поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
14.06.2021 Фаҗига

Илназ Галәвиев мәктәптә "мыштым" булган

Терракттан соң өч көн узгач, 175нче гимназия ишегалдына укучыларны һәм ата-аналарны кертә башладылар. Аларга 11 май көнне мәктәптә балалар ашыгып ташлап калдырган әйберләрне бирделәр. Ишегалдына элгечләргә эленгән кофталар, курткалар, аяк киеме салынган төрле төстәге сумкалар һәм рюкзакларны чыгардылар...

Сигезенче сыйныф укучысы Дарина сумкасын алырга үзе килгән. “Бу мәктәпкә башка әйләнеп кайтмыйм, ди. – Әгәр дә тиешле куркынычсызлык чараларын оештырмасалар”, – дип олыларча өстәде кыз.
 
Җитез Әмир ишегалдыннан ике рюкзак күтәреп чыгып, койма янында көтеп торган олылар янына чапты. Фаҗига вакытында Әмирләр сыйныфы ашханәдә булган. Пандемия башлангач, гимназия укучылары бер-берсе белән сирәк очрашсын өчен ашханәгә расписание буенча барганнар. Атыш, шартлау тавышлары яңгыраганда ашханәдә өч сыйныф укучылары бергә ашаган. Әмирнең сөйләве буенча, яннарында олылардан беркем дә булмаган. Мәхшәр башлангач, ашханәгә биология укытучысы Алла Пономарева атылып кереп, барлык укучыларны эвакуацияләү ишегеннән исән-имин чыгара.
 
Бу көн, төгәлрәге икенче дәреснең 8 минуты (атыш шуның кадәр дәвам иткән) Казанның 175нче гимназия балаларын күп нәрсәгә өйрәтә.
 
Сак
 
Галәвиев мәктәптә кешеләрне атуларын яшьтәше – 19 яшьлек Алинә Садыйковадан башлый. Алар бәлки таныш та булгандыр, кайчандыр укучыны 10нчы сыйныфка алмаганнар, ә Алинә шунда 11нче сыйныфны тәмамлый һәм хәзер лингвистлыкка укый. 11 май иртәсендә кыз нигәдер элеккеге мәктәбенә бара. Шунда ишек төбендә алар очрашалар. Галәвиев мылтыгын күтәреп ата, кыз егыла. Ул Алинәне үлгән дип уйлый (сорау алу барышында шулай дигән), тик бәхеткә кыз яраланып исән кала.
 
– Алисә – кызымның сыйныфташы, – ди ике баласы 175нче гимназияне тәмамлаган Зәринә. – Кичә Алинәнең әнисе белән языштым, хәлләрен сораштым. Ул: “Рәхмәт, хәзер яхшы”, – диде. Кызы шаярта башлаган, сырхауханәдән “Исән”, дип язган. Тик кемдер Алинәгә, укчы синең башыңа махсус төзәп аткан дип телефонына скриншот җибәргән. Кызда истерика башланган, коточкыч хәлләрне тагын бер тапкыр исенә төшергән.
 
Галәвиев яшәгән йорттан мәктәпкә кадәр биш минутлап атлыйсы. Сулда – мәктәп коймасы; уңда, алда һәм артта 10 катлы панель йортлар. Беренче ату, шартлау тавышлары яңгырауга кешеләр тәрәзәләрдән, лоджияларга чыгып бу хәлләрне телефонга төшереп, интернетка куя башлыйлар. Шулай ук шәһәрдә чат саен диярлек күзәтү камералары урнаштырылган һәм алар Галәвиевның мәктәпкә баруын төшергәннәр.
 
Татарстан башкаласының күп кеше яши торган Совет районында 25 градус эсседә баштанаяк карадан киенгән, кулына мылтык тоткан бәндәнең баруын шул күзәтү камералары язмаларында күрдек. Кулына корал тоткан сәер кешене күреп, ник берәрсе 112 номерын җыйсын!
 
