|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.06.2021 Җәмгыять
"Безнең максат - баланың гомерен саклап калу"Җитлекмичә туган бала дигәч, күз алдына яшәү белән үлем арасы килеп баса. Ясалма сулыш алдыру аппараты, бокслар, башта мең сорау... Әйе, бу халәтне үзе кичергән аналар гына аңлар. Ни сәбәпле балалар җитлекмичә туа? Андый нарасыйлар алга таба тулы канлы тормыш белән яши аламы? Шушы һәм бүтән сорауларга Республика балалар клиник хастаханәсенең патология белән туган һәм җитлекми дөньяга килгән балалар бүлеге җитәкчесе — РФнең, ТРның атказанган табибы, табиб-неонатолог Фатыйма Казакова җавап бирде.
— Кайсы очракта бала җитлекмичә туган дип санала?
— Йөклелекнең 22-37 атнасында туган сабыйларны вакытыннан алда туганнар рәтенә кертәләр. Гадәттә, аларның авырлыклары — 500 граммнан, буйлары 25 сантиметрдан башлана.
— Биредә кырык ел эшлисез. Шул дәвер эчендә нәрсәләр үзгәрде?
— Күп нәрсә үзгәрде. Яңа дәвалау ысуллары, заманча аппаратлар... Мисал өчен, 460 граммлы (!) сабыйның гомерен саклап кала алдык. Ә дөньяда аннан да кечкенә балаларның исән калу очраклары бар. Элек мондый сабыйларны исән калдыру турында сүз дә булырга мөмкин түгел иде.
— Күңелдә истә калган очраклар бармы?
— Республика балалар клиник хастаханәсенә авыр хәлдәге бер сабыйны алып килделәр. Диагнозы — “сепсис”. Мондый очракта гомерне кан салу гына коткарырга мөмкин. Вакыт чикле. Әти-әнисенең кан төркемен тикшергән арада баланың гомере өзелергә мөмкин иде. Сабыйның кан анализын күргәч, сөендем: кан төркеме, резус-факторлары минеке кебек! Санаулы секундлар эчендә донор булырга карар кылдым. Әле ул вакытта турыдан-туры кан салалар иде. Бала яткан бокс янына кушетка куеп, кан бирдем. Беренче чыныгу шулай узды.
— Миңа калса, җитлекмичә туган сабыйларның сәламәтлеге, вакыты җитеп дөньяга килгән балаларныкына караганда, начаррак була. Тернәкләндерү үзәкләренә, сукыр яки начар күрүче балалар укый торган мәктәпләргә барсаң да, күбесе җитлекмичә туган балалар...
— Яшермим, җитлекмичә туган сабыйларның якынча 60-70 %ының алга таба сәламәтлекләре белән проблемалары кала. Табиб бөтен кешегә, шул исәптән һәр балага ярдәм итәргә тиеш. Шуның өчен Гиппократ анты бирәбез. Ә сабыйның бездән тулысынча сәламәт булып чыгып китүе... Кызганыч, монысы бездән генә тормый. Әлбәттә, күп нәрсә анага кайтып кала — алга таба баласы белән ничек шөгыльләнә, туклану режимын дөрес көйлиме һәм башкалар. Иң мөһиме — ана сабыйның исән калачагына, аякка басачагына ышансын. Тугач та, бала гел йоклый, берни аңламый кебек, тик ул анасын тоя. Һәм менә бу нарасыйга яшәргә көч бирә.
Тагын шуны әйтим — сабый, ана карынында сәламәт булып яралса, тик аерым сәбәпләр аркасында йөклелекнең вакыты кыскарса, куркырга кирәкми. Иң мөһиме — бала дөрес җитлексен. Тиешле тәрбия бирелсә, куркыныч диагнозлары булмаса, андый сабый үз яшьтәшләрен 1,5-3 яшьләрендә куып тота. Яшьтәшләре кебек үсә, спорт белән шөгыльләнә. Андый балаларга “теплица ысулы” кулланырга кирәкми.
— Җитлекмичә туган сабыйларны тәрбияләү буенча ата-аналарга киңәшләр бирсәгез иде...
— Төп киңәш — сабыйны яратырга, аның белән уйнарга, массаж ясарга, вакытында прививкалар эшләтергә кирәк.
Җитлекмичә туган балалар беренче вакытта шактый көннәр хастаханәдә ята. Шуңа да аларны өйгә алып кайтуга юындырырга кирәкми. Мохиткә ияләшсен өчен, бер-ике көн көтсәң яхшы. Баланы кич белән ашатырга ярты сәгать кала юындыру кулай. Бүлмә температурасы +24-26 оС, ә суның җылылыгы +36-37 оС булырга тиеш. Вакытыннан алда туган балаларның тир бүлеп чыгару бизләре эшләми, нәтиҗәдә аларның тәннәре тиз кыза. Шуңа күрә андый нарасыйларны мунчага 2 яшьтән генә кертергә киңәш итәбез.
Имезүгә килгәндә, мондый сабыйлар, гадәттә, озак йоклый. Башта бик ашыйсылары килми. Авырлык белән имгән баланы озак азапларга ярамый, сөтне савып, шешәдән ашатсаң яхшы. Аннан соң өйрәнә ул. Бала авырлыгын начар җыйса, организмны баета торган махсус катнашмалар бирергә кирәк. Гадәттә, моны табиб хәл итә. Сөте булмаган хатын-кыз баласына ясалма катнашма бирә. Вакытыннан алда туган сабыйлар табиблар күзәтүе астында тора. Алар һәр балага аерым игътибар күрсәтә.
Фото: пиксабай
Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|