поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
23.06.2021 Мәдәният

"Хәсрәт кенә китердем": Габделфәт Сафинның 100 яшенә якынлашкан әтисе гафу үтенә

Моннан 80 ел элек Бөек Ватан сугышы башлана. Ул вакытта Арча районы Симетбаш авылында яшәгән Габдрахман Сафинга 19 яшь була. Шул елны ук ул фронтка китә. Габдрахман солдатның күргәннәре турында узган ел «ВТ»да язма чыккан иде.

Күптән түгел аның улы, танылган җырчыбыз Габделфәт Сафин безгә әтисенең бер хатын тапшырды. Әлеге хат сугышның тагын бер, бик үк көтелмәгән ягын ачып бирә кебек. Инде йөзенче яшенә атлаган, бүген дә исән-сау яшәүче солдат нигәдер әтисеннән гафу үтенә. Хәер, хатны үзегез укып карагыз әле.
 
«Минем әтием Әхмәтсафа Сибәгатулла улы, элек Әтнә районы булган, хәзер Арча районы Симетбаш авылында 1877 елда күпбалалы, таза тормышлы гаиләдә туган. Әтинең энеләре Гобәйдулла, Кәримулла, Гарифулла, Әсәдулла, кызлары Хәдичәбикә, Мәрьямбикәләр, бабам Сибәгатулла тәрбиясендә үсәләр. Иген игәләр, терлек асрыйлар. Ул заманда бабамның җил тегермәне була. Әтием үсә төшкәч, шул тегермәндә тегермәнче булып, авыл халкына ашлык тарту белән шөгыльләнә. Соңрак тегермәнне энесе Кәримуллага калдырып, үзе башка авылга – Шекә авылына тегермәнче булып китә. Анда эшләгәндә Галимә исемле кыз белән таныша, аңа өйләнә, соңрак авылга кайталар. Ләкин күпмедер вакыттан Галимә авырып үлеп китә. Шуннан соң әтием сәүдә эшенә керешә. Авылдан авылга йөреп, хуҗалыклардан йомырка җыеп, Казанга байларга илтеп сата торган була. Яңа Кырлай авылында йомырка җыйганда минем булачак әнием Мөхипҗамал исемле кыз белән танышып, аңа өйләнә. Әтигә Казан байлары бик булышалар. Шулар ярдәме белән йорт торгызып, башка чыгалар. Соңга таба йорт-җирләрен зурайталар. Ул елларда, хорият-иркенлек заманында урман кисеп ташу мөмкин булган. Ләкин аларның озак вакыт балалары булмый. Шунлыктан әти-әнисе вафат булган, ятим калган ике кыз, бер ир баланы үзләренә алалар. Алар үсәләр, булыша башлыйлар, каралты-кураларын зурайталар, тагын бер йорт торгызалар. Ниһаять, 1922 елда 7 ел көткән балалары, мин – Габдрахман туганмын. Мин тугач, Казан байлары әтигә чит илдә эшләнгән стена сәгате, диван, ике кресло бүләк итәләр. Ул сәгать әле дә йөри, аңа инде – 100 ел. Миннән соң да 2 бала туып, сабый чакта авырып үләләр. 1929 елда тагын бер кыз бала туып, исән-сау үсә. Әтинең кулыннан килмәгән эше юк иде. Тәрәзә рамнары ясый, мич чыгара, сәгатьләр төзәтә. Колхозлашу чоры башлангач, беренчеләрдән булып колхозга керә.

Шул елларда таза тормышлы хуҗалыкларны кулак дип, авылдан сөрә башлыйлар. Көннәрдән бер көнне әтине дә Әтнәгә чакырып, «Син асраулар тотасың, сине сөргенгә җибәрәбез. Гаиләң белән китәсеңме, үзең генәме?» – дип сорыйлар. Әти аларга: «Ул балалар асрау түгел, минем балаларым бит», – ди. Ләкин файдасыз. Авылдан шундый 3 хуҗалыкны сөргенгә җибәрәләр. Әти: «Мин үзем генә китәм», – дип кайта. Бу хәлне ишеткәч, күрше авыл коммунистлары Фазыл, Шәйдулла, Фәйзиләр, әтине яклап: «Ул – барысын да үз көче белән булдырып, ятимнәрне уллыкка алып көн күргән кеше», – дип, яклап алып калалар. Соңыннан билгеле булды: авылда әти турында «Асраулар тота, ул – кулак», – дип, районга җиткерүчеләр булган.

