поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
18.06.2021 Милләт

Самарада өлкә татар Сабан туе гөрләде (ФОТО)

12 июньдә, Самараның Юрий Гагарин исемендәге ял паркында, Самара губернасының 170 еллыгын һәм региональ ”Дуслык” татар иҗади-иҗтимагый оешмасының 10 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, өлкә татар Сабан туе уздырылды.

Сабан туе – ул халык гореф-гадәтләрен үз эченә алган уникаль бәйрәм. Биредә спорт ярышлары һәм татар халык уеннары, халык кәсепчелеге һәм кул эшләре буенча декоратив-кулланма сәнгать эшләнмәләре, татар халкының һәм төрки телле милләттәшләрнең аш-сулары, борынгы җыр-биюләре һәм хәзерге заман эстрадасы үрнәкләре күрсәтелгәнлектән, чара тарихи, рухи, тәрбияви әһәмияткә ия. ЮНЕСКО 2003 елда Сабан туен материаль булмаган мираслар һәм авыз иҗаты шедеврлары исемлегенә юкка гына кертеп калдырма-ган ул.
 
Оештыручылар һәркемгә үзенең сәләтен, физик әзерлеген, зирәк акылын күрсәтү өчен уңай шартлар булдырган. Җырлап-биеп, уйнап һәм ярышып күңел ачкан халык йөзеннән елмаю, кунакчыллык, яхшы кәеф нуры сирпелеп тора иде. Көнозын чыгыш ясаган “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбле мәйданчыгында балалар өчен күпсанлы уеннар оештырылды. Җитезлектә ярышырга теләүчеләр көянтә-чиләк асып та, кашыкка йомырка салып та, аякларына капчык киеп тә узыштылар, ә күзләрен бәйләп чүлмәк вату ярышында губернатор да катнашты. Паркның икенче бер почмагында берәүләр гер күтәрделәр, икенчеләре үзләрен шашка ярышларында сынап карадылар, өченчеләре аркан тартыштылар, дүртенчеләре армреслингта көч сынаштылар... Баганага атланып мендәр сугышучыларны күзәтү дә бик кызык булды. Аркылы бүрәнәгә менеп утырган Павел үзенә пар көтә икән. “Мендәр сугышы миңа бик тә ошый, вакытым булган елларда сугышып алырга килми калмыйм”, - дип мактанды. Мендәрне мин дә күтәреп караган идем, җиңел түгел икән, 3 – 4 кило чамасы булыр. Шуңа күрә бу ярышта 15 яшьтән олырак үсмерләр генә катнаша ала, ләкин башта күнегүләр ясап тәҗрибә тупларга кирәк икән.
 
Ә менә колга башына менеп бүләк алырга теләүчеләр быел табылмады.
 
...Иртә таңнан бөтен паркка хуш исләр таратып казаннарда пылау парлана, мангалларда шашлык кызара. Сәхнә янында чыгышка әзерләнүче “Яктылык” мәктәбе балалары чыр-чуы ишетелә, арырак Самара, Татарстан осталары алып килгән кием-салым, бизәнү әйберләре, дини китаплар, милли ризыгыбыз чәк-чәк һәм бавырсак рәтләре тезелеп киткән. Әйтергә кирәк, соңгысы бик үтемле товар аны бик тә яхшы алалар икән.
 
“Идел” татар халык эстрада ансамбле дә үз урынында, музыка коралларын көйли, чыгыш ясарга әзерләнә, ә тамашачы инде җыелган да, түземсезлек белән гармун көен көтәләр, аяклары үзеннән-үзе тыпырдап китәргә әзер тора.
 
Сәгать унберләрдә Сабан туена Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров, шәһәр башлыгы Елена Лапушкина килделәр һәм, Сабан туе белән котлап, лаеклыларга бүләкләр өләштеләр – өлкә татар автономиясе рәисе Әнвәр Горланов һәм “Дуслык” җәмгыяте президенты Фәхретдин Канюкаев Самара өлкәсе губернаторының Мактаулы билгесе, ә “Бердәмлек” газетасының штаттан тыш хәбәрчесе, язучы һәм шагыйрә Фәния Кәримова губернаторның Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Бүләк алучыларны котлыйбыз һәм уңышлар теләп калабыз!
 
Быел Сабан туе аләмен күтәрү хөрмәте “Яктылык” мәктәбенең иң яхшы укучылары Исламия Гарипова һәм Алсу Абдерәхимовага тапшырылды.
 
Самара Сабан туена Архангельскидан, Татарстанның Азнакай районыннан, Оренбург өлкәсеннән рәсми кунаклар, артистлар һәм көрәшчеләр килгән иде. Азнакай мәйданчыгында кунаклар игътибарына «Татар ишегалды» тәкъдим ителде. Беренче йортта «Туган якны өйрәнү музее» урнашкан булса, икенче йортта халык осталары башкарган кул эшләре күргәзмәсе оештырылган иде. Монда Сабан туе кунаклары Татарстан Республикасының бренды булып саналган, тулысынча кулдан эшләнгән Азнакай курчакларын һәм Актүбә уенчыкларын күрергә мөмкин иде.
 