Галәвиев беренче тапкыр мәктәпкә коралсыз гына бара. Ул иртәнге сигезенче яртыда беренче смена укучылары белән гимназиягә керергә тели. Тик сизгер вахтер аны мәктәп эченә уздырмый. Олы яшьләрдәге хатын-кыз коралсыз егеткә каршы тора алган. Бу ханымның исеме – Тәскирә Әхмәдуллина.
 
Бер сәгатьтән соң Галәвиев мәктәпкә коралланып килә. Мәктәптә төрле эшләр башкаручы 62 яшьлек Мулланур Мостафин (элек шунда математика фәне укыткан), беренче кат тәрәзәсеннән корал тоткан кешенең мәктәп ишегалдына кергәнен күрә. Аның күз алдында укчы Алинәгә аткан. Олы яшьтәге Мостафин аяк буыннарының авыртуын да онытып, йөгереп барып Галәвиев борыны төбендә ишекне ябып, бөтен булган көче белән тотып торырга тырыша. Укчы аңа ишек пыяласы аша ата. Күкрәге, корсагы яраланган элеккеге математика укытучысы егылгач та укчыны кертмәскә тырышкан. Шуннан соң Галәвиев аның башына терәп диярлек аткан. Ядрәле патрон булуы гына Мостафинның гомерен саклап калган. Хәзер Мулланур сырхауханәдә дәвалана.
 
Мостафин урынында кораллы профессиональ сакчы булса, фаҗига шул урында тукталырга да мөмкин иде. Тик 175нче гимназиянең кораллы сагы булмаган.
 
Дәүләт сатып алулары сайтында Казан мәктәпләрен саклау турында бер генә контракт та табылмады. Хәер, күршедәге 174нче мәктәпне “Айрус” билгесе төшерелгән кием кигән урта яшьтәге хатын-кыз саклый. “Айрус” ҖЧҖ шәхси сак предприятиесе мәгълүматларында әлеге мәктәпне, гомумән уку йортларын саклаулары турында контракт күренмәде. Заманында 175нче гимназияне ниндидер шәхси сак предприятиесе саклаган диләр, тик пандемия башлангач укучыларның ата-аналары аларның хезмәтеннән баш тарткан. Хәер, шәхси сак предприятиесе күршедәге 174нче мәктәптәге кебек кенә хезмәт күрсәтсә, форма кигән хатын-кыз балаларны коткарып кала алмас иде.
 
...Галәвиев мәктәп ишегеннән эчкә уза. Әмма Мостафин аны тоткарлаганда вахтер Тәскирә Әхмәдуллина хәвеф төймәсенә басарга өлгерә. Ул үзе ишек янындагы өстәл астына качарга тырышса да, укчы аны да яралый.
 
Укытучылар
 
Беренче катта иң кечкенәләр – 1-4 сыйныфлар укый. Галәвиев мәктәпне күптән түгел тәмамлаганга, укытучыларны онытып бетермәгәндер. 1нче “Д” сыйныф җитәкчесе Венера Айзатова атыш тавышына кабинетыннан коридорга чыга.
 
– 175нче гимназиянең башлангыч мәктәбе бик көчле, – дип сөйли Зәринә. – Улым Венера Солтановна сыйныфында укыды. Без яңа урынга яшәргә күчкәч, мәктәп ерагайса да, балам 4нче сыйныфны монда тәмамлый дидем. Без әзерлек дәресләренә йөргәндә үк аның сыйныфына алуларын сорадык. Ул тыныч, киң күңелле, барысын да яхшы итеп аңлата иде...
 
Галәвиев Венера Айзатованың башына ата. Укытучы егылгач тагын берничә тапкыр төбәп ата...
 
Мәхшәр тәмамлангач, укытучыны сырхауханәгә алып китәләр, тик кызганычка каршы, табиблар аны коткарып кала алмыйлар. Тыныч, киң күңелле укытучының кызы һәм оныклары калган.
 
