поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
25.10.2010 Язмыш

Гөлназ Сираева бер гасыр элек югалган туганнарын тапкан

Кызыклы бу тормыш дигәннәре... Кемдер югалта, кемдер таба. Үткән атнада җырчы Гөлназ Сираева үзенең бер гасырга якын элек югалган туганнары белән табышты. Американың Вирджиния штатының башкаласы Ричмонд шәһәрендә яшәп яталар икән алар.

Хәл болайрак була. Гөлназның әбисенең әбисе Маһинур, чибәр генә ханым, авылның иң сөйкемле һәм талантлы хытын-кызларының берсе була. Гөлназга да моң әбисеннән күчкән, булса кирәк. Маһинур әби авылда үткәрелгән һәр чарада җырлый торган була. Гел көтелмәгәндә бөтен илне какшаткан Гражданнар сугышы башланмаса, Маһинур  җырчы да булып киткән булыр иде дә бит, ләкин сугыш язмышларны сындыра... Күпләр, шул исәптән татарлар да, яхшырак тормыш эзләп эммиграция юлын сайлый. Маһинур әбинең абыйсы Гыйбадуллин Минхатыйп та күпләп эммиграция башлангач, илдән чыгып китү ягын карый. 

Гөлназның әбисе, аның туганнары Минхатыйптан хәбәр килмәгәч, борчуга төшәләр. Бертуганыңның исәнме икәнен генә түгел, кайсы илдә икәнен дә белмәү бик авыр була. Ләкин сугыш аны эзләү турында уйларга да бирми. Соңрак эзләп-белешеп карарлар, ләкин Минхатыйп турында бер генә яңалык та ишетелмәс, бер кеше дә аның турында белми. Бер гасыр вакыт узгач та Татарстандагы туганнары Минхатыйпны сагынып яши, әле дә бая төрлечә эзләп карыйлар. Өметсез – шайтан.

Ә океан артындагы туганнары Татарстандагы татар туганнары барлыгына күңелләре белән ышанса да, инде күптән эзләүләрне туктаткан икән. Маһинурның абыйсы Америкага китеп, шунда төпләнеп калган була. Ул  Америкага күченү белән Татарстанга язып та карый, туганнарын эзләп тә караган була. Тик җавап хатлары килми, әллә үзенең хатлары барып җитми кала... Туганнары турында бик борчылып, Хатыйп бабай эзләү эшләрен Бөтендөнья сугыш чорында тагын башлый: барысы да исәнме, хәлләре ничек икән... Ни дисәң дә, күңеленең бер кисәге мәңге Татарстанда калган бит аның. Туган иле, авылы, йорты, туганнары, бер сүздән бер-береңне аңлый торган халкы... Ләкин ул чорда Хатыйп абыйны тыңлап та тормыйлар, Русиядә көненә меңләп кеше кырылган арада, кемнең туганы кемгә кирәк! “Алар барысы да кырылып беткән. Юкка эзлисез сез аларны!” – дигәннәр. Хатыйп эзләүләргә шул вакытта нокта куя да инде.

Бер гасырга якын вакыт уза... Эзләүләр дәвам итә. Гөлназ да тик ятмый. Ул Америкадагы һәм башка илләрдәге татар диаспоралары белән аралаша, Минхатыйп бабай турындагы вакыйганы кабатлап сөйли. Һәм берзаман, ә төгәлрәк әйтсәк, бер атна элек  Гөлназга шалтыралар. Бу шул татар диаспорасы вәкиле булып чыга. Яхшы хәбәр, диләр. Гөлназ ни әйтергә дә белми, тын гына тыңлый бирә. Трубканың икенче ягыннан, океан артыннан ике генә җөмлә әйтәләр: “Туганнарыгыз турында яңалык бар иде. Нәкъ сез сөйләгән кебек тарихлы гаиләне таптык!” Гөлназ тиз генә күптән эзләгән якын кешеләренең контакт мәгълүматын язып ала да, мең рәхмәт әйтеп трубканы куя. Шуннан соң авылга, барлык туганнарына шалтырата. “Гаиләдәге шатлыкны күрсәгез, ишетсәгез  сез!” - ди Гөлназ  очынып.

Минхатыйп бабай күптән дөньяда юк икән. Аның  кызы Мәдинә әбигә хәзер 70 яшь. Ул гаиләдә татарча иң яхшы белүче кеше. Ул американга кияүгә чыкса да, улына Хәсән исеме куштырган. Нәкъ менә әлеге 41 яшьлек Хәсән белән җырчы аралаша да инде. Хәзер Гөлназ үзенең инглизчәсен яхшырту өстендә эшли. Ни дисәң дә, алар сөйләшеп торырга сүз куешканнар бит. Ә аннары күз күрер, бәлки очрашырлар да... 


Лилия ВӘЛИШ
Матбугат.ру
№ --- | 25.10.2010
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»