|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.06.2021 Мәдәният
Бүген күренекле музыка белгече, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Клара Таҗиевага 80 яшь тулды!Клара Таҗиева заманында Казан музыка училищесын тәмамлагач, Казан дәүләт консерваториясенең композитор-теория факультетына (Ю. В. Виноградов классы) укырга керә һәм музыка белгече булып чыга. Ул беренче иҗади чыныгуны Татарстан радиосында ала. Музыкаль тапшырулар редакциясендә музыкаль мөхәррир булып ун ел эшләү (1969-1979) дәверендә Клара Таҗиева республикабызның музыкаль тормышына кагылышлы барлык вакыйгаларны: әдәби – музыкаль тапшырулар, сәнгать әһелләре белән очрашулар, артистларның иҗат портретларына багышланган тапшырулар әзерләүне зур осталык белән башкара. Шулай ук үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның язмаларын әзерләү, республика буенча йөреп, аларны барлау, эзләп табып халыкка җиткерү эшендә дә актив катнаша. К.Тазиева. 1956.май К.Тазиева. 1970 ел Радиокомитетта Яңа ел кичәсе. 1978 ел К.Тазиева. 1987 ел Филармониянең әдәби-музыкаль лекторий бүлеге музыка белгече Клара Таҗиева мәктәпләрдә татар концертларында чыгышы вакытында. 1980 еллар Клара Таҗиева. 90 нчы еллар Клара Таҗиева Сара Садыйкова музеенда. Апас районы Тутай авылы. 2008 ел Г.Тукай әдәби музеенда Музыка белгеч Клара Таҗиева, музыкант Сәйдәш Гарифуллин. Уңнан сулга: Фәридә Кудашева, Клара Таҗиева, Гөлшат Зәйнашева. 1996 ел Клара Таҗиева, Әлфия Айдарская. 2016 ел Сара Садыйкованы искә алу кичәсеннән соң. 2008 ел
--- |
Иң күп укылган
|