Венера Айзатова укчының беренче корбаны. Шуннан соң ул беренче сыйныф кабинеты янында үзе ясаган шартлаткычны шартлата. Бәхеткә, беркем дә үлмәгән.
 
Мәктәп ишегеннән ерак түгел, беренче катта директор кабинеты урнашкан. Сәгать унынчы киткәч анда бәйрәм башланган, гимназия директоры Әминә Вәлиева туган көнен үткәрә һәм укытучылардан котлаулар кабул иткән. Ату тавышлары яңгырагач, бәйрәм чарасы өзелә. Әминә Вәлиева телефоннан гомуми укытучылар чатына: барысына да классларда бикләнергә һәм аерым боерыкка кадәр ачмаска дигән күрсәтмә җибәрә. Аннары мәктәп радиосы аша шундый ук хәбәрне җиткерә.
 
Өлкән яшьтәге укытучы Роман Львович Гузенфельд шунда ук класстагы ишеккә ташлана. Ул мәктәптә 49 ел буе урыс теле һәм әдәбияты укыта һәм укучыларның, ата-аналарның иң яраткан укытучылары. Ату, шартлау тавышлары һәм мәктәп радиосы аша директорның күрсәтмәсен ишеткәч, ул класс ишеген аркасы белән терәп тора башлаган. Бәхеткә, укчы урыс теле кабинетына кадәр барып җитмәгән.
 
Әлбәттә, директорның радиодан белдерүен Галәвиев та ишетә. Вакыты аз калганын аңлагандыр, ул икенче катта тукталып тормыйча өченче катка менә. Балалар сөйләвенчә, бу вакытта мөмкинлекләре булганнар класс ишекләрен бикләргә өлгергәннәр.
 
Шулай ук укучылар сөйләвенә караганда, 12 нче кабинетта нигәдер олылардан беркем дә булмаган. Татар теле укытучысы Алинә Зарипова шул класска таба чапкан. Бер класс аша, 10нчы кабинетта аның кече улы булган. Ул моны белә торып 30 чит бала янына ашыга.
 
Өченче каттагы 11нче буш кабинетта инглиз теле укытучысы Эльвира Игнатьева булачак дәрескә әзерләнгән. Укытучылар телендә әйтсәң, аның “тәрәзәсе” булган...
 
Эльвира балачагыннан, татар гимназиясендә укыганда ук укытучы булырга теләгән. 9нчы сыйныфтан соң педагогика көллиятенә укырга керә, аннары университетны читтән торып кызыл диплом алып тәмамлый. Татар һәм урыс телләреннән тыш, инглизчә, гарәпчә белгән. “Ел укытучысы” бәйгесендә икенче урынны яулый. Бу җәйдә 175нче гимназиядән китәргә ниятләгән. Планнары зурдан булган, шуңа күрә җәй җиткәнне түземсезләнеп көткән...
 
Директор белдерүеннән соң Эльвира Игнатьева нигә коридорга чыкканын беркайчан да белә алмыйбыз. Бәлки Алинә Зарипова кебек бер класста балаларның укытучысыз утыруларын белгәндер. Сөйләүләр буенча, коридорда ул бер мәктәп укучысын һәм мылтыклы кешене күргән. Ул баланы ачык ишектән класска төртеп кертә, ә үзе өлгерми кала. Укчы аның битенә терәп ата. Эльвира Игнатьева шунда ук һәлак була.
 
Эльвира Игнатьева коткарган баланың кем икәнен белеп булмады. Укытучынының батырлыгы турында сөйләүчеләр баланың исемен телгә алмадылар. Әмма бу бердәнбер бикләнмәгән 10нчы кабинет була. Анда 8нче “А” сыйныфында татар теле дәресе барган. Алар класс ишеген бикли алмаганнар. Үтерелгән җиде бала шул сыйныфтан.
 
