поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
10.06.2021 Икътисад

Яңа чынбарлык икътисады: Петербург икътисад форумыннан кызыклы фактлар

Узган көннәрнең төп темасы, әлбәттә, XXIV Петербург Халыкара Икътисад форумы булды. Бу хакта матбугатта хәбәрләр күп булды.Без исә әлеге форумда кызыклы тоелган кайбер факт һәм вакыйгаларга тупларга булдык.

XXIV Петербург Халыкара Икътисадый форумы төньяк башкалада 2021 елның 2 июненнән 5 июньгә кадәр дәвам итте. Форум пандемия башланганнан соң үткәрелгән беренче (күзгә — күз карашып) халыкара олы чара. Ул үзенә чиксез күп: 140 илдән 13 мең кешене җыйды.

800гә якын очрашуда 3,86 триллион (халыкка чыгарырга ярамаганлыгын исәпкә алмыйча) сумлык килешү төзелде.

Форумда РФ президенты Владимир Путин һәм башка илләрнең биш җитәкчесе чыгыш ясады.

Форум мәйданында 45 илдән, Русияне исәпләмичә, 1 меңнән артык журналист эшләде.

500дән артык кеше (зарарланган) «уңай» нәтиҗә бирде. Алар ПХИФ— 2021дә катнашудан читләштерелде.

Татарстан белән Кытай оешмалары кызыксынды.

Мәдәни программа үз эченә 30дан артык массакүләм — мәдәни һәм спорт чараларын алды.

Сарай мәйданы каршындагы концерт 20 меңнән артык тамашачыны җыйды.

«Росконгресс» фонды оештырган ПХИФ- 2021нең темасы: «Без яңадан бергә». » Яңа чынбарлык икътисады «.

ПХИФ 1997 елдан, ә 2006 елдан башлап Русия президенты ярдәмендә һәм җитәкчелегендә оештырыла.

Русия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко: коллектив иммунитет булдыру өчен халыкның 60 проценты вакцина эшләтергә тиеш.

Катнашучылар саны арту сәбәпле Конгресс- Күргәзмә Үзәге комплексы «Экспофорум»ның мәйданын киңәйтәчәкләр. ККҮ «Экспофорум«ның 2нче чираты төзеләчәк.

Доллар сау бул (!?) Финанс министры Антон Силуанов: Минфин доллардан баш тартачак. «Американец«ны Русия башкача инвестицияләмәячәк – евро, юань, иен, фунт стерлинг һәм алтын (ул долларны алыштырачак) белән эшләячәк, дип белдерде.

Силуанов фикеренә караганда, безне акча очсызлану, социаль түләүләр һәм эш хаклары көтә.

Русия Үзәк Банк җитәкчесе Эльвира Нәбиуллина: Русиядә инфляциянең үсүе тотрыклана. Аның үсүенә дөньякүләм бәяләр үсү һәм курсның йомшаруы сәбәпче, дип билгеләде. Инфляциянең которуы икътисадка комачаулый. Безгә икътисадның үсүе һәм инфляциянең тотрыклы булуы мөһим» — дип ассызыклады Эльвира Сәхипзадә кызы.

Һичшиксез форумны оештыручылар яңа чынбарлык шартларында хәвефсезлек чараларына зур игътибар биргән иде. Бары тик маскада гына керергә. Һәр урында: маска, перчатка һәм антисептик алырга мөмкин.

Петербургтагы Русия Этнографик музее ПХИФ — 2021гә куелган Катар сәнгате һәм мирасы экспозицияләреннән күргәзмә оештырды. Музейның ике катындагы Мәрмәр залга куелган күргәзмә аның белән танышучыларны әлеге ил мохитенә алып керә.

Шәех Фейсал бин Кассыйм Әль Тани билгеле коллекционер һәм филантроп күргәзмәсен тәкъдим итә.

Аерым стенд энҗе эзләп табуның гадәти ысуллары белән таныштыра.

Күргәзмәне 22 августка кадәр карарга һәм лекцияләр тыңларга мөмкин.

Зәрия Хәсәнова


---
Piter.tatar
№ --- | 10.06.2021
Piter.tatar печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»