|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.06.2021 Авыл
Татарстан вәкиле II Бөтенроссия зоотехник-селекционерлар бәйгесендә җиңү яулады (ФОТО)Шушы көннәрдә Казанда сөт һәм ит терлекчелеге буенча II Бөтенроссия зоотехник-селекционерлар бәйгесенә тантаналы рәвештә йомгак ясалды. Ярышта Россиянең 63 төбәгеннән 77 конкурсант арасында Кукмара муниципаль районының «Рассвет» агрофирмасыннан Владимир Павлов абсолют чемпион исемен яулады. Әлеге чарасында Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының терлекчелек һәм нәсел эше департаменты директоры Дмитрий Бутусов, Татарстан Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ришат Зарипов һәм башка җаваплы затлар катнашты. Бәйгедә Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Рассвет» агрофирмасыннан Владимир Павлов абсолют чемпионы булды. Нәселле эшне үстерүгә керткән өлеше өчен 1 урынны "ГЦВ" хуҗалыгыннан Ирина Турбина, 2 урынны "ЭкоНива" холдингыннан Валерия Серебрянникова, 3 урынны "ПЛИНОР"дан Ольга Васильева алды. «Зоотехника хезмәте ветераны» номинациясендә Курган өлкәсеннән Рәисә Савина җиңүче булды. «Булачак селекционер» номинациясендә 1 урынны Анастасия Вепренцева (Тула өлкәсе), 2 урынны - Юлия Марухина (Воронеж өлкәсе), 3 урынны Полина Еремина (Алтай крае) алды. «Терлекләрнең нәсел кыйммәтләрен бәяләү» номинациясендә 1 урынны Анастасия Матвеева (Удмурт Республикасы), 2 урынны - Николай Герасимов (Оренбург өлкәсе), 3 урынны - Людмила Поварова (Вологда өлкәсе) алды. «Теоретик белемнәр» номинациясендә 1 урынны Татьяна Андреева (Киров өлкәсе), 2 урынны - Елена Чапайкина (Самара өлкәсе), 3 урынны Анастасия Виноградова (Ленинград өлкәсе). Җиңүчеләрне котлыйбыз!
--- |
Иң күп укылган
|