поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
23.10.2010 Мәгариф

Наилә Шаяхмәтова: «Яңа мәктәп безнеке кебек булырга тиеш»

Мәктәпнең дәрәҗәсе, андагы мохит, белем бирү сыйфаты күп очракта җитәкчегә бәйле. Чөнки директор – белем бирү учреждениесенең йөзе һәм аның җилкәсенә зур җаваплылык йөкләнә. Бүген әллә нинди заманча мәктәпләр төзелә, булганнары өр-яңача җиһазландырыла. Әмма директор инновацияләргә әзер түгел икән, бу мәктәптә яңача укыту ысуллары кулланылу да шикле.

Бүген без укучыларыбызга мәркәзебез Казанның «элитный» мәктәпләренең берсе белән идарә иткән кеше – Авиатөзелеш районының 33нче мәктәбе директоры Наилә Шамил кызы Шаяхмәтова белән әңгәмәбезне тәкъдим итәбез. Ул җитәкләгән уку йорты әле нибары өченче елын гына эшли, әмма моңа да карамастан, мәктәп республика күләмендә танылып өлгерде, шактый зур уңышларга иреште.

 

Наилә Шаяхмәтова Төркмәнстанда туа. 7 яшендә әнисенең туган җиренә – Казанга кайта, Киров районының 70нче мәктәбендә белем ала. «Андагы укытучылар безнең өчен өлкән дусларыбыз булды, алар белем биреп кенә калмыйча, безгә бөтен күңелләрен сала иде», - дип искә ала ул. Шуңа да, унынчы сыйныфны тәмамлагач, Наилә кая укырга керергә дип икеләнеп тормый – туп-туры педагогика институтына юнәлә. Әмма беренче тапкырдан югары уку йортына керү насыйп булмый. Бер ел Казан вертолет заводында эшли. Аннан соң инде 5 ел КДПИның чит телләр факультетында белем ала. Комсомол комитеты сәркәтибе, Ленин стипендиаты була, институтны кызыл диплом белән тәмамлый. Һәм иң мөһиме - шунда ук ул үзенең бердән-берен, гомерлек дустын һәм киңәшчесен, тормыш иптәшен очрата.

 

Уку йортыннан ире белән бергә эшкә Себер якларына билгеләнә. Өч ел Карасук шәһәре мәктәпләрендә укытканнан соң, алар Казанга әйләнеп кайта. Наилә ханым Тимер юл транспорты техникумында, 65нче мәктәптә, 122нче гимназиядә эшли. Башта гади укытучы була, аннары озак еллар директор урынбасары вазифасын үти. Һәм менә өч ел элек төзелеп килүче мәктәп җитәкчесе итеп билгеләнә.

 

- Наилә ханым, мәктәп директоры булу – җиңел эш түгел. Сезгә исә бигрәк тә зур җаваплылык йөкләнә - Казанның иң заманча мәктәпләрнең берсен җитәкләү, аның югары статусын саклау аеруча авыр биреләдер...

 

- Миңа мәктәп җитәкләү вазифасы гына йөкләнеп калмыйча, үземнең хыялдагы мәктәпне булдыру мөмкинлеге бирелә. Бу минем өчен бик зур тормыш бүләге дип саныйм. Мин уку йортының аерым элементларын проектлау эшендә катнаштым, мәктәптә бердәм команда – фикердәшләремне тупладым. Чыннан да, директор булу җиңел эш түгел – бу дәүләт, ата-аналар, балалар, укытучылар алдында зур җаваплылык. Һәм җитәкченең роле, әлбәттә, иң мөһимнәрдән. Әмма директор бер үзе генә уңышка ирешә алмый. Мәктәп, мин теләгәнчә, шатлык мәктәбе булсын өчен, олылар да, балалар да иң башта ук билгеләнгән төп принципларны алга сөрергә тиеш: белем бирү процессында катнашучы һәр кешегә игътибар һәм хөрмәт булдыру, аларның үсешенә ярдәм итү, уңышка омтылышын хуплау мөһим. Әмма боларны гамәлгә ашыру шактый авыр. Эшкә алынган чакта һәрбер педагог белән гомуммаксатлар турында сөйләшү уздырыла, балаларын безгә укырга кертергә теләгән ата-аналарга да безнең позицияләр аңлатыла, укучылар белән даими аралашу бара.

 

Безнең мәктәпкә әле нибары өченче генә ел, әмма ул инде, чыннан да, республикада танылып өлгерде. Ләкин бу әле башлангыч этап кына һәм чын мәгънәдә югары статуска ирешү өчен армый-талмый эшләү зарур. Әмма без моңа омтылабыз. Һәрберебез бу юнәлештә үз өлешен кертергә тырыша: ике ел эчендә уннан артык укытучыбыз район, шәһәр, республика күләмендәге һөнәри бәйгеләр призерлары булды, икесе - «Мәгариф» илкүләм өстенлекле проекты җиңүчесе дип табылды. Укучыларыбызның да барысы диярлек бәйгеләрдә, олимпиадаларда катнаша, 100дән артык бала төрле дәрәҗәдәге иҗади, спорт, интеллектуаль бәйгеләрдә урыннар яулады, хәтта Франциядә безнең укучылар эшләрен беләләр.

 

- Быел Россия Президенты Дмитрий Медведев «Безнең Яңа мәктәп» инициативасы белән чыкты. Ә Сез яңа мәктәпне нинди итеп күзаллыйсыз?

