|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.06.2021 Җәмгыять
Шәһәрдән авыл Сабан туена кайтучылар зимагурмы?Бу бәйрәм көннәрендә «Матбугат.ру» инстаграмында шау-шу булып алды. Мирһади Разов шигырен элгән идек, бик күпләр аны хуплады һәм бик күпләр тәнкыйтьләп чыкты. Әлбәттә, Мирһади әфәнде әлеге шигырьне начар ният белән язмагандыр, Сабантуй ул беренче чиратта авыл кешесенең бәйрәме диясе килгәндер. Әмма шигырьне кем ничек теләде – шулай аңлады. Кайда яшәвенә караптыр инде... Менә ул шигырь: Сабантуйга кайта зимагурлар,
Авылыннан качкан балалар
Кендекләрен җирдән өзгәч,
Сагындык, дип оран салалар.
Кайта алар текә машинада
Киемнәре ай-һай кәттә соң!
Борыннары күккә кадәр тигән
Маңка, иде диеп әйтмәссең.
Җир сөрмәгән алар, җил сөймәгән
Тормышлары шаулы шәһәрдә
Өйрәнгәннәр әзер һәм бәзергә
Җиңел генә рәхәт яшәргә.
Сабантуйлар авыл халкы өчен
Көчен түккән ферма-кырларда
Көнне-төнгә ялгап эшләүчеләр
Бүген хаклы биеп-җырларга.
Киемнәре кыйммәт булмаса да
Йөрәкләре алтын аларның
Бу кытыршы каткан кулларында
Җылысы бар җәйге таңнарның.
Күңелләре юмарт, кунакчыллар
Һәрбер эштә батыр, уңганнар
Колач җәеп каршы чыга алар
Зимагурлар, сезгә туганнар.
Сабантуйга мактанам, дип
Күңел ачам, диеп кайтмагыз
Сезгә икмәк, ит-сөт биргән шушы
Җир кешесен чөеп мактагыз.
Бүләк белән, күчтәнәчләр белән
Кайтыгыз сез туган йортларга
Сабантуйда һич тә онытмагыз
Кыр батырын ихлас котларга.
Күрешүләр кирәк, җанда-сагыш,
Сыйныфташлар әле исәндер
Җанга дәва була алган җилләр
Туган якта гына исәдер.
Зимагурлар кайта Сабантуйга,
Көтә авыл, көтә ул сабыр...
Мин дә кайтам, мин дә ташлап киттем
Җир сөрмәдем, мин дә-зимагур!
Миирһади Разов
Әлеге шигырьгә инстаграмыбызда 2800гә якын лайк куйганнар, 600 кеше аны үзенә саклап куйган, 1000гә якын кеше дустына җибәргән. Ә комментарийлар саны 250дән артык. Араларында уңай комментарийлар да, тискәре комментарийлар да күп. Ахырчиктә укучыларыбыз өчен җавап шигырен элдек. Аны Нәкыя Мифтахова язган. “Әлеге юлларны Мирһади Разов шигыренә җавап итеп язган идем,” – диде Нәкыя апа “Матбугат.ру” хәбәрчесенә.
Мин зимагур түгел, авылымнан
Ялкауланып, качып китмәдем.
Ризык йөртә адәм балаларын,
Кемнең кайда инде икмәге...
Сабантуйга кайтам, Яңа елга...
Кайчан кайтсам да мин курыкмыйм,
Туган нигеземә, әти-әниемнең
Каберенә эзне суытмыйм.
Эш белән көн күреп, тормыш ямен белеп,
Матур итеп яшәп ятабыз.
Җирләр сөрмәсәк тә, иген икмәсәк тә
Бу дөньяда бар бит файдабыз!
Мин зимагур түгел, сукбай түгел,
Читтә эштән качып йөрмәдем.
Авыл баласы мин, шәһәрдә яшәүче,
Хезмәт белән ашыйм икмәгем.
Авылыма кайтып киләм әле,
Сагынадыр үскән урамым.
Урман-кыр буйларын, хәтфә болыннарын
Җырлый-җырлый урап узармын.
Сабантуйлар җитә, шәһәр халкы
Эй, ашкынып кайта авылга,
Туганнар янында, авыл һавасында
Яшәү көче алып калырга.
Сагынып күрешәбез, хәлләр белешәбез,
Искә алып узган гомерне.
Менә шулай бергә, аралашып гел дә
Яшәүләре нинди күңелле!
Нәкыя Мифтахова
Кыскасы, татарда шундый бер конфликт, низаг бар икән. Авылда калучылар һәм читкә китүчеләр арасында. Ә сез үзегезне кем дип саныйсыз? Авылын сагынып яшәүче бер бала? Читкә китәргә мәҗбүр булган кеше? Авыр эштән качучы? Зимагур?
--- |
Иң күп укылган
|