Берничә ана бертавыштан, атыш вакытында 8нче “А” сыйныфында укытучы булмаган, диделәр. Тик бу алай түгел, балалар сөйләвенчә (моны фактлар да раслый), татар теле укытучысы класста булган. Ул балалар белән бергә кабинет ишеген бикләргә ачкыч эзләгән. Укчыны күреп Диләрә Әхмәдуллина аңа гөл чүлмәге белән кизәнә. Тик өлгерми кала, укчы алдарак ата. Мөгаен, гөл чүлмәге аның битен саклагандыр, ә менә куллары авыр җәрәхәтләнә.
 
Шуннан соң Галәвиев укучыларга ата башлый. Укытучылары белән бергәләп ачкыч эзләүчеләр беренче булып егылалар. Калганнары төрле җәрәхәтләр алалар яки парта астында яшеренеп калырга өлгерәләр.
 
Мыштым малай
 
Күршеләренең берсе дә Галәвиевләрнең балаларына начар мөгамәләдә булуларын сизмәгәннәр. Әнисе банкта, әтисе чүп ташучы машинада эшли (дөрес булса, фаҗигадән соң әтисен эшеннән җибәргәннәр). Абыйсы университетны тәмамлый. “Зур соры машиналарын” истә тотып, аларны “хәлле” гаиләгә тиңлиләр. Укчы Илназ турында “яхшы малай” иде диделәр.
 
Алар яшәгән микрорайон элек авылның бер өлеше булган. Шуннан соң анда “социаль” торак өчен бер үк төрле зур панель йортлар төзегәннәр. 2002 елда Галәвиевлар гаиләсе ике бүлмәле фатирга аяк баса. 2006 елда янәшәдә генә 175нче мәктәп төзелә һәм ике малай да шунда укый.
 
Мәктәп директоры Әминә Вәлиева “Бизнес-онлайн” сайтында әңгәмәсендә теракттан соң полиция аңа Галәвиев фамилиясен атавын һәм ул аны тиз генә искә төшерә алмавы турында сөйләгән. Абыйсы турында укытучылар яхшы хәтерлиләр, ә Илназны – юк. Сыйныфташлары да Галәвиевны шунда ук исләренә төшерә алмаганнар.
 
– Минем абый белән апа аларның күршесендәге йортта яшиләр, ә туганнан туганым аның белән бергә укыган, – дип сөйли такси йөртүче Тимур. – Туганым, Галәвиев мәктәптә бик мыштым иде дип сөйләде. Бернинди ызгышларда, якалашуларда катнашмаган. Ә гаиләләре яхшы, әтисе бик булышучан.
 
Яшүсмергә карата әйтелгән “мыштым” сүзе психологны сагайтты.
 
– Почмакта тыныч кына утыру күңеленә хуш килгән “мыштымнар” булуына ышанмыйм, – дип аңлата Елена Повиликина. – Урта һәм өлкән сыйныфта бала коллективта үз урынын табырга тырыша. Оештыручымы, төркемне әйдәүчеме... Тик яшүсмерләрнең мөртәт булып каласылары килми.
 
Мәктәптә Галәвиев “дүртлегә” генә укыган, тик нигәдер аны унынчы сыйныфка алмаганнар. Егет моны бик авыр кабул иткән, барысына да мәктәп директорын гаепләгән.
 
– “Керчь укчысы” Росляков белән охшашлыгы бар, – ди психолог. – Коллегалар белән Кырымга баргач, анда безгә Росляковның хәрби тематика белән кызыксынуы, патриотик секциягә керергә теләве, документларын биреп, имтиханнар тапшыруы турында сөйләделәр. Тик аны алмаганнар, имеш ришвәт бирергә кирәк булган. Ә яшүсмерләр гаделсезлекне аеруча авыр кичерәләр.
 
Студент
 
10нчы сыйныфка алмагач, Галәвиев ТИСБИ университеты колледжына укырга керә һәм “компьютер системаларында программалаштыру” белгечлеге буенча белем алырга тиеш була. Аннары бакалавриатка керергә дә мөмкинлек ачыла. Университет ректоры сөйләвенчә, ул дүрт һәм бишкә генә укыган, “җәмәгать тормышында катнашкан”, курсташлары белән бергә волонтерлык хәрәкәтендә йөргән, “һәрвакыт пөхтә киенгән”.
 
