|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.06.2021 Криминал
Артем Мазовны тагын эзли башлыйларМЧС хезмәткәрләре якын арада Уфада 2019 елның октябренде ук югалган Артем Мазовны эзләүне яңартырга планлаштыра. Водолазлар Уфа янындагы елгаларны тикшерәчәк. Коткаручылар эшкә якын көннәрдә керешәчәк.
- Без Тикшерү комитеты соравы буенча эшлибез. Эзләүне яңадан башларга планлаштырабыз, әмма күптән түгел язгы ташу узды һәм ниндидер эзләр табу җиңел булмаячак, - дип аңлаттылар Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының.Башкортстан буенча идарәсендә.
Исегезгә төшерәбез, Артем Мазов 2019 елның октябрендә юкка чыкты. Ул хатыны белән әрләшә, биш һәм сигез яшьлек ике улын алып өйдән китә. Кызганычка каршы, узган елның июнь аенда малайларның җәсәдләрен Агыйделдә таптылар. Әтиләрен эзләү әле дә дәвам итә.
Фото: кп.ру
--- |
Иң күп укылган
|