поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
15.06.2021 Милләт

Тосно Сабантуе икмәккә мәдхия җырлады

…Табигать соңгы көннәрдә төньяк башкалага карата мәрхәмәтле. Халыкара икътисадый форум барган вакытта да, Тосно Сабантуе көнендә дә кояш нурларын җәлләми кыздырды. Бары тик Сабантуй тәмамланыр алдыннан гына, әллә каян каурый болытлар килеп чыктылар да, көчле яңгыр ява башлады.

Гүя, табигый көчләр безне: онытмагыз, һәр минутта үзгәреш булырга мөмкин, сак булыгыз, дип кисәтте. Яңгыр ничек кинәт башланган булса, шулай ук, кинәт туктады да. Бусы өмет бар, төшенкелеккә бирелмәгез, дип ышандыруы иде бугай.

Менә шушы матур һәм кояшлы көннән алган җылы тәэсир Тосно районы Шапка поселогы янында оештырылган Сабантуйда катнашучы һәркемгә күчте бугай. Ул милләтпәрвар, «Изге юл» җәмгыяте рәисе Иниятулла Кутуев һәм аның якыннары ярдәмендә оештырылган Сабантуйны чын мәгънәсендә милләтара тантанага әйләндерде. Бу бәйрәмдә урыс, чуваш һәм башка милләт халыклары вәкилләренең ясаган чыгышында аеруча нык сизелде. Тосно Сабантуе татар халкының никадәр кунакчыл булуы һәм башка халыкларга карата шулкадәр ихтирам — хөрмәт тоюын тагын бер тапкыр раслады. Безнең милләт вәкилләре теләсә кайсы җирдә сыенып, күрше хакын санлап яши белә шул.

…Тосно Сабантуе — 2021 мәйданына һәм Нестеров күле ярларына гына сыеша алмыйча, еракларга китеп татар халык җырлары, курай моңы яңгырый. Габдулла Тукайның Диләрә Мамина укыган «Бәйрәм бүген» шигыре һәм Айлинә Хәбибуллина башкарган «Сабантуй хакындагы җыр» курай моңының дәвамы булып кабул ителә.

Ә инде яшь Тукай образындагы Юнис Әбдехалиев (Иниятулла Кутуевның оныгы) укыган «Мужик йокысы» юмористик шигыре җыелучыларның кәефен тагын да күтәрде. Алгарак китеп, шунысын әйтик: «артист» Юнис шәһәрнең һәм өлкәнең татар җәмәгатьчелегенә күптән таныш. Ул Тоснода оештырылучы һәр милли — мәдәни чарада актив катнаша. «Мужик йокысы»н ул татар һәм урыс телләрендә ишеттерде.

Тосно Сабантуе менә шулай башланды. Ленинград өлкәсе Тосно районы муниципаль берләшмәсе, хакимияте һәм шәһәр җитәкчелеге, өлкә губернаторы исеменнән тәбрикләүләр яңгырады.

Татарстан Республикасының Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин чыгышы һәрвакыттагыча тирән эчтәлекле һәм мәгънәле иде. Ул Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановтан килгән тәбрикләүне укып ишеттерде һәм котлауны олы ихтирам белән Иниятулла Кутуевка тапшырды. 1998 елдан башлап үткәрелгән Тосно Сабантуена Татарстанның Петербургтагы Даими вәкиллеге һәрдаим ярдәм күрсәтә.

Мөфти, Санкт — Петербург Җәмигъ мәчете имам-хатибы Равил Панчеев һәм Гатчина шәһәре «Юлдаш» татар — башкорт җәмгыяте җитәкчесе Ильяс Норовларның чыгышы — тәбрикләүләре иң якын туганнар һәм дуслар арасында гына була торган рухи якынлыкны хәтерләтте. Бу аңлашыла да. Һәр зур милли — мәдәни чараларны алар бергә, кулга — кул тотынышып үткәрергә өйрәнгән.

Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе башкортлар корылтае рәисе Гөлназ Ибраһимова чыгышына да аерым тукталып китәсе килә. Гөлназ ханым чыгышы дустанә җылылык һәм изге теләкләр белән сугарылган иде.

Тосно Сабантуен оештыручылар тантанага җитди килгән. Програма бай һәм үз эченә мәдәни — күңел ачу чаралары белән бергә төрле бәйгеләрне дә алды.

Сабантуй сәхнәсе һөнәри һәм үзешчән артистлар: билгеле җырчы Динар Байтимеров, «Шатлык» ансамбле (җитәкчесе Сания Ишкинина), «Файда» эстрада — фольклор ансамбле (җитәкчесе Гөлнара Фәйзуллина), «Ирәндек» башкорт вокал — хореографик ансамбле һәм «Наза» башкорт яшьләр ансамбле (җитәкчесе Гөлназ Ибраһимова), «Акчарлак» (җитәкчесе Светлана Җиһангирова), «Мирас», «Питер буйлары» һәм башка җыр һәм бию коллективлары чыгышыннан үзе дә биеп торды кебек.

Берүк вакытта һәр сабантуйда оештырыла торган бәйге һәм ярышлар да уздырылды.

Әгәр Тосно Сабантуенда Төбәк иҗтимагый оешмасы каршындагы «Татар мәдәни җәмгыяте «Файда»ның (рәисе Айрат Маннанов) актив катнашуын әйтмәсәк, язмабыз тулы булмас. Шунысын ассызыклап китәргә кирәк. Айрат Маннанов коллективы тантана — бәйрәмдә катнашучыларны бик тәмле пылау һәм кыздырылган ит (әлбиттә, бушлай) белән сыйлады.

Утыз елга якын Тосно җирендә татар милли — мәдәни иҗтимагый хәрәкәте аксакалы, ватанпәрвар Иниятулла Кутуев көче белән уздырыла торган Сабантуйны һәр елны Ленинград өлкәсендә һәм Санкт — Петербургта яшәүчеләр көтеп ала. Халкыбызның иң күркәм тантана — бәйрәмнәре булган Сабантуйны ел саен Шапка поселогы янында оештыру өчен Иниятулла Гани улы өчен киртәләр юк. Татар халык әйтемендә: теләгән эшли, теләмәгән сәбәп эзли, диләр бит.

Иниятулла Кутуев үзе Сабантуйны оештыруга гасырларда сыналган фәлсәфи һәм гамәли күзлектән карый:

— Сабантуй — ул икмәккә ихтирам һәм олы хөрмәт, — ди аксакалыбыз.

Без, һичшиксез, бу олы фикергә кушылабыз.

Зәрия Хәсәнова


---
Piter.tatar
№ --- | 15.06.2021
Piter.tatar печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»