Вакыт узу белән җитәкчеләр алышына. Алар урынына белемле кешеләр килә һәм колхозны ныклап төзү башлана. Хуҗалыктагы атларны бергә җыеп, зур каралтылы хуҗалыкларга урнаштыралар. Хуҗалык амбарларын бер урынга күчереп салалар. Моның өчен төзү бригадасы кирәк була. Әти җитәкчелегендә энеләре Гобәйдулла, Кәримулла, Галимҗан һәм Гайнетдиннәр составында төзү бригадасы оеша. Шулар колхозның барлык төзү эшләрен әти планы буенча башкара. Атлар өчен авыл уртасында «конюшный» төзелә. Шунда ук йортлардан биек итеп янгын күзәтчелеге өчен каланча һәм арба-чаналар өчен зур сарай да эшләнә. Җитәкчеләр нәрсә эшләргә кирәклеген генә әйтәләр, моның өчен әтинең планы әзер.

Колхозның идарә йортына шкаф кирәк була. Аны да әти ясап бирә. Шуннан күреп мәктәпкә ясавын сорыйлар. Аны да пыялалап ясап бирә. Ул шкаф бүген дә исән. Кыш көннәрендә төзү эшләре булмаганда, мастерскойда арбалар һәм аларга көпчәкләр ясыйлар. Көпчәк бүкәннәре ясау өчен аяк белән басып хәрәкәтләндереп эшләтә торган кыру станогы ясый әти.

Атлар урынына кеше әйләндереп эшли торган сугару машинасы,  агачтан борчак сугу өчен машина ясый. Колхозда бәрәңге игәләр, анысын нишләтергә? Тагын әти кирәк. Бәрәңге крахмалы ясый торган машина эшли ул. Әле ул елларда колхозда бер техника да булмый. Барлык эшләр атлар белән генә башкарыла. Соңрак техника белән Әтнә МТСының аерым бригадалары килеп эшли башлый. Колхозга ашлык сугу машинасы кирәк булгач, Әтнә МТСыннан шундый машина сорыйлар. Машина бирәләр, ләкин аны ремонтларга кирәк була. Монда да әтигә мөрәҗәгать итәләр. Әти тәвәккәлли. Атналык азык-төлекне аркасына асып, 15 км араны җәяү барып, җәяү кайтып, машинаны ремонтлый. Ул бит андый машинаны төшендә дә күрмәгән. Колхозга алып кайталар. Трактор ярдәмендә эшләтәләр.
 

1941 елда колхозда тимерче калмый. Читтән тимерче таба алмагач, тагын  әтигә мөрәҗәгать итәләр. Әти ремонтлаган урак машинасы белән 1941 елның август башында мин уракка чыктым. Басуда урак урганда, 1941 елның 9 август көнендә, әти миңа «10 август көнне армиягә китәргә» дигән повестка китерде. 1941 елның 10 августында армиягә чыгып киттем. Шул көннән башлап 1944 елга кадәр әтинең эшләре турында берни дә белмәдем. Әти инде ак сакаллы картка әйләнә, эштән туктарга мәҗбүр була. Шулай да кирәк чакта аны гел чакыра торган булалар. Әтинең эшләгән эшләрен язып кына бетерерлек түгел. Ул – балта остасы, мебельләр ясый, ул – прораб, барлык терлек биналары, тавык фермалары аның җитәкчелегендә, аның планы буенча эшләнә. Ул – механик, ул – уйлап табучы, тимерче дә. Ул беркайда да укымаган, әмма газеталар алдырып укып барган. Укырга, язарга үзлегеннән өйрәнгән. Шундый талант, белмим, аңа кайдан килгәндер?! 1949 елда мине илгә хыянәт итүдә, җәлилчеләр белән аралашуда гаепләп кулга алгач, әти бик борчыла. Шул борчу аны аяктан еккандыр да инде. Ул 1951 елда бу дөньядан китеп барган.

Ул минем Муса Җәлил кебек аклануымны да, лагерьда вакытта бухгалтер булып эшләвемне, кайткач, колхозда – бригадир, аннан 18 ел ревизия комиссиясе председателе булып эшләвемне, шул чорда партиягә керүемне – берсен дә белмичә, бу дөньядан китеп барды. Аның үлемен бик авыр кичердем. Картлык көннәрендә, авыру вакытларында бер төрле дә ярдәм итә алмадым, аңа бары тик бала хәсрәте генә китердем.

Соң булса да, кичер мине, яраткан, газиз әтием…»

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 23.06.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»