поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
17.06.2021 Ана теле

Ана теле: Сөйләмне бизәргә кемнән үрнәк алырга? Остазларыбыз тәҗрибәсен барлыйбыз

Шөкер, халкыбызның метафорик мирасын дәвам иттерер өчен Тукайдан өйрәнеп җитлеккән әдипләребез дә мулдан. Сөенергә кирәктер: иҗат әһелләре, аеруча яшьләр аларны өйрәнүне дәвам иттерә. Архивымда төрле буын шәкертләремнең язма эшләре сакланган.

Менә бер шәкертем борыңгы Г.Кандалый әсәрләреннән бизәк бөртекләрен табып ләззәтләнгән:
 
Кандалыйдан гыйбарәләр
         Иген икмәк бирер икмәк,//  Белеп иксәң, бирер күпләп;
        Йакутлар табыладыр вакыт берлән// Вакытлар табылмыйдыр йакут берлән;   
         Туганлык кадрене белсә – туган ул//Әгәр белмәсә – бер ачы суган ул.
 
Менә 2010 ел студенты Лилия Мотыйгуллина рефератыннан бер өзек: “Халык теленең байлыгы, рухы фразеологик берәмлекләрдә күренә. Галиәсгар Камал, образлы сүз, афоризм, мәкаль, әйтемнәр куллануның барлык юлларын өйрәнеп, халыкның тел байлыгыннан файдалануда К.Насыйри, Г.Кандалый юлын дәвам иттерә. Мәсәлән, “Бәхетсез егет” драмасында мәкальләр, әйтемнәр күп һәм урынлы кулланыла. Бу яктан Кәрим байның теле аерылыа тора, бер өзектә генә дә: ана сөте белән кермәгән, тана сөте белән кермәс, аңар биргән үгетне бер эткә бирсәң, ул да бераз әдәпләнер иде. Бу инде, бөтенләй, иясен талаган эттән начаррак...” яки “ атта гаеп булган шикелле, тәртәдә дә инде гаеп бар. Әмма инде эш узды: үлгәннән соң тәүбә юк дигәннәр...”.
   
Фразеологизм төрендәге күчерелмә берәмлекләр: эштән чыгу, җилгә китү, кырык төрле ялган, күз тотып торган кеше, җан тирләре чыгу, акыллы баш, теңкә корыту, үкчә күтәрү, хәзерләгәннәр иде ди, сиңа баш; телеңә салынып торма, ана дуңгыз, косарсың килешеннән; Чагыштырулар: арба артына таккан дегет лагуны шикелле; казан төбе шикелле каралу; иясен талаган эт шикелле... Юкка гына Г.Сәгъди дә: “...Тел ягыннан да, чын сәнгатьчә эшләнү ягыннан да татар драма әдәбиятендә иң беренче карлыгачлар Г.Камал әсәрләре булды”, дип бәя биреп үтми.
   
Мирасны барлауны дәвам иттерү өчен яшь иҗатчыларыбызга, укучыларыбызга бер чыганак тәкъдим итәм. Югары уку йортлары өчен беренче тапкыр “Татар риторикасы” дәреслеге  бастырып чыгаргач, аңа кушымта итеп уку-укыту кулланмасы бастырып чыгару зарур иде. Менә шушы максатта инде бөтен әдәби, публицистик мирасыбызны диярлек нәкъ менә нәфис сүз осталыгы яссылыгында барлып чыгарга туры килде. Озак еллардан соң гына, ниһаять, 2013 елда “Нәфис сүз осталыгы” дигән уку-укыту кулланмасы чыгаруга ирештек. Хәзер шул мәҗмугага тәкъдим ителгән нәфис сүз осталарының бүгенге темабызга –телбизәк кулланудагы тәҗрибәсенә турыдан-туры кагылган кайбер нәтиҗәләрне кыскартып тәкъдим итеп китик.
   
Сибгат Хәким иҗатында телбизәк осталыгы.  Күрәбез ки, әсәрләрен укыганда, тыңлаганда тоябыз ки, шагыйрьгә гомерлек илһам биргән чишмәнең асылы ике төп күздән тора: Ил һәм Тел. Дөресрәге, шушы ике чыганакның аерылгысыз кушымтасы. Ил+Тел дип аталган илаһый, рухый ризыктан.
   
Нигә кирәк шагыйрьгә ил төшенчәсе? Аның иҗатының, илһамының асылы – фикер һәм хис (рух) бердәйлеге бит. Шагыйрь менә шушы бердәйлекнең чыганагы Туган ил дип белә икән: Яннарына барам агайларның, //Фикерләрен ишетеп карарга; //Җырларымда телим гомерем буе//Алар рухы белән янарга.
   
