поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
17.06.2021 Җәмгыять

Быелгы авыл һәм район Сабантуйлары ниләр белән истә калды?

Өч көндә дүрт Сабан туен күрергә насыйп булды быел. Мамадыш районының Норма, Арташ, Кече Кирмән, Урта Кирмән авылларында узган бәйрәмнәрне күреп килдем.

Ни дисәң дә, кыр бәйрәменең бар яме әле дә кечкенә авылларда саклана. Кагыйдә буларак, мәйданнарында да кеше күбрәк була аларның. Мин хәтерләгәннән бирле, Норма авылында кичке Сабантуй уза. Традицион уеннар, гармун йә баянга кушылып җырлаулар, ике тәкә, ярты сәгать саен аяклар талганчы мәйдан «кыздыру», иганәчеләргә рәхмәт сүзләре – барысы да елдагыча. Ләкин ниндидер үзенчәлеге булды быелгы бәйрәмнең. Халык сусаган. Шәһәрдән кайткан кунаклар – бигрәк тә. Нормалылар Сабантуй көнне үк икенче бәйрәм турында да килешенеп куйды. Ай ахырында инде традицияләренә әйләнгән Авыл көненә җыелырга уйлый алар. Сабан туена дип әзерләнгән ике тәкәнең берсе шул бәйрәмне көтеп торачак икән.
 
12 июньдә кечкенә генә Арташ авылында да булды бәйрәм. Кояш батканын көтеп тормасалар да, анда да кич кенә җыелды халык. Арташ Сабан туеның бер үзенчәлеге бар: ел саен мәйданга тирә-яктагы авыллар җыела да, күрше белән күрше көч сынаша. Канат тартышу, арба белән тауга каршы йөгерү, колгага менү – һәммәсендә бер урынга җыелган өч-дүрт авыл ду китереп «көрәшә». Колгага менү дигәннән, ул көнне 13 метрлы багана башына 22 секунд эчендә менеп җиткән Арташ егете Наил Кашапов бөтен мәйданны таң калдырды. Хәер, кыргый кошларны кулына ияләштергән Наилнең биеклекне үз итүе табигыйдер дә инде.
 
Якшәмбе көнне араларын 11 чакрым юл гына аерып торган ике Кирмән бәйрәм итте. Урта Кирмәндә кыр бәйрәменә җыелган кунакларның күңелен күрү өчен җырчылар Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова, баянчы Ильяс Шәрипов һәм алып баручы Рәзил Габбасов җавап бирде. Күрше авыл гына булса да, анда узган бәйрәмне беренче күрүем. Халыкның күп булуына игътибар иттем. Кече Кирмәндә  халык үз күңелен үзе күрде. Азан әйтүдән башланган бәйрәм бер сулышта үтте дә китте. Әйтергә кирәк, быел Сабантуй күрке булган көрәшне дә күрергә насыйп булды. Башка елны, ни сәбәпледер, читтәрәк калган батырлар быел шактый озак бил алышты. Абыйлы-энеле Мөхәммәдиевләр, мәсәлән, бертуганнар без, дип тә тормады, иңгә-иңне куеп көрәште. Төп бүләккә исә Кече Кирмәннең үз батыры – Илдар Хәбибуллин лаек булды.
 
Мамадышта да гөрләде бәйрәмнәр. Кыр бәйрәмендә районның иң лаеклы «Татар кызы»н да ачыкладылар. 10 авылдан җыелган кызлар арасында Урта Кирмән кызы Таңсылу Мөхлисова җиңү яулады. Барлык катнашучы кызлар 5әр мең сум акчага лаек булды. Ә җиңүчегә исә күчмә таҗ һәм 30 мең сум акча бирелде. Чиратта – Питрау. Оештыручылар шунда дәшеп калды.
 
Түбән Кама
 
Түбән Кама Сабан туена җыелган халыкны бәйрәм белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. «Түбән Кама мәйданы һәрвакыттагыча матур һәм тантаналы, хәтта һава торышы да бәйрәм һәм шат кәефне боза алмый, өстәвенә бу яңгырны көтеп алдык», – диде парламент башлыгы. Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, бүген мәйданда төрле халык телләрендә җырлар яңгырады, бу күпмилләтле илебезнең тату, бердәм гаиләдә яшәвебезне тагын бер кат күрсәтә.
 