– Безнең гадәти булмаган вуз икәненә игътибар иткәнсездер, – ди ректор горурланып. – Әйтик бездә дресс-код, барлык студентлар да костюмнан укырга килергә тиешләр.
 
Ректор сүзләренә караганда, университетның (көллиятнең) “гадәти булмавы” дресс-кодта гына түгел, ә яшь кешеләрне тәрбияләүгә бик нык игътибар бирүдә. Биредә студентларның иҗтимагый һәм шәхси тормышы җентекләп күзәтелә. Әйтик, төркем кураторы Галәвиевнең дуслары, йөргән кызы булмавы турында белгән. Ул аның әтисе белән элемтәдә торган.
 
– Башта безгә аның әнисе килде, әмма киләчәктә малай белән әтисе шөгыльләнәчәген әйтте, – ди көллият директоры Вероника Шәмсетдинова. – Бездә кураторлар күбрәк студентларның әтиләре белән аралаша.
 
Көллияттә психолог та бар, тик ул Галәвиевнең тотышында әлләни сәерлек күрмәгән.
 
– Психолог аңа гадәти бәяләмә бирде: тыныч студент, эмоцияләрен белдерми, шулай ук агрессив түгел, – дип аңлата директор. – Бездә студент үзе мөрәҗәгать итсә генә психолог консультация бирә, ә Галәвиев андый үтенеч белән аның янына бармаган. Әгәр дә психологта шик туса, игътибар итәр иде. Тик безнең яңа психолог күптән түгел генә эшли башлады, ул Галәвиев белән тиешенчә танышырга да өлгермәгән.
 
Узган кышның гыйнвар аенда күршеләре Илназның бик нык үзгәргәнен сизгәннәр. Очрашканда исәнләшми башлаган. Пенсионер Фирая апа сөйләвенчә, Галәвиев фатиры астында яшәүче күршеләре бик нык интеккән: төннәрен өстән ишетелгән тавышка йоклый алмаудан зарланганнар.
 
Гыйнвар аенда соңгы курс студентларының практикалары башланган. Алар укуларын туктатып эш урыннарына йөргәннәр. Көллияттә Галәвиев та практика белән шөгыльләнә, дип уйлаганнар.
 
– Куратор аңа чылтыратып, биремнәрне үтәргә һәм махсус формаларны тутырырга кирәклеген искәрткән, – ди Вероника Шәмсетдинова. – Ул шунда ук барысын да эшләгән. Куратор курс эшен тапшырырга кирәклеген әйткәч, студент тапшырган. Галәвиев тыныч, проблемасыз булгач, кураторы барысы да тиешенчә бара, дип уйлаган. Апрель башында Илназ профиль имтиханын тапшырырга килмәгән һәм шунда гына аның практикага йөрмәве ачыклана. Шуннан куратор әтисенә чылтыраткан. Әтисе: “Барысын да ачыклармын”, дигән.
 
Көллияттә ата-анасы уллары белән кызыксынмый, дигән фикергә килгәннәр. Апрель азагында Галәвиевне уку йортыннан чыгаралар. Күрәсең, бу вакытта аны көллият кызыксындырмаган, ул шартлаткыч пакетлар ясарга өйрәнгән, мылтык сатып алган.
 
– Аның үз-үзен тотышындагы үзгәрешләр шактый радикаль, – дип бәяли Елена Повиликина. – Әгәр дә үзгәрешләр гыйнвар аенда башланса, беренче вакыйгалар ким дигәндә киләчәк көз ахырында яки кыш башларында булырга тиеш иде.
 
Галәвиевтан сорау алган мәгълүматлар белән танышкач, белгеч кризис мизгелен төгәл билгели: аңарда “монстр” узган җәйдә уяна башлаган. Ә 1 апрельдә “күпләп кешеләрне үтерергә ниятләгән”. Нәкъ шул көнне әнисе, әтисе, абыйсы Илназны үзен генә калдырып икенче фатирга күчәләр.
 
