|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.06.2021 Хәвеф-хәтәр
Татарстанның бер районында тагын гарасат булган (ВИДЕО)Кама Тамагының Келәнче авылында берничә сәгать элек гарасат булган. Кап-кара болыт килеп чыгып, бар дөньяны каплап ала, боз ява башлый. – Казаннан авылга кайтып барышым иде. Берзаман әстерхан чикләве зурлыгында боз ява башлады. Тизрәк машинаны каплап куйдым. Бакчадагы яшелчәләрне саклап булмады. Әнинең бөтен утыркан кыяр-помидорлары, түтәлләре акты. Хәтта чәчәкләргә кадәр суда йөзеп йөри иде. Әле ярый парнигыбыз нык. Җил аны аудара алмады. Бәрәңгеләр сынып бетте, – ди Әнвәр Мөхәммәтҗанов. – Авылны тагын кара болыт каплап алды. Кешеләрнең бакчаларына, йортларына зур зыян килде инде. Башка мондый күңелсезлекләр булмасын иде инде.
--- |
Иң күп укылган
|