Дәүләт Советы Рәисе быел Түбән Кама Сабан туе дәүләт бәйрәме – Россия көнендә узуны искәртте. «Түбән Кама халкы безнең республикада бик актив, барыбыз да бай тарихлы илдә яшибез һәм аның үсешенә үз өлешебезне кертәбез», – диде ул.
 
Кукмара
 
Халыкның бәйрәмгә сусаганы күренеп тора быел. Узган елгы пандемия һәр нәрсәнең кадерен белергә өйрәтте шул безгә. Хәтта таныш булмаган кешеләр дә бәйрәм белән котлый, бергәләшеп уеннарда катнашырга кыстыйлар. Өйләренә чәйгә чакыручылар да, адашып урам сорагач, ияреп юл күрсәтүчеләр дә булды. Кукмарада әнә шулай каршы алдылар безне.
 
Киндеркүл авылы янәшәсендәге мәйданда кунакларны район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова сәламләде. Җыелган халыкны кара болыт та куркытмады. Киресенчә, халыкның яхшы кәефен күреп, яңгыр болыты үзе шүрләде.
 
Бер җирдә балалар капчык киеп йөгерә, икенче урында көрәшәләр, сәхнәдә Татарстанның атказанган артисты Рифат Зарипов җыр суза. Аның янәшәсендә биеп торучылар да шактый күп булды. Иң мавыктыргыч мизгелләр парашютчыларның мәйданга төшүләре булгандыр, мөгаен. Ул чакта бәйрәм тукталып, халык күкне күзәтте. Алар Россия, Татарстан, Кукмара әләмнәрен җилфердәтеп мәйданга төште.
 
Кукмара Сабан туенда беренче тапкыр «Димче почмагы» оештырганнар. «Ике йөрәк» клубы 2015 елдан бирле эшли икән әле.
 
– Сабан туенда без беренче тапкыр гына, әмма шуңа да карамастан, йөздән артык кеше мөрәҗәгать итте инде. Алар үзләренең телефон номерларын калдыралар, без аларны анкетага беркетәбез. Гадәти көннәрдә клубка ир-атлар күбрәк мөрәҗәгать итсә, бүген хатын-кызлар актив, – ди клуб җитәкчесе Фәрзия Сәлләмова.
 
«ВТ» журналисты да уеннарда катнашты. Мәйданга җибәрелгән ак әтәчне балалар куып тотса, ирләр һәм хатыннар өчен карасын җибәрделәр. Әнә шуны кудык та инде. Тик егетләр көчлерәк булып чыкты. Без йөгерәшә башлаганчы ук, бер абзый килеп, кара әтәч кирәк иде, тотсагыз сатып алам, дип көтеп торды. Әтәчне тотып алган егет аны шундук акчага әйләндерде.
 
Кыскасы, берничә авыл Сабан туена да туры килдек. Нырты авылында да бик матур итеп гөрләде бәйрәм. Иң кызыгы – берәү дә уеннарда катнашмыйм дип ялындырмый. Бииләр дә, җырлыйлар да, уйныйлар да.
 
Балтач районы
 
«Сабантуйга бармадык» диючеләргә хәйран кала идем, яман чир тиз йога икән. Быел үзем дә бәйрәмне ашкынып көтмәдем, әллә инде барып тормаска микән, дигән шайтан коткысы да булмады түгел. Миңа калса, Сабантуйда
 
катнашу, иң беренче чиратта, милли традицияләргә тугрылыкка бәйледер ул. Эш эшләргә чакырмыйлар лабаса.
 