– Фаҗигадән соң Илназ яшәгән фатирда тикшеренүчеләр эшләгән һәм шул вакытта аның әнисе килде, – дип сөйли беренче подъезддан күршесе. Фатирда шартлау куркынычы ачыкланганнан соң, йортта яшәүчеләрнең барысын да урамга чыгарганнар. Ишегалдында басып торганда әнисе Илназның гаиләләрен җәфалавы һәм бер түбә астында яши алмау чигенә җиткерүе турында зарланып сөйләгән.
 
Күршеләре Фирая апа сөйләвенчә, Илназдан котылу өчен әнисе үзе эшләгән банктан кредит юнәтеп фатир сатып алганнар. Кече улына хәтта яңа фатирның ачкычын да бирмәгәннәр. Тик ата-анасы аны бөтенләй ташламаган, янына азык-төлек күтәреп еш килгәннәр. Соңгы тапкыр ата-ананы 10 май кичендә күргәннәр.
 
Шартлау
 
11 май иртәсендә вахтер гимназиягә кертмәгәч, Галәвиев өеннән мылтык алып килә. Фатирдан чыгар алдыннан бүлмәдә өч урынга ут төртә, кухня идәненә селитра сибеп калдыра. Шартлатырга теләгән. Ул монда кире әйләнеп кайтмаячагын төгәл аңлаган.
 
– Массакүләм кеше үтерүчеләр, шул исәптән “мәктәп укчылары” соңыннан үз-үзләрен үтерүне яки кемдер үтерүен өстен күрә, – ди Елена Повиликина.
 
Фатирга тентү белән килгәч, күп катлы йортның могҗиза белән генә шартламавы ачыкланган. Бүлмәгә төрткән ут нигәдер сүнгән.
 
Психолог ассызыклаганча, укчының директордан үч алырга теләп гимназияне сайлавы махсус түгел. Сорау вакытында ул моны мәктәпнең якында булуы һәм андагы һәр почмакны белүе белән аңлаткан.
 
– Бу кешеләрне күпләп үтерүчеләрнең һөҗүм өчен урын сайлавы теориясенә туры килә, – ди белгеч.
 
Елена Повиликина китергән факторларны гына карасаң да, “мәктәп укчысы” барлыкка килүне булдырмый калу, аны алдан белү бик җиңел түгел.
 
– Әгәр ул агрессив икән, мәктәпкә беренче тапкыр мылтыксыз килгәч үк җәнҗал куптарган булыр иде. Ул тыныч кына кире борыла һәм мылтык алып килә. Аңа вакытында коллективка кереп китәр өчен ярдәм кирәк булгандыр. Сәбәбен ачыклар өчен мәктәпләрнең, балалар өчен җаваплы хезмәтләрнең эш протоколларын масштаблы эшкәртү таләп ителә. Тик беренче эш итеп укытучыларны тәнкыйтьләүдән туктыйк. Иң күп дигәндә, укытучылар нәрсә эшли ала – сәер бала турындагы мәгълүматны психологка, криминал буенча белгечкә бирә ала. Хәер, тормыш тәҗрибәсе буенча моны эшләргә укытучыларның куркуы, директорның чүпне мәктәп бусагасыннан чыгарырга теләмәүләре комачаулый.
 
Энцефалопатия һәм тулы атрофия
 
Матбугатта укчыга мондый “диагнозны” шунда ук куйдылар. Барысы да гади: кешенең акылы авышкан икән – берни эшләп булмый. Шул ук вакытта Казан медицина университетының Психик сәламәтлек проблемаларын тикшерү институты директоры Владимир Менделевич әйтүенчә, барлык җинаятьләрнең 2,4 процентын гына рухи авырулар эшли. Калганнары – сәламәт кешедән.
 
