поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.06.2021 Фаҗига

Минзәлә фаҗигасы: «4 ай элек кече улы, хәзер олы улы белән килене һәлак булды»

Минзәлә районының Бикбау авыл халкы кара кайгыда. Бикбау белән Калморза авыллары арасындагы юлда машина атка бәрелү нәтиҗәсендә, өч кеше һәлак булган. Тагын бер егет авыр хәлдә Чаллы хастаханәсенә озатылган.

Һәлак булучыларның икесе – ир-егет, берсе – хатын-кыз. Барысы да яшьләр. Тагын да аянычрагы: бу фаҗигадә Гүзәлия ханым икенче улын һәм беренче улының тол хатынын югалта.
 
3-4 ел элек яман шеш авыруыннан Гүзәлиянең ире вафат булган иде. Быелның февралендә кече улы Илһам машинасы белән Камазга бәрелеп үлде. Бүген менә олы улы Ленарын һәм Илһамның тол хатыны Резидәне югалтты, – диде Авыл Советы башлыгы Люзия Мәрдамшина.
 
Рульдә Минзәләдә яшәүче 20 яшьлек Ильяс исемле егет булган. Әнисе шушы авылдан. Машинаның арттагы утыргычында телсез, колагы ишетмәүче Илсур утырган. Анысы реанимациядән палатага күчерелгән.
Авыл халкы әйтүенчә, бу фаҗига төнлә була. Яшьләр күрше авылга барган булганнар.
– Аны төнлә белүче дә булмаган. Башта юлда атның үле гәүдәсен генә күргәннәр. Хайванны хуҗасы алып киткән, тик яшьләрне күрмәгәннәр. Аннан соң гына урман эченә кереп китеп, агачка бәрелеп туктаган машинаны табып алганнар. Алар, күрәсең, шунда ук, атка бәрелгәч үк үлгән. Сәгать төнге 12дә якыннарына шалтыратып: “Без Калморзада, борчылмагыз”, – дигән булганнар. Авылга 500 метр кала шушы һәлакәткә очрыйлар, – диделәр.
 
Килен булган кеше әнисе һәм баласы белән башка авылда яшәгән. Бүген педагогика училищесында дипломын яклыйсы булган. Аңлашылганча, 20 яшьлек кызның февральдә ире һәлак булган була. Хәзер аларның бер яшьлек кызлары тома ятим калган. Шулай ук Ленарның да бер баласы — улы ятим калган.
– Әлеге вакытта барысы да моргта. Кайчан күмәселәре билгесез. Авыл халкы шок хәлендә. Гүзәлиянең башка баласы юк. Берүзе торып калды. Дүрт ай эчендә ике баласын, киленен югалткан ананың хәлен күз алдына китерәсездер… Ике оныгы ятим калды. Ул әле кече улын югалту хәсрәтеннән дә айный алмый иде. Монысы бөтенләй куркыныч. Бу хәсрәтләрне күтәрә алырмы инде? Белмим.. Болай да коронавирус белән авырганнан соң да рәткә килә алмый иде. Үзе дә яшь бит әле ул. Фаҗига урынында аңын югалтып егылган. Якыннары, шәфкать туташы саклап кына торалар. Бик интегә, диләр. Монда сүз дә әйтеп булмый хәтта. Аллаһы Тәгалә күркәм сабырлыклар бирә күрсен инде аңа, – диде Люзия ханым.
 
Авыл халкы фаҗигәдә гомерләре өзелгән егетләрнең бик акыллы булуларын әйтте. Ленар да эчә торган малай түгел иде, диләр. Ләкин машина бик зур тизлек белән баруы хак. Спидометры сәгатенә 200 км да туктаган дип сөйләделәр.
– Бик көчле, куркыныч авария булган. Алар шунда ук үлгән инде. Ат машинаның эченә кергән диләр. Машина изелгән.., – диде исемен күрсәтмәүне сораган тагын бер авылдашлары.
 

Зөһрә САДЫЙКОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 22.06.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»