021
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы