поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
22.10.2010 Җәмгыять

Шымчы

Тере шымчы белән танышасыгыз киләме? Евгений Владимирович Щепин нәкъ менә шундый кеше. Ул Татарстанда иң танылган яшерен агентларның берсе.

– Евгений Владимирович, сез ничек детектив булып киттегез?

 

–Мин күп еллар Эчке эшләр органнарында икътисадый җинаятьләр буенча эшләдем. Быел лаеклы ялга чыктым. Пенсиям әлләни искитмәле түгел, шуңа күрә май аенда аерым детектив булып теркәлдем дә, шушы кызыклы “дөньяга” кереп киттем. Мин шымчылык, тикшерү эшен һәрвакыт яраттым. Детектив – Кул бит, журналист кебек үк, иҗат кешесе. Бу эш миңа рухи ләззәт бирә. Монда әллә кемнәр белән аралашасың, катлаулы йомгакларны сүтәсең, серле тормыш хәлләре белән очрашасың.

 

– Бүгенге көндә Татарстанда аерым детективлар күпме соң?

 

– Мин 169 нчы детектив булып теркәлдем. Димәк, республикада, кимендә, шуның кадәр шымчы бар. Әмма аларның яртысы гына чынлап торып эшли. Без бер-беребез белән тыгыз элемтәдә торабыз, чөнки мондый юнәлеш буенча хезмәт иткәндә күмәкләшеп эшләсәң генә ниндидер нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Мисал өчен, берәр эшне тикшергәндә башка шәһәргә барырга туры килсә, мин шундагы танышыма чылтыратам. Барысы да ярдәм итә, кире кагучы юк. Икенче юлы ул үзенең үтенече белән миңа килергә мөмкин. Әлбәттә, детективларның күбесе элеккеге Эчке эшләр хезмәткәрләре, тик араларында хокук саклау органнарына бөтенләй катнашы булмаганнары да очрый. Андыйларның һөнәри осталыгы безнекеннән кимрәк, әлбәттә. Детектив булу өчен тикшерү һәм шымчылык эшенең серенә төшенергә кирәк бит.

 

– Татарстан шымчыларын башка төбәкләрдә беләләрме?

 

– Әлбәттә! Безнең һөнәри осталык белән чит илләрдә дә кызыксыналар. Менә күптән түгел генә “Ривьера” күңел ачу комплексында халыкара детективлар конференциясе булып узды. Анда Русиядән, күп кенә чит илләрдән дә килделәр.

 

– Илебездә хокук сакчылары җитәрлек бит, ни өчен халык шымчы хезмәтеннән файдалана? Әллә безнең көч структуралары эшли белмиме?

 

– Безнең хокук саклау органнарына исбатлау базасын җыю бик авыр. Русия Җинаять кодексы төгәл түгел, мошенниклар шуннан бик оста файдалана. Әйтик, бездә милиция хезмәткәре вак кына эшне башкарып чыгу өчен дә әллә ничә җирдән имза алырга тиеш. Бу җинаять эшенең тоткарлануына һәм сузылуына китерә. Бер сүз белән әйткәндә, хокук саклау органнары оператив рәвештә, законны тулысынча кулланып эшли алмый, аларга ярдәм кирәк. Безнең тикшерүчеләр, милиция хезмәткәрләре болай да көне-төне тырмашып хезмәт итәләр. Аларга мошенниклык күренешен исбатлау бик авыр,чөнки җинаятьчеләр үзләре кылган эшләрнең кайсы маддәгә караганын яхшы беләләр, җаваплылыктан качу өчен әллә нәрсәләр уйлап чыгаралар. Аларның яклаучылары да бөтен мөмкинлекләрне кулланып эшли. Детективлар алар белән акыл һәм осталык “көрәше” алып бара.

 

Безнең хезмәтләрдән төрле җинаятьчеләрдән зыян күргән, кая һәм кемгә мөрәҗәгать итәргә дә белми аптыраган кешеләр файдалана.