 

- Яңа мәктәп безнеке кебек булырга тиеш! Заманча, уңайлы, матур, җылы, киң, остаханәләр, лабораторияләр, заллар, бассейннары булган. Укытучылары – заман белән бергә атларга, үз эшләрендә яңа технологияләрне, укыту методларын оста кулланырга тиеш. Һәм боларның барысын истә тотып, иң мөһимен онытмау зарур – балалар, аларның сәламәтлеге, аларга тормышта уңышлы, көндәшлеккә сәләтле булырга мөмкинлек тудыручы белем һәм күнекмәләр бирү барыбер беренче урында тора. Яңа мәктәп - ул белем бирү процессында катнашкан һәр шәхескә үз-үзен тормышта табарга мөмкинлек бирүче уңайлы киңлек .

 

- Соңгы вакытта уку йортларын җиһазландыру юнәлешендә күп эшләр эшләнде, өр-яңа заманча мәктәпләр төзелде (сезнең мәктәбегез моңа ачык мисал). Әмма, кызганычка, мәктәп укучыларның белем дәрәҗәсе шактый түбән булып кала. Моны нәрсә белән бәйле дип саныйсыз?

 

- Уку процессын заманча җиһазлау сыйфатлы белем бирүнең мөһим, әмма бердән-бер өлеше түгел. Барыннан да бигрәк мотивация – баланың укырга теләге булу һәм тормышта белем алу факторының мөһимлеген аңлау кирәк. Беренче сыйныф укучыларының күпчелегендә уку теләге ташып тора, әмма үскән саен бу теләк әллә кая югала. Әлбәттә, күп нәрсә бездән – укытучылардан һәм ата-аналардан тора. Яраткан фәннәрне табарга ярдәм итү, нинди дә булса юнәлеш, проект белән кызыксындырып җибәрү - бу без, олылар, бурычы. Шуңа да, сыйфатлы белемнең тагын бер шарты – югары квалификацияле кадрлар. Яхшы мөгаллимне мәктәптә берни дә – заманча технологияләр дә, өр-яңа җиһазлар да алыштыра алмый. Кызганычка, соңгы вакытта педагогик кадрланың әзерлек сыйфаты түбәнгә тәгәрәде.

 

- Укытучы булу бүген абруйлы түгел. Элек иң олы хөрмәткә лаеклы шәхесләр бүген бүген бик түбән бәяләнә. Мөгаллим статусының шушы дәрәҗәгә төшүен нәрсә белән бәйлисез?

 

- Укытучы статусы аның җәмгыятьтәге урыны белән билгеләнә. Кызганычка, мөгаллим һөнәре бездә абруйлы да, югары түләүле дә түгел. Шуңа да, педагогик институтларга бик күп очраклы кешеләр – башка җиргә керә алмаганнар эләгә. Мәктәпкә дә, күпчелектә, башка эш урыны таба алмаганнар килә. Ә мондый укытучы инде, билгеле, бүгенге җәмгыять таләпләрен канәгатьләндерә алмый.

 

Түбән хезмәт хакы, үз вазифаларын мәктәпкә йөкләп, бар нәрсәдә дә укытучыларны гаепләүче ата-аналар, мәктәпнең аерым проблемаларын куертучы матбугат чаралары да тискәре йогынты ясый. Соңгы вакытта Татарстан телеканаллары мәктәп, укытучылар турында кызыклы проектларны тормышка ашыра башлавы шатландыра. Заманча мәктәп турында дөрес мәгълүмат бирү, аның пролемаларын һәм уңышларын төрле яклап яктырткан очракта гына укытучы хезмәтенә ихтирамлы мөнәсәбәт тудырып була.

 

- Бүген укытучы абруен үстерү турында күп сөйләнә. Быелгы ел Укытучы елы дип игълан ителде. Моның белән бәйле рәвештә нинди уңай үзгәрешләр күрәсез, нәрсәләргә игтибар җитми дип саныйсыз?

 

- Конкрет укытучының абруе аның үзеннән генә тора. Һәрвакыт намуслы, яхшы, белемле кеше булып калырга була. Укытучы елында бик күп үзгәрешләр булды - яңа башлангыч белем стандартлары, ТР Мәгариф үсеше стратегиясе, хезмәт хакын яңача түләү системасы. Укытучының сәламәтлегенә игътибар күбрәк бирелсен иде. Укытучының авыр хезмәте төрле һөнәри авырулар барлыкка килүгә китерә.

 

- Күптән түгел хезмәт хакын яңача түләү системасына күчеш булды. Бу укытучыларның хезмәт хакы үсешенә китердеме?

 

- Хезмәт хакы уртача 16 процентка үсте. Аерым укытучыларныкы шактый күпкә – 3-5 меңгә артты. Барысы укытучының үзеннән генә тора - укытучының шәхси уңышлары, аның укучыларының ирешкән югарылыклары, мәктәп тормышында актив катнашуы хезмәт хакына зур йогынты ясый. Билгеле, әлегә югары хезмәт хакы турында сөйләргә иртәрәк. Әмма республикабызда грантлар системасы эшләнеп килә һәм болар да яхшы эшләүче укытучыга матди ярдәм булачагына ышанасы килә. Димәк, хәзер барысы да мөгаллимнең активлыгыннан, аның талантыннан тора.

 

Кызганычка, техник, хезмәт күрсәтүче персоналның хезмәт хакы элеккеге дәрәҗәдә калды. Шулай ук мәктәп җитәкчеләрен дә бу яңалык читләтеп үтте. Хезмәт хакын яңача түләү системасындагы аерым проблемалар тиздән хәл ителер дип ышанабыз. Чөнки ил җитәкчелеге, ниһаять, мәгарифкә, укытучыга йөз белән борылды. Безнең белән киңәшләшәләр, безне ишетәләр – иң мөһиме шул.


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА
Интертат.ру
№ | 20.10.2010
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»