Казан укчысында энцефалопатия булсын ди (баш мие күзәнәкләренең үлеме), тик аны МРТ узган һәр икенче кешедә диярлек табалар. Психологлар раславынча, энцефалопатия күп кешеләрдә бар, тик ул җинаять эшләргә этәрми, хәтта психик авыруларга да керми. Иң мөһиме Казан фаҗигасен психологик проблемалар китереп чыгаруын онытмыйк.
 
Идәндә кан эчендә яткан балаларны үтерүче психик яктан сәламәтме-түгелме икәненә озакка сузылачак экспертиза җавап табачак. Галәвиев хәзер махсус тикшеренүләр уза. Шуннан чыгып утлы корал сатып алырга рөхсәт бирүче психиатрларны да гаепләү – мәгънәсезлек.
 
Белешмә артыннан килгән клиентка (пациент түгел) табибның бер генә соравы бар: аның психик-наркологик диспансерда исәптә тормавын билгеләү. Тышкы кыяфәтенә, сөйләшүенә карап кына диагноз куеп булмый.
 
Башка органнар кебек, баш мие дә кайчагында дәвалануга мохтаҗ. Әгәр дә вакытында дәваламасаң – авыру көчәергә мөмкин. Үзен һәрвакыт тыныч тоткан, ләкин авыру булган кеше бервакытны монстрга әйләнергә мөмкин.
 
Бер караганда барысы да гади: психолог – тирә-юньдәгеләр белән мөнәсәбәтләрдә проблемалары булган сәламәт кешеләр өчен. Психиатр – авырулар өчен дәвалаучы табиб. Биредә авыру билгеләре булган балалар нигә психиатрда дәваланмый дигән сорауга җавап эзләргә кирәк.
 
– Бездә балаларны психиатрга түгел, ешрак психологка алып баралар, – ди Владимир Менделевич. – Чөнки психиатриягә мөрәҗәгать итсә, исәпкә куюдан; мәгълүматның мәктәпкә, күршеләренә, туганнарына ишетелүдән куркалар. Монда психиатрларның гаебе юк түгел. Дөрес, кагыйдәләрне табиблар түгел, ә медицина хезмәтен оештыручылар чыгара. Ни өчен вак кына тайпылыш булганда исәпкә куярга, алдынгы илләрдә шулай бит. Ни өчен ярдәм сорап килгән кеше гомерлеккә күзәтү астына эләгә. Күптән түгел бездә утыз еллап психиатрия исәбе алып барылмый дигән яңалыкны укыдым. Ничек алып бармасыннар? Аның исеме генә үзгәрде, хәзер консультатив күзәтү дип атала.
 
Галәвиевлар гаиләсендәге хәлләр күршеләре һәм укытучылары сөйләгәнчә булса, улларында проблемалар башлангач үзен генә калдырып ташлап китүләреннән ата-анадан гаеп табарга мөмкин.
 
– Ата-аналарны гаепләү иң гади юл, – ди Владимир Менделевич. – Кешене психиатрия белгеченә мөрәҗәгать итәргә күндерүе авыр. Әгәр дә кешеләр психиатрларның кайгыртучан белгеч икәненә, невроз белән мөрәҗәгать итүдән машина йөртү таныклыгы алганда проблемалар килеп чыкмавына ышансалар, бәлки вазгыять икенче төрле булыр иде. Ә чынлыкта бу укчының ата-анасы нәрсә эшли ала иде? Ашыгыч ярдәм чакыртсаң, санитарлар балаңны алып китәчәкләр. Шулай итеп бала белән мәңгегә элемтәне югалтырга да мөмкин. Мондый очракларны беләм мин.
 
“Уңайсыз” баланы ташлап китү, әлбәттә, ата-ана ягыннан зур хата. Вакытында белгечләргә күрсәтсәләр, бәлки фаҗига булмас та иде. Тик үз вакытында ата-анага мондый киңәш бирүче табылмаган. Әлеге коточкыч фаҗига башкаларга гыйбрәт булсын иде.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 14.06.2021
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»