- Әлеге уенчыклар хәтта АКШ президенты Билл Клинтон тарафыннан да югары бәяләнделәр, - дип саф татар телендә сөйләп китте халык кәсепләре йорты җитәкчесе, немец кешесе Галина Альвисовна Герк. Өченче йорт «Чәй йорты» дип аталган иде. Андагы сый-хөрмәттән өстәлләр сыгылып тора, борынгыча учакта пешкән табикмәк, коймак исләре борыннарны кытыклап, кунакларны табын янына өндәп торды.
 
- Без Самарада беренче тапкыр. Алдагы елларда делегациябез Санкт - Петербург, Екатеринбург, Чиләбе, Оренбург, Пенза өлкәләрендә үзган Сабан туйларында катнашты, - дип башлады сүзен Азнакай районы мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлсинә Хафизова.
 
- Гомумән, гастрольләр белән бик күп өлкәләрдә, шәһәрләрдә булырга туры килә. Без һәр шәһәрнең үз исе, үзенә генә хас булган төсе һәм йөзе бар дигән фикергә килдек. Әйе, бик сәер булып тоелса да, бу шулай. Самарага килеп керү белән без аның башка шәһәрләрдән нык аерылып торуына игътибар иттек. Тирә-юньдәге чисталык, яшеллек күзгә ташлана. Җәмигъ мәчетенең матурлыгы да күз явын алырлык. Сабан туйлары да бик күркәм паркта уза икән. Гомумән, Самара бездә бик уңай тәэсир калдырды.
 
Самара өлкә Сабан туе кунакларына сәгать ярымлык концерт программасы әзерләп килдек. Анда «Җанашым» Россиянең атказанган фольклор коллективы, «Илһам» яшьләр ансамбле, «Квартет» татар эстрадасы коллективы, «Азнакай гүзәлләре» кызлар группасы, берничә аерым башкаручы һәм бик күп популяр җырлар авторы Ландыш Шәрәфиева чыгыш ясаячак. Шулай ук безнең делегация Сабан туеның хөрмәтле кунакларын - өлкә губернаторы Дмитрий Азаровны каршы алуда катнашты, төрле милли уеннар да оештырачакбыз.
 
Архангельск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясенең төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе, Архангельск шәһәр Думасы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рим Мукамилевич Кәлимуллин да Самарада беренче тапкыр икән.
 
- Мине шушындый күркәм бәйрәмгә чакырган өчен "Дуслык" оешмасы вице-президенты Минәхмәт Хәлиулловка бик зур рәхмәт. Моңа кадәр Самарада булганым юк иде. Ләкин бик матур шәһәр булуы турында күп ишетергә туры килде. Дөрестән дә шулай икән. Бүгенге бәйрәм дә искиткеч матур урында оештырылган. Сабан туена килү белән мин «Менә ничек матур итеп яшәп
 
яталар икән тырыш Самара татарлары», дип уйлап куйдым. Җирле халыкның татулыгына, бердәмлегенә сокланып карыйм. Самара җирендә яшәүче милләттәшләремә исәнлек-саулык, тынычлык, байлык телим. Гомер-гомергә шулай бердәм булып, бер-берсенә ярдәмләшеп яшәсеннәр. Дусларны, туганнарны очраштыручы бәйрәмнәр ешрак булып торсын. Халкыбызның милли культурасын, гореф-гадәтләрен саклауга зур өлеш керткән өчен Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Игоревичка зур рәхмәтемне җиткерәсем килә.
 
- Рим Мукамилевич, Архангельск өлкәсендә татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау юнәлешендә нинди эшләр алып барыла?
 
- Аллага шөкер, туган телебезне, бәйрәмнәребезне онытмыйбыз. Быел, Алла теләсә, 22нче тапкыр шәһәр Сабан туен уздырырга әзерләнәбез. Архангельскида аны шәһәр көненә туры китереп оештырабыз. Безнең өлкәдә өч меңнән артык татар кешесе яши. Без күрше милләт халыклары белән бик тату һәм дустанә мөнәсәбәттә. Шәһәр башлыклары, түрәләр татар халкының милли бәйрәмнәрен оештыруда нык ярдәм итәләр, рәхәтләнеп чараларда катнашалар. Моның өчен зур рәхмәт аларга.
 
2018 елда шәһәр уртасында 1905 елда салынган тарихи мәчетне төзекләндереп, ачып җибәрдек. Без ата-бабаларыбыздан калган мирасны саклап, киләчәк буыннарга тапшырырга тиешбез. Күңел төшенкелегенә бирелмичә, куйган максатларыбызга ирешергә насыйп булсын! Бергә булсак, бердәм булсак - барысы да яхшы булачак, - дип елмая әңгәмәдәшем.
 
Графигы бик тыгыз булуына карамастан, шәһәр мэры Елена Владимировна Лапушкина белән дә кыска гына әңгәмә кора алдык.
 
