|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.06.2021 Җәмгыять
![]() Президентның яңагына "чәпегәннәр"Франция президенты Эммануэль Макрон, Дром департаментында халык янына чыккач, бер кеше аның яңагына суккан. Макрон тимер киртә артында халык арасында басып торган бер иргә нәрсәдер әйткәннән соң, тегесе җавап итеп президентның битенә суга. Вакыйгадан соң ике кеше кулга алынган. Ә президентка суккан кешенең өендә тентү ясаганнар. Соңрак президент әлеге күңелсез вакыйганың мәгънәсен күпертмәскә кушкан.
Бу вакыйгага кадәр Франция президентын илдә хәвефсезлек белән бәйле хәл-вакыйгалар аркасында тәнкыйтьләгәннәр. Апрель аенда отставкадагы берничә дистә генерал һәм офицер Макронга хат белән мөрәҗәгать иткән. Алар Франция “исламчылар явы” белән гражданнар сугышы алдында тора дип,Макронны кисәткәннәр. