|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.06.2021 Хәвеф-хәтәр
Аксубайда халык зар елый. Сабантуй көнне яуган боз икенче көнне генә эреп беткәнАксубайда халык Сабантуй белән бергә яңгырын да көткән. Тик көтмәгәндә килгән яңгыр күп кенә мәшәкатьләр ясап, шактый гына зыян салган. – Әллә ниләр эшли белсәк тә, табигатькә каршы бара алмыйбыз. Бик матур итеп киенеп бәйрәмгә чыккан идек. Җиле дә көтмәгәндә чыкты. Кибетләргә күп зыян килде инде. Палаткалар авып бете, товарлары пычранды, – дип сөйли Аксубайда яшәүче Госман Хәбибуллин.
Васильевка дигән авылда яшәүчеләргә зыянның зуры килгән. Бакчаларына утырткан барлык яшелчәләр сынып беткән.
– Яңгыр көткән идек, менә нәрсә булды. Халык зар елый. Бакчаларны карарлык түгел. Боз 10 сантиметр чамасы яуды. Бер көннән соң да боз тора иде. Яңгыр аркасында буабыз китте. Күперләр җимерелде. Бәйрәм күңелсезрәк узды шул, – ди Васильевка җирлеге башлыгы Андрей Кузьмин. – Башка мондый хәсрәтләр килмәсен. Җәй хәвефсез генә узсын дип торабыз.
Гөлгенә ШИҺАПОВА |
Иң күп укылган
|