поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
21.10.2010 Мәгариф

Күңелдәге шикләр

Казан (Идел буе) федераль университетыннан без ни көтәбез.

Казан дәүләт университетының Казан (Идел буе) федераль университет дигән яңа статуслы югары уку йортына әверелүен инде һәркем дә беләдер. Бу хакта күптән түгел Россия хөкүмәтенең рәсми карары да булды.

 

Казан (Идел буе) федераль университетына Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын (элекке Казан дәүләт педагогика университетын) һәм тагын берничә югары уку йортын да кушачаклар дигән хәбәр инде күптән йөри. Әмма бу булачак үзгәреш әле хөкүмәтнең махсус карары белән рәсмиләштерелмәгән. Ышанычлы хәбәрләргә караганда, мондый карарның проекты тиешле документлар белән бергә, Мәгариф министрлыгында тикшерелеп, Россия хөкүмәтенә тапшырылган һәм ул тиздән, рәсмиләштерелеп, махсус карар буларак игълан ителер дигән өмет бар.

 

Бу ният тормышка ашкан очракта, әлбәттә, 130 елдан артык тарихлы Татар (Казан) педагогика университеты мөстәкыйль югары уку йорты булудан туктаячак.

 

Бу яңалык, табигый ки, халыкта, бигрәк тә Татарстан мәктәпләрен һәм республикадан читтәге мәктәпләрен татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән тәэмин итү өчен жаваплы хезмәткәрләрдә һәм гомумән туган телне саклау һәм үстерүне кайгырта торган кешеләрдә шик-шөбһә, борчулы уйлар тууга сәбәп булды.

 

Мин үзем бу яңалыкны уңайга юрарга тырышам. Казан (Идел буе) федераль университеты статусы буенча бик зур һәм куәтле уку йорты булырга тиеш дип уйланыла: анда күп төрле, зур белемле белгечләр әзерләнер, фән белән шөгыльләнү югары дәрәҗәдә торыр һәм ул мул нәтиҗәләр китерер дип фараз ителә. Моның өчен тиешле шартлар да тудырылыр, хөкүмәт тарафыннан күп итеп ача бирелер дип уйлыйсы килә. Һәрхәлдә, Премьер-министр В.Путин шундый вәгъдә бирә. Бу фаразлар гамәлгә ашса, ихтимал, бу уку йорты республикабызда фәнне, мәгарифне, мәдәниятне үстерүнең төп үзәгенә әверелер.

 

Кайберәүләрдә яңа университет оештырылу уңаеннан барлыкка килгән борчулы уйлар менә нәрсәләргә нигезләнә. Казан дәүләт педагогика университеты – күп еллар Татарстанны һәм башка өлкә-республикаларны югары белемле укытучылар белән тәэмин итеп торган, татар мәгърифәтен, мәдәниятен үстерүдә әһәмиятле урын тоткан бай тарихлы уку йорты. Бу уку йортының татар телен, әдәбиятын һәм гомумән татар мәдәниятен үстерүдә роле зур булды. Казан (Идел буе) федераль университеты составына кергәч, аның элекке роле, куәте сакланырмы икән? Федераль уку йортында татар мәдәниятенә, мәгърифәтенә нәтиҗәле хезмәт итә алырлык белгечләр әзерләнерме икән? Бу федераль уку йорты Татарстанның, татар халкының мәнфәгатьләрен тиешенчә яклармы икән?

 

Мондый риторик сораулар җирлегендә шикшөбһәдән арыну максатын тотып, мин бу язмамда Казан (Идел буе) федераль университетының татар халкының рухи тормышына, үсешенә нинди өлеш кертергә тиеш икәнлеген һәм, бу өлеш җитди һәм зур булсын өчен, әлеге югары уку йорты үзенең структур төзе­лешендә, эчтәлегендә нинди әһәмиятле үзенчәлекләргә ия булырга тиешлеге хакында кайбер фи­кер­ләремне бәян итәргә булдым.

 

Минем күзаллавымча, Казан (Идел буе) федераль университеты составында гуманитар институт булырга тиеш. Бу институтта татар, рус, инглиз телләрен (ихтыяҗ булганда кайбер башка телләрне дә) яхшы белгән, әдәбияттан, тарих, философия, культурадан җитәрлек белемнәре булган һәм, әлбәттә, югары кешелеклелек, әдәп нормаларын үзләштергән, хәзерге заман шартларында төрле өлкәләрдә уңышлы эшләрлек һәм иҗат итәрлек югары сыйфатлы белгечләр әзерләнергә тиеш.

 

Казан (Идел буе) федераль университетының гуманитар институтына гаять җаваплы һәм игелекле вазыйфа – татар халкын, татар милләтен алга җибәрүнең, аның телен, мәдәниятен үстерүнең төп үзәге булу вазыйфасы йөкләнер дип ышанасы килә. 200 елдан артык тарихлы, дөньякүләм абруйлы Казан дәүләт университетының, 134 ел буена Казан губернасында һәм Татарстанда югары белемле укытучылар әзерләп килгән Казан дәүләт педагогика университетының (элекке институтының) һәм тагын берничә җитди югары уку йортының лаеклы дәвамчысы булачак нәкъ менә шушы яңа федераль университет бу вазыйфаны уңышлы башкара алыр да инде.

