поиск новостей
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 23.01 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 24.01 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 25.01 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 28.01 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 29.01 "Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект" Тинчурин театры, 13.00, 6+
  • 29.01 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 30.01 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.01 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 12.00, 12+
  • 31.01 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 21 Гыйнвар
  • Фирзәр Мортазин - җырчы
  • Эльнара Нурмөхәммәтова - җырчы
  • Иван Егоров - дәүләт эшлеклесе
  • Наил Мөхәррәмов - галим
  • Кәрим Җаманаклы (1905-1965) - шагыйрь
  • Наил Табанаков - җырчы
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
Архив
 
15.06.2021 Җәмгыять

Сабантуй уздыру буенча "глава"ларга берничә киңәш

Сабантуйда катнашырга эстрада йолдызларын чакырмагыз. Һәр районның, һәр авылның үз талантлары бар. Йолдызларны чакырырлык акчагыз бар икән, игелекле гамәлләргә тотыгыз, газета-журналларга язылыгыз, авыруларга ярдәм итегез. Артист кеше авыл-район Сабан туенда түгел, концерт залларында билетлар сатып акча эшләргә тиеш.

“Шәһри Казан” журналисты Лилия Локманова үзенең инстаграмдагы сәхифәсендә кызык фикер җиткерде: “Безнең заманда көн саен бәйрәм. Шуңа да андый чараларның кадере киттедер. Сабан туеның гына түгел, ә анда бәяләнергә тиешле кешеләрнең – кыр батырларының да! "Әгәр начар укысаң, тракторда йөрерсең, җир сөрерсең", - дип үстерәләр бит авыл балаларын.
 
Ә икмәкнең ничек үскәнен шәһәрдә яшәүчеләрнең ничә проценты белә икән ул? Аның нинди хезмәт икәнен язмыйм. Комбайнда эшләүчеләр 100 әр мең сум ала бездә дип масая көз җиткәч җитәкчеләр. Ул акчаны комбайнчы елга бер ала! 100 меңне 12 айга бүлеп карагыз әле сез!
Игенченең, җир кешесенең кадере - хөрмәте юк. (Мин моны әтиемнән дә чыгып әйтәм. Колхоз булганда чәчүдә эшләгән өчен аларга Сабан туенда күлмәк тоттырып кайтаралар иде). Игенченчегә хөрмәт артмыйча, Сабан туеның да элеккеге даны кайтмас инде...”.
 
Лилиянең фикерен куәтләп, Сабантуй оештыручыларга (“глава”ларга – район җирлекләре һәм авыл җирлекләре башлыкларына) “Шәһри Казан” журналистларыннан киңәш-тәкъдимнәр тупланды:
 
1. Сабантуйга Казан кунакларын, башка җитәкчеләрне күпләп чакырмагыз – үз халкыгызга игътибар калмаячак. Алар соңга кала һәм озак китә. Сабантуйны ачу һәм тәмамлау вакытларын күчерергә туры килә.
2. Кунаклар белән качып бәйрәм итмәгез. Сабантуй халык бәйрәме, халык белән бергә булыгыз. Сезнең өстәл – табыннан бар да авыз итәрлек булсын. Табын артында утырган кунакларга Сабантуй бюджетына салынган акчадан районның фирменный пакетларына салынган бүләкләр өләшмәгез.
Ул фирменный пакетларны Сабантуй бәйгеләрендә аерым бер катнашучыларга Район башлыгы исеменнән махсус бүләк буларак таратылса, башлыкның да, районның да имиджен күтәрергә менә дигән форсат булыр.
3. Сабантуйда катнашырга эстрада йолдызларын чакырмагыз. Һәр районның, һәр авылның үз талантлары бар. Йолдызларны чакырырлык акчагыз бар икән, игелекле гамәлләргә тотыгыз, газета-журналларга язылыгыз, авыруларга ярдәм итегез. Артист кеше авыл-район Сабан туенда түгел, концерт залларында билетлар сатып акча эшләргә тиеш.
4. Уеннарда, ярышларда теләгән һәр кешене катнаштырыгыз. Бу безнең район көрәшчесе түгел, бездә туган, ләкин безнең өчен көрәшми бит ул, ул бит читтән килгән көрәшче – мондый нәрсә куркаклыктан килә. 
5. Өстенлекне бераз салып алып, диңгез тубыктан хәләтенә җиткәч кенә уйный торган корпоративлар уеннарын Сабантуй бәйге-ярышларына, уеннарына алмашка куймагыз. Беренче чиратта, Сабантуй йөзен билгеләүче традицион уеннар булырга тиеш.
6. Куркынычсызлык кагыйдәләре (табиблар белән, МЧСниклар, тәртип саклаучылар белән тәэмин ителеш) зур кунаклар катнашкан бәйрәмнәрдә генә түгел, бар бәйрәмнәрдә, иң кечкенә Сабан туйларында да булсын иде.
7. Кайдандыр, кемнәндер тотып калган акча хисабына уздырмагыз Сабан туен. Сабантуй уздыру өчен мәйдан гына кирәк. Бүләккә сөлге, уенчык, шуның ише башка әйберләр дә бара. Иң кечкенә авылларда бик тә күңелле, халыкчан узучы бәйрәмнәр - моңа ачык мисал.
8. Сабантуйларда әйдәп баручы тел татар теле булырга тиеш. Нинди дәрәҗәдәге, нинди милләттәге чиновник килүенә карамастан.
 
Ә сез боларга тагын ниләр өстәр идегез?
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 14.06.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы