|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.06.2021 Хәвеф-хәтәр
Арча районында бозлы җил-гарасат бар мәйданны кубарып, себереп алып киткән (ВИДЕО)Арчада көчле җил һәм боз Сабантуй мәйданында батутларны очырган. Сабантуйның иң кызган вакытында күкне кара болыт каплый. Арча Сабантуенда кояшлы матур көнне көчле җил, яңгыр һәм боз алыштырган. Видеодан күренгәнчә, кибетләр рәтендә палаткалар, батутлар оча, өстәл, урындыклар авып ята, дип хәбәр итә җирле газета. Бозлы яңгырдан соң түтәлләр су эчендә калган, "Матбугат.ру"га билгеле булганча, шәһәрнең кайсыдыр өлешендә хәтта агач та ауган.
--- |
Иң күп укылган
|