• 26.06-28.08 Театрализованное фольклорное Казан-шоу. Туган авыл.
  • 06.08-15.08 Салават. 31 сезон. Камал театры
  • 18.09 Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә. УНИКС. 17.00
  • 16.10 20ел TATAR RADIOSI. Татнефть Арена. 18.00
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
Бүген кемнәр туган
  • 26 Июль
  • Гөлшат Нигъмәтуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Галимҗан Нигъмәти (1897-1941) - язучы
  • Исэнмесез. Метро Аметьева,горьки яки Карбышева,даурский,мавлютова урамнары тирэсеннэн 1 булмэле квартира озак вакытка снимать итэргэ эзли без. 89372982380
  • Исәнмесез. Яңа бал сатам. Умартам урман янында тора. Экологик чиста бал. 3л -1300, кәрәзле бал - 600скм/кг. Казанга китереп тә бирәм. 89600344439 нлмерына шалтыратыгыз.
  • Добрый день! Продаю мёд из своей пасеки. Пасека находится около липового леса, в отдаленном от основных автомобильных дорог. Мёд характеризуются экологической чистотой и повышенными лечебными свойствами. Мёд цветочно-липовой. Цена 3л - 1300. Имеется доставка по городу Казани. В продаже имеется мёд в сотах весом от 1кг 500гр - до 2 кг. (вес тары не входит). Цена - 600 р/кг. Оптовом покупателям (от 10 банок), скидки. Желающие пишите по номеру 89600344439
  • Исэнмесез, кем Балтачта фатир сдавать итэ икэн? +7 939 371-04-19
  • Станок (циркулярка+фуганок)сатыла, кулланышта булган. Актаныш. 89063275274.
  • Корбанга хэм асрарга куп торле нэселдэн сарыклар, тэкэлэр, саулыклар, бэтилэр сатыла. Балтач районы. 89874245531 (ватсап бар)
  • Татарча сөйләшүче хатын-кыз тегүче кирәк. Казан.Тел: 9050216055
  • Чия сатыла,120 сум, 89033131910.
  • Хәләл үрдәк түшкәсе, 3кг900г, кг 350 сумнан. Казан, 8 927 40 592 02
  • "С" һәм "Д" категорияле машина йөртүчеләр кирәк. Эш шартлары, түләү яхшы. Шалтыратыгыз! 8-953-484-04-46
 
 

 
Архив
 

               

13.06.2021 Шоу-бизнес

Сабантуйда Алинә Сафиуллинаның Зәринә Хәсәншинага ачуы килгән

Бүген Татарстанның күп кенә районнарында Сабан туйлары гөрли. Без дә эстраданың бер төркем артистлары белән Теләче районы Сабан туена килеп төштек.

Без диюем, мин - "Шәһри Казан" журналисты Эльвира Шакирова һәм минем белән кайткан популяр җырчылар Зәринә Хәсәншина, ИлГәрәй, Алсу Әбелханова, Дилә белән Булат Нигъмәтуллиннар. Казан артистлары өчен аерым сәхнә корылган иде. Биредә сәгать көндезге 11дән 2гә кадәр концерт куйдык.
 
Башта Теләчедә ничек каршы алулары турында бер-ике сүз әйтим әле. Безне Теләче районы Үзәк авылы клубы мөдире Илнур абый каршы алды. Машиналарны кертү буенча да сөйләшкән, сәхнә янына ук машина белән кердек. Анысы өчен рәхмәт аңа!
 
Казан артистлары өчен аерым шатер куйганнар. Ул артистлар өчен бик кирәк, чөнки машинада чишенеп киенү, бизәнү уңайсыз. Ләкин шатер эче буш булып чыкты. Ни урындык, ни көзге, ни эчәргә суы юк иде. Мескен кебек бер элгеч басып торды. Алсу Әбелханова җирдә яткан сумкасына, Зәринә Хәсәншина чирәмгә пакет җәеп утырды.
 
Белүемчә, башка районнарда артистлар өчен барлык уңайлы шартлар да булдырыла. Әллә "болай да акча түлибез, тагын ни кирәк?" дип уйладылармы икән... Шулай да татар халкы кунакчыл булырга тиештер инде ул. Әнә бит җитәкчеләр өчен нинди затлы табыннар корылган иде...
 
Сабан туеның рәсми өлешендә район хакимияте вәкилләре чыгыш ясады, шушы районда туып-үскән Рәсим Низамов, Алинә Сафиуллина һәм башкалар җырлады. Аннан соң төп концерт башланды. 
 
"Безнең" сәхнәдә иң беренче булып Зәринә чыгыш ясады. Ул җырлаганда, Алинә Сафиуллина, Алсу Әбелханова һәм ИлГәрәй сәхнә артында кемнең ничә Сабан туенда җырлавы, күпме акча эшләве турында сөйләште. Иң күп "заказ" Зәринәдә булып чыкты. "Бөтен Сабан туйларны Зәринә алган. Җырлап кына чыксын, монда бикләп калдырабыз аны", - диде Алинә шаярып.
 
Казан артистларын Теләчедә бик яраттылар. Тамашачы да шактый җыелды. Балалар хәтта сәхнәгә үк менеп биеде. Әлбәттә, кайсы артистның күпме акча эшләвен әхлак кагыйдәләре буенча без әйтә алмыйбыз. Әмма Теләчедә җырлаган артистларның бәясе 10 мең сумнан 40 мең сумга кадәр иде. Кайберләре көненә ике һәм хәтта өч Сабан туенда җырлый.
 
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 13.06.2021
Шәһри Казан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№2 (910569) / 15.06.2021 11:43:00

бигерэк сексуаль инде бу Элинэ, Зэринэсе дэ сексуаль

№1 (910564) / 13.06.2021 15:08:53

Без үскән чорларда Сабан туена артистлар килми иде, авылның үзендә яшәүче кешеләр, яисә кунаклар, җырладылар да, биеделәр дә. Алай кызыграк та әле. Ник артист булып саналып йөрүчеләргә акча түгәргә? Җырларының сүзләрен генә тыңлап карагыз, башлангыч класс укучысы язган кебек дәрәҗәдә. Көйләре дә шул бер үк төрле мотивта.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar