поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
21.06.2021 Мәдәният

Татарстан китап нәшрияты «Кызыл мәйдан» китап фестивалендә уңышлы катнашып кайтты

17–20 июнь көннәрендә Татарстан китап нәшрияты «Кызыл мәйдан» 7 нче китап фестивалендә катнашты. Бу көннәрдә нәшрият стендында китап укучылар күп булды.

Китап сөючеләр балалар китапларын һәм матур әдәбиятны бик теләп сатып алдылар, шулай ук тарихи басмаларга, татар әдәбияты классикларының һәм яшь авторларның китапларына ихтыяҗ зур булды. «Татарстан китап нәшрияты» стендын Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин карады. Нәшриятның генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин аңа Мәскәү укучысына алып килгән басмалар турында сөйләде һәм яңа китаплар белән таныштырды.

ГУМның демонстрацион залында узган «2020 елның иң яхшы китабы» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы китап фестиваленең әһәмиятле вакыйгасы булды. Әлеге конкурста «Татарское народное декоративное искусство (XVIII – начало XXв.). Истоки и традиции» китабы (авторы Ф. Х. Вәлиев) «Лучшее издание в российских регионах» номинациясендә дипломант исемен алып кайтты.

Россия китап бастыручылары ассоциациясенең (АСКИ) юбилей конкурсында 2021 елның гыйнвар-апрель айларында илнең 46 төбәгеннән 120ләп нәшрияттан 500 дән артык басма катнашкан. Бу – безнең илдәге иң югары дәрәҗәгә ия китапчылар конкурсы. Конкурсның 13 тематик номинациясе буенча эксперт советлары бер айга якын эшләде, аларга абруйлы белгечләр – галимнәр, укытучылар, нәширләр, китапханәчеләр, китап пропагандистлары керә. Дипломантларының күбесе илебезнең китап басу тенденцияләре, иске брендларның юкка чыгуы һәм яңа брендларның барлыкка килүе, нәшрият мәктәпләренең һәм стильләрнең үсеше турында сөйли ала.

Аннан тыш, «Иң яхшы региональ басма» бәйгесенә дә йомгак ясалды, анда Татарстан китап нәшриятының ике китабы җиңүче булды: Габдулла Тукайның 3 телдә басылган сайланма әсәрләре һәм Ф. Х. Вәлиевнең «Татарское народное декоративное искусство (XVIII – начало XXв.) Истоки и традиции» китабы.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»