|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.06.2021 Киңәш-табыш
Үз бакчаңда татлы карбыз үстерү серләре
Апас районы Олы Болгаер авылында яшәүче Юлия Заһретдинова тик утырырга яратмый. Бакчасыннан мул уңыш ала, өендә гөлләр үстерә, кул эшләренә дә оста — йон оекбаш, бияләй, башмак бәйли. Юлия апа кечкенәдән үк спортны да үз итә. Чаңгыда шуып, бәйгеләрдә җиңүләр яулый. — Туфрак — югары, мул уңыш алуның төп нигезе. Иң элек аны орлыкларны чәчәр алдыннан барлык шартын китереп әзерлим. Көз көне үк туфракны казып алып, тартмага салып, кар астында калдырам. Туфрак өшергә тиеш. Чәчәр вакыт җиткәндә аны алып кереп эретәм. Туфрак җылынгач, иләк аша үткәрәм. Шулай иткәндә чүп-чар савытка керми, — ди һәвәскәр бакчачы. Юлия апаның помидор үстерүдә дә үз серләре бар. — Узган ел тәҗрибә үткәрдем. Үсентеләрне өйдән парникка чыгармадым. 1 майда ачык җиргә 17 чокыр ясап, һәрберсенә 1 әр чиләк кайнар су салдым. Балчык суынгач, помидорларны утырттым һәм таяк бәйләп, махсус тукыма (спанбонд) белән капладым. Ике башын томаладым. 2 атна дәвамында ачмадым. Бу вакытта помидорларым зур булып үскән иде. Иртә өлгерде, уңышы күп булды, авырмады да. Үсентеләр күчергән саен чирли бит. Быел да шулай иттем, — ди ул.
Юлия апа күп яшелчә: кишер, чөгендер, суган, кәбестә, ташкабак, патиссон үстерә. Кабаклары мул уңыш бирә, карбызлары баллы булып өлгерә.
— Карбыз үсентеләрен өйдә үстермим. Орлыкны май башында җиргә чәчеп, пленка белән каплыйм. Күчереп утыртканда, төп саен ком салып калдырам. Карбызлар ел саен өлгерә. Кишер үсентеләрен икенче тапкыр сирәкләгәннән соң, 1 чиләк суга 3 г марганцовка һәм 2-3 г бор кислотасы салып эреткән катнашманы сибәм. Ул 3-4 кв. метр мәйданга җитә, — ди ул.
Юлия апаның яшелчә үстерү серләре гади һәм сыналган.
— Яшь кычытканны, чүп үләннәрен савытка тутырам, өстенә су салып, озак кына әчетәм. Аннан 2 атна саен помидор төбенә шул суны сибәм. Суган кабыгы суы да бик файдалы. 3 литрлы банканың яртысына суган кабыгы тутырам, су салам, капкач ябып, 4 көн кояшта тотам. Аннан сөзеп алам һәм 2 атна саен сибәм. Ул помидорны фитофтороздан саклый, — диде ул. Гөлләре дә шаулап үсә, матур чәчәкләре белән сөендерә.
Ләйлә ШИҺАБИЕВА |
Иң күп укылган
|