 

Бу университетның уку планнары Казан дәүләт университетында, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында (элекке Казан дәүләт педагогика университетында) һәм федераль университет составына кергән башка вузларда укыту эчтәлегендәге уңай якларга нигезләнеп, хәзерге заман таләпләрен исәпкә алып төзелергә тиеш. Әйтергә кирәк, андый яклар, саный китсәң, һәр вузда да шактый. Мәсәлән, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында булачак укытучы-педагогларны тәрбия эшенә әзерләү, аларга иҗтимагый активлык күнекмәләре бирү һәрвакыт алдынгы урында торды. Монда шулай ук булачак белгечләрне татар теленә өйрәтү практикасы шактый алга киткән. Укыту процессындагы бу һәм башка төрле уңай эш үрнәкләре федераль университетта да сакланыр һәм тагын да җәелдерелер дип уйларга кирәк.

 

Казан (Идел буе) федераль университетындагы Гуманитар институтның проектын, уку планнарын һәм башка атрибутларын әзерләү белән, бу ин­ститутның республикабызның рухи тормышын тәэмин итүдә аеруча әһәмиятле икәнлеген исәпкә алып, зур белемле һәм укытуны оештыру эшендә бай тәҗрибәле кешеләр шөгыльләнергә тиеш.

 

Заманча яңа буын белгечләр әзерләү университет шактый дәрәҗәдә мөстәкыйль эш иткәндә, Россия Мәгариф министрлыгыннан тиешле ирек алганда гына мөмкин булачак. Югыйсә, хәзергечә, Мәскәүдән килеп торган катгый уку планнары, һәртөрле инструкция, положениеләр, күрсәтмәләр иҗади һәм нәтиҗәле эшләү мөмкинлеген шактый нык кыса. Хәер, Россия Мәгариф министрлыгы, белүемчә, Мәскәү, Санкт-Петербург университетларына, шулай ук федераль университетларга шактый мөстәкыйльлек бирүне күздә тота. Сүз уңаенда әйтеп китик: Мәскәү университеты ул иректән шактый тулы файдалана. Аның ректоры академик Садовничий абитуриентларны вузларына кабул иткәндә, үз системасы белән эш итә. Күптән түгел ул “Известия” газетасында “бакалаврмагистр” системасыннан элекке сыналган белгечләр әзерләүгә кире кайту кирәклеге турында язып чыкты. Аның сүзләренә караганда, Мәскәү университетында, укыту системасына зур яңалыклар кертеп, уку вакытын 6 ел итеп, яхшы әзерлекле, киңкырлы белгечләр әзерләргә җыеналар.

 

Мактану дип аңламасыннар: безнең Казан педагогика университетында да, мин ректор булып эшләгән чорда, шактый күп файдалы яңалыклар кертелгән иде, Россия Мәгариф министрлыгы җибәргән уку планнарына өстәп, булачак укытучылар өчен бик кирәкле курслар укыта идек. Мәсәлән, безнең вузда шактый күп фән – математика, физика, химия кебек төгәл фәннәр дә – татар мәктәбен тәмамлап килгән студентларга татарча укытыла. Хәер, без гел татарча гына укыту бурычын куймадык: русча да укыттык, вузны тәмамлап чыккач, татар һәм рус телләрендә дә укыта алырлык укытучылар булсын дигән принцип белән эш иттек.

 

Минемчә, тагын бер игътибарга лаеклы күренеш. Рос­сиянең югары педагогика уку йортларының уку планнарында, шул исәптән Казан педагогика институтында да музыка, бию дәресләре юк иде һәм хәзер дә юк булса кирәк. Ә бит укытучы, чын укытучы – тәрбияче булырга теләсә, бераз гына булса да җырлый да, берәр музыка коралында уйный да һәм бии дә белергә тиеш. Без шуны истә тотып, укытучыларыбызны эшкә тулы әзерлекле итеп әзерләү ниятендә, уку планнарына үзебез, Мәскәүдән рөхсәт сорап тормыйча гына, башлангыч музыка һәм хореография курслары керттек һәм студентларны бу өстәмә һөнәрләргә өйрәттек. Казан (Идел буе) федераль университетына кушылгач, Татар дәүләт гуманитар-педагогика (Казан дәүләт педагогика) университетындагы мондый уңай башлангычлар югалмасын, киресенчә, ныграк җәелсен иде.

 

Яңа федераль университетта татар теле, әдәбияты укытучылары һәм татар халкы, аның теле, мәдәнияте үсеше өчен кирәкле башка төрле белгечләр әзерләүгә җитди игътибар бирелергә тиеш. Бу эш белән зур белемле, үз милләтен яраткан фидакарь галим-укытучылар шөгыльләнергә тиеш. Бу өлкәдә күп нәрсәләрне яңартырга, күп эшләрне яңача эшләргә кирәк. Шулай булганда гына яңа федераль вуз үз вазыйфасын уңышлы башкарыр, Казан университеты исемен тиешенчә аклар.


Рүзәл ЮСУПОВ
Ватаным Татарстан
№ 211 | 20.10.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»