Ягъни, анынча, Ил, нинди генә исем, атамалар белән белдерелмәсен, бәян ителмәсен. ул – бик тә конкрет, ап-ачык күз алдына китерелә торган төшенчә. Иң беренче нәүбәттә Ил – ул шагыйрьнең туган авылы. Авыруыма врач кирәк түгел. //Йөрәгемнең беләм дәвасын://Һәр ел саен кайтып иснәп киләм//Авылыбызның чиста һавасын;
   
Язар өчен илһам эзлә, диләр,//Урын эзлә диләр ямьлерәк.//Никтер минем шигъри хисләремә //Арышларның исе тәмлерәк!
   
Күрәбез ки, иң башта, авыл аның аңында гомумиләштерелгән, абстракт төшенчә түгел, бик тәгаен – үзе туып-үскән, әтисе-әнисе, туганнары, авылдашлары яшәп яткан конкрет бер авыл, беренче нәүбәттә Күлле Киме.
   
Хәер, иҗтимагый фикерләүче шагыйрь авыл төшенчәсен дә вакыт-вакыт гомумиләштерелгән бер күренеш. образ. хәтта символик бер сурәт итеп күзаллый. Кызыгы шунда: гомумиләштерү дә конкрет төшенчәләр белән күзаллана. Мәсәлән, Казан арты. Бу төшенчә ике яклы гомумиләштерүгә сәләтле, аның туган авылы Кимене дә, шул ук вакытта бөтен Илне дә: Онытылмаслык итеп кыйнадык без (фашистларны)--//Егетләре Казан артының. Монда Казан арты бөтен ил, бөтен халык символы булып күзаллана. Шагыйрьнең “Блокнотлар”ында мондый өзек тә бар: “Туган ил турында уйлансаң, күңелгә иң элек Идел килеп керә, аннан – Кама, Ык, Зөя, Мишә”.
   
Авыл төшенчәсен әдип төрле параллельләр. чагыштырулар белән дә гомумидәштерүгә ирешә: бабайлардан килгән нигез; җырлап туйлар иткән өйләр; безнең мәхәббәтнең уелып эзе калган җир.
   
Шулай да, нинди генә гомумиләштерү очрагы булмасын, авыл шагыйрь аңында. аның сөйләмендә һичшиксез конкретлыгы белән аерылып тора.
   
Әйтик, авыл аныңча авыл халкы, авыл кешеләре дигән болай да шактый төгәл төшенчә генә түгел, хәтта аерым бер кеше, шәхес тә. Шәхсән үземне мин Киме кешесе дип саныйм: әнием шул авылныкы, балачак шунда үткән, әле дә баргалап йөрим – әби, бабайның, туганнарның кабере шунда. Димәк, беләм ки: шагыйрьнең шигырьләрендәге Газзә, Гайфи, Гарәфи, Фәрхинур, Һаҗирә, Көлемсәр... шушы авылның чын кешеләре. Бу исемлекне, әлбәттә, Габдулладан – Тукайдан башларга кирәктер. Сибгат абый якташын гомере буе күңеленең – шигъри хәятенең түрендә йөрткән, якын авылдашы, якташы дип хис иткән. “Тукай аша карыйм дөньяга”. дигән. Бу исем аның иҗатының үзәген тәшкил итә. бөтен иҗаты буенча үрелеп бара. Туган телгә мөнәсәбәте. фәлсәфәсе. тел тоемлавы да. бәлки. Тукай күзәнәкләреннән киләдер.
   
Янә. аныңча. авыл – ул кешеләр генә дә түгел.гап-гади әйбер. күренеш. фактлар да. “Яратам мин” дигән шигырендә ул шуларны авылны яратуының сәбәбе дип саный: ... кышкы озын төндә юлчыларның җырын тыңларга; ... үтеп баручының кунар өчен ишек кагуын; ... яшь киленнең тылы караш белән, якын итеп каршы алуын; яшьләрнең клубка дип шаулап үтүен; ... үсмер баланың иртәгесе көнгә... дәрес каравын; ... авыл кешесенең күңелле итеп әкият сөйләвен;
   
Аныңча. авыл – ул шушы төбәк. шкшы халык яшәеше белән бәйле гореф-гадәт. йолалар да: Күп нәрсәдән сез итегез мәхрүм.//Калдырмагыз сабан туеннан; Сабый чак ... исемдә зиратка барганым...//һәм төртеп күрсәткәч, тешләвем бармагым; Сөенчегә бүләк өмет итеп,//Кырлар буйлап йөгерер дулкыннар; Миңлебикә арттан килгән атка//Әйтә ел да нәзер.
   