Бармаучылар өчен дә булсын дип, мин быел өч Сабантуйда катнаштым. Беренчесе – Балтач районы сабан туенда. Бәйрәмнең үзе турында сүз башлаганчы, аның үткәрелү урыны турында язасым килә. Искитмәле матур, ял итәр өчен бик уңайлы урында узды ул. Бәйрәм карамыйча матурлыкка хозурланып йөрсәң дә була. Җыр, бию кайда да бар инде ул, үзенчәлегенә килсәк – бу данлыклы Балтач көрәшчеләрен тамаша кылу. Шөкер, әлегә Балтач районында хатын-кызлар көрәше кебек ямьсез күренеш юк. Була гына күрмәсен! Нәфис затларның бил алышуларын яки авыр капчык күтәреп йөрүләрен карап тору ук күңелсез. Ә менә ат чабышына сокланмый мөмкин түгел. Бу очракта да урыны бик уңайлы, чабыш атларын бер минутка да күздән югалтмыйча күзәтеп торырга була.
 
Мин булган икенче сабан туе туган авылым Арбор авылында булды. Бездә бәйрәм иртәнге биштә үк башлана дип хәйран калдырыйм әле. Әйе, иртән иртүк төркем-төркем балалар өй борынча кереп, бәйрәм белән котлап йөриләр. Без аларга күчтәнәчләр әзерләп куябыз. Балаларга бәйрәм көннәрендә сый күп эләгә. Әрәпә җыйган көнне дә  капка төпләрендә коймаклар пешереп каршы алалар, күчтәнәчләр тараталар һәм балалар сабан туе өчен дип махсус бүләк бирәләр. Бу инде – безнең авылда үткән икенче сабан туе, балалар өчен дигәнен бик зур итеп, әрәпә җыйган көнне үк үткәрделәр. Авыл сабан туе туганнар, дуслар, авылдашлар белән очрашу мөмкинлеге белән кадерле ул. Авыл үзешчәннәре бәйрәм дәвамына җитәрлек концерт әзерләгәннәр иде. Бәйрәмгә читтән килеп җырлаучылар  җырлый да китә, болар – үзебезнекеләр, шушы авыл егет-кызлары.
 
Минем өчен үрнәк булган, «менә бу ичмасам сабантуй!» дип әйтерлек бәйрәмне Балтач районының Чутай авылында күрдем. Гадәттә таныш түгел җирлектә кемне беләсең инде, ни кызыгы бар, диләр. Чутай авылы сабан туе исә бөтен кешене дә хәйран калдырган дип уйлыйм. Монда күңелсезләнеп торырга мөмкин түгел, тамашаларны карап өлгереп булмый. Мәйдан чын мәгънәсендә уттай кызды. Алып баручылар да бик оста, бүләкләр дә саллы, халык та бик актив. Монысы да бик сирәк күренеш, Чутай халкы битараф кына тамаша кылып утырмый, мәйданны гөр китереп тота. Гаделсезлек күрсәләр, хәзер эләктереп алалар, уенда катнашучыларга көч-куәт бирергә дә онытмыйлар.
 
Мәйдан читендәге тамашаларны да санап бетермәле түгел иде. Бик сирәк була торган күренешләрнең  берсе – Чутай сабан туена бик күп гармунчы, тальянчылар җыела. Аларның бәйгесе бераз читтәрәк башлана. Әй өздерәләр инде егетләр! Бөтен кунакларны әсир иткән икенче бер тамаша – күктәге парапланнар булды. Бу инде сиңа  самолет очып үтү дә, мәйдан уртасына парашюттан сикереп төшү генә дә түгел. Бәйрәм буе диярлек күкне аллы- гөлле парапланнар бизәде. Киров өлкәсе спортчылары Чутай тавына шөгыльләнергә киләләр икән. Бу юлы исә бәйрәмгә махсус ямь өстәргә дип килгәннәр. Бик кыюлар инструктор белән күккә дә күтәрелде. Һәр Сабантуй үз бизәге белән күңелгә керде. Киләсе ел сабан туена хәтле исән-имин яшәргә язсын.
 
Арча
 
Оча-оча батутлар оча…
 
Мондый яңгырлы-бозлы Сабантуйны күргән юк иде әле. Җил-давылдан курыккан Арча халкы әнә шулай ди. Аның каравы игенчеләр җирдәге дым өчен сөенәләр. Соңыннан кояш чыккан, көрәш дәвам иткән, халык баш батырны билгеләгән.
 