- Бүген ике зур бәйрәм билгеләп үтелә. Сабан туе мөһимлеге буенча Россия көне белән бертигез дип уйлыйм. Мин әлеге милли чарада ел да катнашып киләм. Чөнки, минемчә, Сабан туе төрле милләт вәкилләрен берләштерүче бәйрәм ул. Сабан туе кунакларын чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм. Ә оештыручыларга афәрин диясем килә, - диде шәһәр башлыгы.
 
Бу вакытта паркның спорт мәйданчыгында кызу көрәш бара иде инде. Үткән елдагы стандартлардан тайпылып, оештыручылар җиңүчеләргә бүләккә сарык тәкәсе генә түгел, ә соңгы елларда шәһәр халкы арасында модага кергән велосипед, мопед һәм мотоцикл да әзерләп куйганнар иде. Көрәш, һәрвакыттагыча, 60, 70, 80, 90, 100 һәм аннан да авыр көрәшчеләр арасында оештырылды һәм барлыгы 100 кеше катнашты, дип белдерә судьяларның берсе булган “Яктылык” мәктәбенең физкультура укытучысы Руслан Йосыпов. Шулай итеп, 60 килограммлы үлчәү категориясендә - Ленар Сафин, 70 килограммлы үлчәү категориясендә - Әбдекәрим Шералиев, 80 килограммлы үлчәү категориясендә Богырыслан егете Рафаэль Бильданов, 90 килограммлы үлчәү категориясендә, шулай ук, Богырыслан егете Айрат Сәмигуллин, 100 килограммлы үлчәү категориясендә Дамир Сафин җиңүче булып танылдылар. Алар барысы да акчалата приз алдылар. Абсолют батыр булып танылган Рафаэль Билданов – мотоциклга, икенче урынны алган Әбдекерим Шералиев – мопедка, өченче призга лаек булган Ленар Сафин велосипедка атланып кайтып киттеләр.
 
Сәхнәдәге рәсми котлаулардан соң халыкның бер өлеше концерт карарга калды. Төп сәхнәдә быел “Яктылык” мәктәбе укучылары, Азнакай артистлары, Камышлы, Похвистнево районнары үзешчәннәре һәм җырчы Ринат Рәхмәтуллин чыгыш ясадылар.
 
Икенчеләре пылау-шашлык тирәсенәрәк елышты, туганнары белән шашлык ашап, күңел ачып утырдылар. Ит ризыклары сатып торучы Есем исемле яңа танышым ерактан, Мордовиядән ала килгән икән.
 
- Елына бер мәртәбә Самарага Сабан туен күрергә килергә тырышам. Бер очтан үзебез ясаган казылыкларны да сатам инде. Товарым беткәч, бәйрәм күреп йөрергә дә вакыт табам. Биредә Сабан туйлары бигрәк тә күркәм уза, - дип уртаклашты.
 
Сабан туе кунаклары арасында журналист, видеоблогер Ольга Кардашевская да бар иде.
 
- Миңа татар гореф-гадәтләре бик ошый. Бигрәк тә гаиләдә олыларны - олы итә белү сокландыра. Ата-баба сүзе кечкенәрәкләр өчен канун. Безнең күршеләребез татарлар, алардан күреп без дә өйрәнәбез. Сабан туена да барысы да туганнар кебек шатланышып, якты йөз белән киләләр, бүләкләр алышалар, кәеф-сафа корып утыралар.
 
Без бүген “Вконтакте” социаль челтәрендә Гагарин паркы буенча экскурсия үткәрдек. Аны инде 20 меңләп кеше караган. Бигрәк тә “Осталар шәһәрчеге” ошады. Гөлнара Насыйрованың оста куллары теккән, чиккән, бәйләгән милли костюмнарны эксклюзив дип атар идем. Шулай ук без бүген электрон скрипка һәм тальян гармун көенә рәхәтләнеп биедек, татар ашларын авыз иттек. Ә безнең гидыбыз - “Ялкынлы яшьлек” ансамбле артисты Розалия Әбҗәлимова, татар гореф-гадәтләре турында сөйләде. Бүген мин ике улым белән Сабан туенда күптәнге танышларымны да очраттым, яңаларын да таптым. Шундый матур бәйрәм өчен мең рәхмәт! - дип сөйләде Ольга Кардашевская.
 
Халык тарала башлагач, без дә кайтырга чыктык. Юлыбызда очраган Сәед исемле таҗик егетенең дә күңеле бәйрәмчә күтәренке иде:
 
- Эх, кызганыч, Сабан туе елына бер мәртәбә генә була! Пылауыбыз бүген уңды, барысының да күңеленә хуш килде, ә без яхшы гына керем алуга ирештек. Мондый бәйрәмнәр көн саен үткәрелеп торса, тәмам баеп бетәр идек, - диде җитди генә. Ә кысык күзләре шаян елмая иде...
 
 
 
 
 
 
 
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА,
 
Тилав РАСУЛ-ЗАДЕ.
 

---
Бердәмлек
№ --- | 18.06.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»