Кыскасы, шагыйрь авылны. аның мөхитен. яшәешендәге. тормышындагы һәр күренешне. аның эче-тышындагы һәр манзараны якын итә. ярата. Шул ук вакытта монда ике үзенчәлек бар: беренчедән. аның авылны яратуы – ул авыл белән физик  бәйләнеше дип кенә аңлашылмый. ә рухый хәсияте дип аңлашыла.
 
Әйтик. авыл белән турыдан-туры бәйләнмәгәндә дә. бөтенләй читтә булганда да (мәсәлән, фронтта, сугышта)
ул яшәешен аннан башка күзаллый алмый: Сугышны бар дип тә белми//Ялгызы уйный колын. Икенчедән, шагыйрь шагыйрь инде: авыл образына ул сәеррәк, күнегелмәгәнрәк – үзе генә күрә, тоя алган, шушы авторга гына бәйле, ул гына таба ала, ясый ала торган ассоциация-чагыштырулар белән ирешә: “Күңелемә безнең “Шүрәленең”//Җиле китсә тиеп.//Бел: туган илне, Тукайны//Бу малай сагна диеп”. Менә бит: сабый карашында Киме – ул Шүрәле!  
 
Шагыйрь  үзенең авылында юлыккан һәр күренеш, манзара, факт, вакыйгага – кадерле төбәген рәсемләгән сурәт итеп карарга, зур мәгънәле. кадерле нәрсә итеп тоярга күнеккән: Күпме моңайдым авылда//Тәрәзә кадакланса;//Моңайдым караңгы. төпсез//Сүнгән күз карап калса. Искәртеп китик әле: “сурәтне” үзнң күрә алу – бер нәрсә. Ә менә бүтәннәр дә сурәт итеп күрсен өчен аны тасвирлап бирү – монысы инде талант кына булдырган осталык. Моңа ирешү өчен, бер караганда, әлләни дә кирәк түгел кебек – шагыйрь бу очракта да гап-гади, шул ук вакытта халыкның рухый дөньясын хасыйл иткән моңаю, караңгы, кадаклану, төпсез, сүнгән сүзләренең тәэсир көчен эшкә җиккән.
   
Әдипнең сүздән сурәт ясау осталыгына һәр әсәрендә юлыгып торабыз. Янә менә: “...Үз ягымны //Эңгереннән хәтта таныймын”. Тоясыз: гап-гади эңгер – аңарга туган иленә карата хөрмәте. яратуы. тугрылык кебек олы хис белдерү чарасы: “Җанны оетып. чеметтерә торган//Ни саклана икән эңгердә?...”. Өстәвенә әле эңгер сүзе контекстка җанны оету. чеметтерү кебек хисси берәмлекләрне дә тартып керткән.
   
Ил төшенчәсе аның сөйләмендә туган як булып илаһи канатлы. пафослы да яңгырый: “Күңелеңдә. әнкәй. туган як//Бербөтенгә әверелә.// Колак салам шул илаһи//Бөек көчнең әмренә...”.
   
Күрдек ки. аның шигъриятендә туган җиргә. авылга бәйле теләсә кайсы төшенчә. нәрсә. күренеш. хәтта шушы авылда кулланыла торган гап-гади сүз. гыйбарә дә образ булып китә ала: “үрләреңне менгәч. туган ягым.//Рәшәң белән битем юдың син”; “Коенып үскән су буе.//Шылт та итми як-якта...//Яшәргә риза мин монда// Әйләнеп бер яфракка”; “Яр астында керәшәләр түгел,//Гүя җырлар оя ясаган”. Яисә менә, мәсәлән, авылдан һич аерылгысыз кош төшенчәсе: “Көлгә әйләнгән авылны//Ул табу юлын сөйли; Бер төркем кошлар һавада//Әйләнеп очып йөри”; Болар – чын-реаль кошлар. фашистлар җимереп киткән авылны табып кайткан кошлар... Икенче очрак: Менә Зифа Басыйрова җырлый: “Кошлар кайта безгә. син һаман юк.//Син һаман юк. никтер килмисең”. Монда инде кош адәм баласының җанын телгәләргә сәләтле бөтен бер образга әйләнгән.
   
Авыл, аның төрледән-төрле күренеш, төшенчәләре бүтән темаларны яктыртканда да күзәтү, уйлану, образ тудыруга сәбәп, нигез, деталь була ала – фикере, хисе “авыл лексикасы” белән белдерелә. бәян ителә. Менә фронт темасы: “Ташлап киткән йөк арбасын күреп кырда//Печәненә күмелеп йокладым мин”; Күр,ничек ихлас белән ул: “Хат укый кырын ятып”; “Молдаван хатыны бозаулы сыер сатып тора”.
   