 

– Халык сезнең эшчәнлегегез хакында хәбәрдармы? Татарстанда детектив хезмәтенә ихтыяҗ бармы? Күбрәк нинди эшләр белән шөгыльләнәсез?

 

– Мин, гадәттә, корпоратив клиентлар белән эшлим, ягъни килешү нигезендә төрле фирмалар белән хезмәттәшлек итәм. Тик гади халык та күп мөрәҗәгать итә. Алары нигездә телевизордан “Брачное чтиво” яки “Кулагин и партнеры” ише сериаллар аша гына детективлар турында белә. Гади кеше вак эш белән килә. Мисал өчен, бер хатын интернет аша ир-ат белән таныша. Озак вакыт тегесе моңа үзенең зур кеше булуы турында колагына токмач “элә”, янәсе алагаем күп хезмәт хакы ала, хәтәр машинасы бар, шәһәр читендәге зур коттеджда тора. Тора-бара хатын-кызда шик уяна һәм ул миңа шул кеше сөйләгәннәре, чыннан да, дөреслеккә туры киләме-юкмы икәнен тикшерергә куша.

 

Икенче очрак. Фирма ремонт ясыйм дип акча ала да, эшен җиренә җиткереп башкармый. Йә бер нәрсә урынына бүтән әйбер эшли, йә кирәкле материал кулланмый. Бу вакытта хокук саклау органнары халыкка әлләни ярдәм итә алмый, шуңа күрә алар безнең янга килә. Шулай ук тормыш иптәшенең сөяркәсе булу-булмавын тикшерергә теләүчеләр дә бар. Кайвакыт югалган кешеләрне эзләү эшләре белән дә мөрәҗәгать итәләр.

 

Мин үзем Эчке эшләр органнарында икътисадый куркынычсызлык юнәлеше буенча эшләгәч, күбрәк шуның белән шөгыльләнәм. Зур фирмалар икенчеләре белән килешү төзегәндә үзенең партнеры турында бернәрсә дә белми. Бәлки ул бөтенләй башка товар җитештерәдер, яки моңа кадәр хезмәттәшлек иткән фирмалардан мошенниклык юлы белән акча үзләштергән булгандыр? Менә шуны белү өчен алар безгә мөрәҗәгать итәләр. Бурычларын кайтартырга теләүчеләр дә килә. Нигездә мин мошенникларга каршы көрәш алып барам.

 

– Сериаллар дигәннән, алар тормыштан нык аерыламы? Миңа калса, телевидение детективларны рекламалап кына ята бугай.

 

– Бүген үзәк каналларда шымчылар турында баручы кинолар, сериаллар тулысы белән әкият. Андагы детективларның ничек эшләүләрен карасаң, чәчләрең үрә торырлык. Русия Җинаять кодексының 137-139 маддәләрендә “шәхси тормышның кагылгысызлыгы” турында язылган. Детективлар да бары шушы законга нигезләнеп эшләргә тиеш. Ә телевизорда алар яшерен камера белән кеше артыннан да тикшереп йөриләр, фатирдагы йокы бүлмәсен дә күзәтәләр, бернинди рөхсәтсез теләсә кая кереп тә китәләр. Боларның барысы да законсыз гамәлләр бит. Детектив ул –КФСБ шикелле махсус хезмәттә эшләүче кеше түгел бит, шундый эшкә лицензия алган гади гражданин гына. Берәр фатирга камера урнаштыру өчен дә аның хуҗасыннан ризалык алырга кирәк. Әгәр инде берәрсе артыннан тикшереп, фото яки видеога төшереп йөрсәң, үзеңне дә судка бирергә мөмкиннәр. Безнең халык ярамый торган нәрсәләрне, әйтик, йозак тишегеннән күршесен күзәтергә ярата бит.

