поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
13.06.2021 Җәмгыять

«Яулык җыйганны күреп йөрәк әрни»

Бу атнада республика авыл, шәһәрләрендә Сабантуйлар гөрләячәк. Күпчелек халык бәйрәмгә әзерләнгәндә, туганнар, дуслар белән очрашу мизгелләрен көткәндә, бу күңелле көннәрдән мәхрүм калучылар да бар. Сабантуе уздырылмаучы, яки берничә авылныкы бергә кушып үткәрелә торган авылларга шалтыратып алдык.

Лилия Купаева, Әлмәт районының Бишмунча авылы:
– Быел, беренче тапкыр, авылыбызда Сабан туе уздырылмый. Әлегә дә баягы “акча юк”. Узган ел пандемия сәбәпле булмый калган иде. Быел менә тагын шушы хәл. Аннан алдагы елларда Фирдүс Тямаев ел саен диярлек килде. Хуҗалык рәисе Фаяз абый ничек итсә итә, тырыша, спонсорларны таба иде. Үзе дә саллы өлеш кертә иде. Ләкин гел бер кешегә генә димәгән бит инде. мәдәниятне болай да ул кайгырта, бәйрәмнәребез чыгымнарын да үз өстенә ала. Якын-тирә авылларга, шәһәрләргә чыгар өчен транспортын да бирә. Үз хезмәтчәннәрен хөрмәтләп Сабан туен уздырды. Афәрин диябез, гаепләмибез. Ә менә авыл җирлеге башлыгына бернинди дә мәшәкать кирәкми шикелле. Халыкның елга бер тапкыр күрешеп-очрашып яшьлекләрен искә төшереп аралаша торган, көне буена сузыла торган сагынылган бәйрәме бит инде ул Сабантуе. Эххх.. Текә артистлар күңелле инде ул, юк икән – үзебездә дә акчага җырламый торган яхшы җырчылар, оста башкаручылар бар. Истаграмны ачкан саен яулык җыйган күренешләрен күреп йөрәк әрни. Капка төбеннән ары уза алмый торган өлкән яшьтәгеләргә чып-чын бәйрәм ясап китә торган идек. Безнең районның Сөләй, Яңа – Кәшер авылларында да Сабан туйлары узмый дип ишеттек. Мондый бәйрәмнәр авыл халкын берләштерә. Болай булгач, бердәмлек тә китәр микән инде?
 
Рамил Шәрәров, юмор остасы:
– Үзем дә авылыбызда Сабантуй үткәрер идем, бәлки. Ләкин Буа районының Адав-Толымбай авылында Сабантуй үткәрү өчен мөмкинчелек юк. Алдагы елларда күлнең икенче ягында уздырыла иде бәйрәм. Хәзер аны чыгарга басма да юк. Сабантуй мәйданын тәртипкә китерергә дә шактый вакыт һәм чыгым кирәктер, дип уйлыйм. Авылыбызда Сабантуй соңгы тапкыр 2014 елда уздырылган иде. Үзем, булдыра алганча, туган ягым, авыл халкының күңелен күрергә тырышам. Быел концерт кайтып куйдым. Киләчәктә Сабантуйлар да булыр дип ышанып калам. Ләкин Буаның Сабантуй буласы мәйданы авылыбыздан 3 чакрым ераклыкта гына урнашкан. Авыл халкы бернинди авырлыксыз шунда да бара ала. Шуңа күрә авыл халкы бәйрәмнән мәхрүм каладыр дип уйламыйм.
 
Гөлназ, Биектау районының Юртыш авылы:
– Бездә Сабан туе була, тик халык үзе акча җыйды. Районнан акча бирүче булмады.
 
Гөлгенә Хәйбуллина, Азнакай районының Урманай авылы:
– Быел ике авылның Сабантуе бергә уздырыла. Күрше авыл халкы Урманайга төшәчәк. Алар, бәлки канәгать тә түгелдер, ләкин машиналары булмаган кешеләргә транспорт тәкъдим ителә. Игътибар да аз булмас дип уйлыйм. Нишлисең инде, хәзер заманасы шундый. Элек совхозлар бар чагында, җитәкчеләр Сабантуй үткәрергә ярдәм итә иде. Күпмедер күләмдә акча бүленеп бирелә, һәм шуңа бүләкләр алына иде. Заманалар үзгәрде. Элекке совхозлар юк. Инвесторга безнең Сабантуйлары кирәк түгел. Кем өстенә кала бу бәйрәмне үткәрү? Әлбәттә, җирлек башлыгына. Ә финанс мәсьәләләренә килгәндә, бернинди акча бүленеп бирелү юк. Димәк, спонсор эзләргә туры килә. Җирлек башлыгы тегеннән теләнеп, моннан ялынып тапкан акчага ике авылга аерым Сабантуй үткәрү бик күп көч сорый. Күрше Әсәй авылында бер авыл Советы территориясендә ничә еллар инде бер Сабантуй була. Дөнья шушындыйга әйләнгәч, нишләргә кирәк? Ике авыл халкы бердәм булып, уеннарда актив катнашып, бәйрәмнәрне матур итеп оештырып җибәрербез дип өметләнәм. Сабантуйдан соң икенче атнада зурлап авыл бәйрәме үткәрергә дигән план бар.
 
Фото: tatar-congress.org

Зөһрә САДЫЙКОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 13.06.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»