Яисә, менә шагыйрь халык утырышчысы буларак, суд эшендә катнаша. Шул мөхиттән шигырь дә яза: “Шәһәр судында туган авылым//Искә төшеп мине алҗытты”; Анда да авыл лексикасы: җене сөйми. абынып сөртенү. көе китеп тору. тормышны көйгә салу. азып-тузу һ.б. 
   
Иҗатының, илһамиятенең төп чыганагы – Ил булуын. яшәешенең шуннан аерылгысызлыгын әдип кабат-кабат искәртә: “Мин синеке, авыл, мин синеке;//Мин синеке туган көнемнән”; Шушы хисен ул сурәтнең иң якты сызыгы кебек кечкенәрәк образлар белән ачыграк, аһәңлерәк итеп бирә: “Мин шытканмын гүя яңгырыңнан,//Шыкландырган нарат төбеннән”. Уйлавымча, менә шушы сурәт-сызыклар, дәлил-сурәтчекләр, җыела-җыела,  гомумиләштерелеп, чын халык афоризмы булырдай “Башка берни дә кирәкми...”не хасыйл иткән дә. Янә дә: “Туып-үскән шушы җирнең ямен//Алыштырмый икән һичнәрсәң”; “Туган якта һәр тал җырлый//Үз-үзенә тын гына...”.
   
Язучы Рабит Батулла бик урынлы тотып алган: “Шагыйрь Сибгат Хәким иҗатының тамырларында җирсү дигән хиснең каны ага. Ватанга. Туган туфракка. узган тарихка. дәүләтчелеккә. сагышлы авылның узганына. югалган һәм югала барган йолаларыбызга җирсү мәзугы Хәким иҗатының буеннан-буена сузылып бара”. (Урыннары җәннәттә булсын. Рухият. 2007).
   
Бу очракта Туган телгә җирсү дә үзеннән-үзе аңлашыла кебек. Бу фактор безгә шагыйрьнең осталык мәктәбе “формуласы”ның ике үзәкле икәнен искә төшерде. Тел үзәгенә махсус тукталырга вакыт җитте бугай. Хәер, Ил турындагы фәлсәфәбез дә барыбер Телдән берничек тә аерылмады шикелле. Алар чын-чыннан аерылгысыз, игезәк төшенчәләр икән бит. Шагыйрь иҗатында Ил тоткан урын турындагы фикер агышыбыз бөтенләе белән Телгә үрелеп барды. Күңелгә тия торган, барчабызны да битараф калдырмый торган гап-гади төшенчәләр шагыйрьнең иң яраткан. Туган ил дигән төшенчәнең нигезен тәшкил иткән төшенчәләр белән бәйле икән бит. Әйтик, мисалга алынган “Яратам мин” шигыре авыл тормышыннан, шунда яшәү, эшләү мөхитеннән, халык хәятеннән аерылгысыз гап-гади сүзләрдән (фәнчә әйтсәк, битараф берәмлекләрдән) тора: Күктә йолдыз, урман, бүре, авыл, җемелдәгән ут, атлар пошкыруы, олау тавышы, юлчылар җыры, клуб, әкият сөйләү, капка төбе, кое каршында, зират, нигез һ.б.
   
Остазыбызның бөтен шигърият дәрьясы шушындый барыбызга да якын, аңлаешлы, аһәңле, көтеп алынган ләйсән яңгыр кебек “тәмле” сүзләрдән җыела: “Иртәнге ак кар өстендә//Чананың эзе кала”; “Сез сузган буразналарда//Тәгәрәп үскән шагыйрь”; “Кечкенәдән миндә ат җене”.
   
Һәр сүз әйтергә теләгән мәгънә, төшенчәгә, эчтәлеккә тач тәңгәл килеп тора: җәйге таң авыл өстендә (сызылып килә), гармун уйнавы (моңы) сибелә тыныч өйләргә, тәрәз гөле, ап-ак өлге, урам чаты, ындыр арты.
   
Әйткәнебезчә, остазыбызның бу юнәлештәге иҗат тәҗрибәсенә махсус язма багышлаган идек. Тәфсиллерәк күзәтү соралса, шуннан файдаланырга була. Ул җыентыкка без әле алда да мөрәҗәгать итәрбез – сөйләмебезне бизәргә өйрәткән үрнәк-сабакларны аннан табып була.
                                  Илдар Низамов,
                        филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 17.06.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»