|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.06.2021 Шоу-бизнес
Гүзәл Уразова: “Шундый исем буламыни?” — диючеләр аз түгел идеСоңгы елларда җырчылар — Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов гаиләсендә бер-бер артлы куанычлы зур вакыйгалар булды. Бераз борчу-мәшәкатьләрсез дә узмады. Хәзер барысы да җайга салынган, балалар каникулда. Гүзәл белән Илдар район-авылларда Сабантуйларны гөрләтә, яңа концерт программасы әзерли, шул ук вакытта йорт, бакча эшләре белән мәш киләләр. — Гүзәл-Илдар, күптән түгел кабат әти-әни булдыгыз. Хәлләрегез ничек? — Аллаһка шөкер, безгә шундый зур бәхет тәтеде. Дүртенче тапкыр әти-әни булдык. Шул сөенеч белән авылда яшәп ятабыз.
— Ариана исемен кем сайлады? Бала авыргач, исеменә бәйләнүчеләр дә булды...
— Бергә сайладык. Олы кызыбызга Эллари дип кушкач та: “Шундый исем буламыни?” — диючеләр аз түгел иде. Хәзер күпләр бу исемне яратып балаларына куша. Концертыбызга бик күп Элларилар килә.
— Балаларның каникул чоры. Ничәнче сыйныфны тәмамладылар? Нәрсәләр белән кызыксыналар?
— Эллари X сыйныфны тәмамлады. Математика, инглиз, төрек теле буенча репетитор белән шөгыльләнә. “Тодес”ка биюгә йөри. Яшь аермалары ике ел булса да, Камилла — II, Самир I сыйныфны тәмамлады. Улыбыз 6 яшьтән укырга керде. Камилла рәсем төшерергә ярата, фортепианода уйный. Самирга футбол ошый, инглиз телен өйрәнә.
— Өй эшләрендә ярдәм итәләрме?
— Балаларыбызның барысы да булыша. Самирга гына әйтәсе бар, Эллари белән Камилла кушканны көтми. Савыт-саба, идән юу, ашарга пешерү, бала карашу кебек эшләрне үзләре белеп башкара. Илдар белән мин дә шулай үстек. Хезмәт сөючән итеп тәрбияләгәннәре өчен әти-әнигә рәхмәтлемен.
Гүзәл — Пермь өлкәсенең Барда районыннан, Илдар — Башкортстанның Әлшәй районы Торынтаеш авылыннан. Ике якта да гаиләдә өчәр бала үскәннәр. Үзләре дә, өйләнешкәч, өч бала булсын иде, дип хыялланган. Хәзер алар — өч кыз һәм бер улларының сөекле әти-әнисе.
— Бу — иң бәхетле вакыттыр. Әти-әниләр исән-сау, балаларыбыз янда, — ди Гүзәл. — Без — яшьләр, күкрәктә ялкын, йөрәктә ут, күңелдә мәхәббәт, башта миллион хыял, бетмәс яшәү, эшләү энергиясе. Аллаһы Тәгаләдән бәхет сорагыз, фәрештәләрнең “амин” дигән чагына туры килсен. Барыбыз да сау-сәламәт булыйк!
— Яңа нигезгә күченгәнсез. Кайсы якларда яшисез, Гүзәл? Эш-мәшәкатьләр арттымы?
— Өебез Казаннан ерак түгел, 25 чакрым тирәсе. Бакчада да эшләргә өлгерәбез, шәһәргә дә йөрибез, балалар белән дә мәш киләбез. Профессиональ яктан да тик тормыйбыз, концертлар куябыз, Сабантуйларда эшлибез. Яңа сезонга әзерләнәбез.
— Язын йортыгызны су баскан, дип ишеткән идек.
— Су басу безнең өчен бик авыр булды. Яңадан ремонт ясарга кирәк. Бөтен әйберне сүтеп чыгардык. Хәзер киптерәбез, шушы көннәрдә башлыйбыз дип торабыз.
— “Соңгы елларда тискәре сүзләргә күбрәк игътибар итә башладым, күңелгә якын алам”, — дисез, Гүзәл. Андыйларга җавап язасызмы? Тиз үткәрәсезме? Кәеф төшкәндә, нәрсәләр булыша?
— Күңелгә авыр алмаска тырышам. Кайчак начар язган кешеләрнең комментарийларын пост итеп куям. Язылучыларым барысы да укып көлешә. Шунысы кызык: мине яраткан кешеләр генә түгел, күралмаганнары да көн саен күзәтә.
— “Гүзәл-Илдар” эстрада театрының эше ничек? Әлегә сез бәби ялында булгач, төркем ял итәме?
— Тамашачы киләчәктә безнең театрны һәм яңа программаны күрә алачак.
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|