– Мин ат чабышы карарга барган идем. Чабышлар сәгать 1дә башланды. Ярышлар тыныч үтте. 2–3ләр тирәсендә кап-кара болыт күренде дә җил дулап, бозлы яңгыр ява башлады. Кешеләр борчылып, кайсы кая йөгерешергә тотынды. Казансу елгасы аша җәяүлеләр күперенә килеп кердек. Боз яуганда йөгереп тә булмый бит әле. Палатка эченә кереп, ышыкландык. Гөрләвек булып, ташу акты. Бер машинаның калаен, тәрәзәсен каерган иде. Мин батутлар очып йөргәнен күрмәдем. Куркышып өйләргә таралыштык, – ди Арчада яшәүче Румия Саттарова.
 
Ильяс Фәттахов әйтүенчә, узган ел 12 июньдә боз явып, бакчага утырткан яшелчәләргә зыян килгән. Бозы көрәп алырлык булган. Тарих кабатлана, диләр. Быел 13 июньдә – Сабантуйда боз яуган. Әмма бакчаларга, игеннәргә зыян килмәгән. Игенчеләр, киресенчә, явым-төшем өчен сөенгән генә. Җирдәге дым кадерле, диешкәннәр.
 
– Кеше күп иде, көн матур булды бит. Табигать кинәт бозылды. Кышкы буран кебек килде ул. Давыл чыкты да бозлы яңгыр яуды. Яшен яшьнәде. Бу мәхшәр 20 минутлап тирәсе барды. Сабантуй мәйданындагы кечерәк батутлар очты. Зурлары яхшылап беркетелгән иде. Машина белән килүчеләр тизрәк кайтып китте. Ышыкланыр өчен урыннар бар иде. Халыкны өркетсә дә, соңыннан кояш чыгып, көрәш дәвам итте. Бил алышканны карау уңайлырак та булгандыр әле. Ни өчен дигәндә, тып-тын, музыка яңгырамады. Баш батырны билгеләп кайттык. Үзе бер сынау булса да, Арчада Сабантуй үзенчәлекле үтте, – ди Ильяс әфәнде.
 
Аксубай
 
Биредә дә Сабан туе бик матур итеп оештырылып, гөрләп барды. Килгән кунакларны һәр милләт вәкиле үз почмагында каршы алып, милли ризыклары белән сыйлый, гореф-гадәтләрен күрсәтә. Әнә шулай итеп бер районда күп милләт кешесенең дус-тату яшәвен күрсәтә алар. Мәйданга үтүгә, милли уеннар гөрли. Кемнәрдер бау тартыша, кул көрәштерәләр, су ташыйлар. Егетләр көрәшеп көч сынаша.
 
Бәйрәм Аксубайга кунак булып килгән Татарстанның спорт министры Владимир Леонов күңеленә дә хуш килә. Тик менә һава торышының кинәт бозылуы гына бәйрәмнең ямен җибәрә. Җил-давыл чыгып, яңгыр коя башлый, кайбер урыннарда боз да ява.
 
– Әллә ниләр эшли белсәк тә, табигатькә каршы бара алмыйбыз. Бик матур итеп киенеп, бәйрәмгә чыккан идек. Җиле дә көтмәгәндә чыкты. Кибетләргә күп зыян килде инде. Палаткалар авып бетте, товарлары пычранды, – ди Аксубайда яшәүче Госман Хәбибуллин.
 
Васильевка авылында яшәүчеләргә аеруча кыенга туры килгән. Бакчаларына утырткан барлык яшелчәләр сынып беткән.
 
– Яңгыр көткән идек, менә нәрсә булды. Халык зар елый. Бакчаларны карарлык түгел. Боз 10 сантиметрлап яуды. Бер көннән соң да боз тора иде. Яңгыр аркасында буабыз китте. Күперләр җимерелде. Бәйрәм күңелсезрәк узды шул, – ди Васильевка җирлеге башлыгы Андрей Кузьмин. – Башка мондый хәсрәтләр килмәсен. Җәй хәвефсез генә узсын дип торабыз.
 
Фото: pestrecy-rt.ru

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 16.06.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»