поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
17.06.2021 Язмыш

Әнисе 17 яшьлек кызын ире белән тота...

Күршем Галимә апаны күптәннән күргәнем юк иде. Иртән көтү куганда очраштык без аның белән. Кәефе шактый кырылган, боек күренә. Хәл-әхвәлләрен сорашкач, тирән сулап эскәмиягә утырды.

– И-и, хәлләр бик шәптән түгел шул. Якын туганымның кызы Гөлия үги әтисе белән яши башлады, шуңа бөтенебезнең исе-акылы китте. Авылда кеше күзенә карарга оялабыз хәзер. Үгетләп тә, оялтып та караган идек үзләрен. Кая син?! Тыңламадылар. Кыз үги әтисенең авызына гына карап тора.
 
Галимә апаның икетуган сеңлесе Люция гаиләсендә булган вакыйгалар турындагы гайбәтләр авылда күптән йөри иде. Тик мин моңа әллә ни игьтибар итмәдем. Чираттагы сүз боткасы куерту дип уйладым. Әмма утсыз төтен булмый икән шул. Димәк, сүзләр дөрес булып чыга. 
 
...Люция яшьли кияүгә чыккан иде. Әмма беренче ире йөремсәк булып чыкты, шофер булып эшләде. Көннәр-төннәр буе өйгә кайтмый йөрде. Ике ел шулай яшәгәч, Люция аерылышырга булды. Шулай итеп, кечкенә кызы белән берүзе яшәп калды. Төскә-биткә чибәр булган Люцияне башкага димләделәр. Район үзәгендә зур урында утыра иде ул ир. 
 
Кызы баштарак балалар бакчасы, мәктәп якынрак дип дәү әнисендә яшәде. Әмма баласын нык юксынганга, Люция аны үз янына алдырды. Икенче иреннән кызы Илсөя туды. 
 
– Гөлиягә 17 яшь тулгач, Люция моны ире белән тота, – дип сөйләвен дәвам итте Галимә апа. – Әлбәттә, кара тавыш чыккан. Ире әти-әнисенә китә. Җәнҗалдан соң Гөлия дә әнисен һәм сеңлесен ташлап китте, миндә яшәде. Мәктәпне тәмамлагач, югары уку йортына укырга керде. Әни кеше, әни кеше инде, кызы турында һәрчак сорашып, белешеп торды. Әмма бала күңеле далада, диләр бит әле. Бу очракта да нәкь шулай килеп чыкты. Гөлия әнисенә карата игелексез, мәрхәмәтсез булды. Аның белән күтәрелеп сөйләшмәде, әни дип дәшмәде, хәтта акланырга да тырышмады. Люциянең безгә килгәнен күрсә дә, икенче бүлмәгә кереп китә иде. Күпмедер вакыт үткәннән соң, әни белән кыз янәдән аралаша башлады. Каникулларында Гөлия туры әнисе өенә кайтты. Көннәрдән бер көнне: “Бер-беребездән башка яши алмыйбыз, өйләнешеп читкә китәбез, мөлкәтнең яртысын бүлеп алабыз”, – дип Люцияне икенче ире һәм кызы тагын бер кат таң калдырды. Баксаң, болар качып-посып очрашып йөргән икән. Туганым бу хәлләрдән соң йөрәк өянәге белән хастаханәдә ятып чыкты. Ә үги әтисе белән башка районга күченеп киткән Гөлия аның янына килеп, хәлен дә белешмәде. Хушлашканда да, миңа: “Мин аны күптән яраттым, әнидән аны тартып аласым килмәгән иде. Шулай килеп чыкты”, – диде. Суд юлларында йөреп, алар Люциянең ярты малын тартып алдылар. Машина, өйнең яртысын чит кешеләргә сатып, “яшь пар” Төмән якларына күченеп китте. 
 
Авыр шул Люциягә, җанын кая куярга белмичә бәргәләнә. Кызының, элекке иренең азгынлыгы аркасында кеше янына чыгарга оялып йөри. Бер бәхетсез – гел бәхетсез дип, елый да, елый. Без дә ярдәм итә алмыйбыз. Ни хәл кылмак кирәк?! Әни күңеле ничаклы гына яралы булмасын, баласы, йөрәк парәсе турында кайгырта, аның турында уйлый шул. Шул азгын ир сүзләренә ышанып, кайларда йөри икән балакаем, дип уфтана ул.
 
Фото: https://pixabay.com/ru/
 

Алинә ГЫЙЛӘҖЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 17.06.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»