 

Көненә өч-дүрт кеше миңа ярдәм сорап мөрәҗәгать итсә дә,шуның берсе белән генә ныклап шөгыльләнергә була. Халык шундый киноларны карый да, детективларны әллә нинди законсыз гамәлләргә этәреп маташа. Тормыш телевизордагыча бармый бит ул, бөтен нәрсә закон нигезендә эшләнергә тиеш.

 

– Евгений Владимирович, сезгә кызыклы яки серле эшләр белән мөрәҗәгать иткәннәре бармы?

 

– Менә хәзер бер буталчык эш белән шөгыльләнәм. Зур фирмада хезмәт иткән ир-ат мошенниклык юлы белән 50 млн сум акча үзләштергән. Закон нигезендә аны, хәтта, тикшерү изоляторына да ябып булмый, чөнки фактлар исбатланмаган. Шуңа күрә бу мошенникны “шәһәрдән беркая да китмәскә!” дигән язу белән иреккә җибәрергә туры килгән. Ә теге ир-ат тоткан да, туган шәһәренә кайтып киткән. Миңа фирма шул мошенникны эзләп табарга кушты.

 

Мин иң элек аның сырхауханәдә табиб булып эшләүче хатыны артыннан күзәтергә булдым. Башта авыруга сабышып, шуның янына кердем дә, бераз аралашып алдым. Берничә көн эштән соң машинасы кая баруы белән кызыксындым, артыннан ияреп йөрдем. Менә шунда кызыклар башланды да инде. Хатыны джипка утыра да, шәһәр читенә чыгып китә. Анда бер җиргә дә туктамыйча тегендә-монда йөри, янәсе, эзен югалта. Шулай бер-ике сәгать вакытын әрәм иткәч, кире шәһәргә әйләнеп кайта да, өенә юнәлә. Тик фатирына кеше йөрми торган “кара” юлдан керә. Анда да үзенекен түгел, ә күрше фатирның ишеген ача. Миңа аның шундый “цирк” ясап ятуы бик кызыклы тоелды.

 

Тикшерә торгач, әлеге күрше фатирда аның теге икенче шәһәргә качып китте дигән ире яшәп ятуын ачыкладым. Мошенникның хәйләкәрлегенә шаккаттым. Әгәр дә хокук сакчылары аның чын фатирына ордер белән тикшерергә килсәләр, ул бөтен яшерен әйберләрен күршедәгесенә ташый да, шуның белән вәссәлам! Ә инде анысына берәү дә керә алмый, моның өчен яңа ордер кирәк бит. Кәгазьләр тутырып йөргән арада мошенник илдән дә чыгып таярга мөмкин. Әмма мин аны эзләп таптым гына, элек эшләгән фирмасына кайда яшеренеп ятуын җиткердем, эшем шуның белән тәмам.

 

– Хезмәтләрегез өчен акча күп аласызмы?

 

– Әлбәттә, эре фирмалардан – саллы гына сумма, ә гади кешеләрдән азрак алам. Мисал өчен, интернет аша танышкан аралашучының кем икәнлеген белү 300 сум тора. Минемчә, бу күп түгел.

 

– Сезнең шымчылык итүегезгә гаиләгез ничек карый соң?

 

– Мондагы эшчәнлегем милициянекеннән әлләни аерылмый. Өйгә вакытында кайтам, гел эзләнү-тикшеренүдә йөрим. Иң мөһиме – эшемне бөтен күңелемне биреп башкарам, аннан тәм табам. Бәхет шул бит инде ул. Татарстан яшьләренең дә күбрәк хокук саклау органнарына эшкә килүен теләр идем, чөнки республикабызның Эчке эшләр министрлыгы бөтен Русия күләмендә дә билгеле.

 

– Евгений Владимирович, кызыклы әңгәмәгез өчен зур рәхмәт сезгә! Эшегездә уңышлар телим!


Рәсим ХАҖИЕВ
Татарстан яшьләре
№ 46 | 14.10.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»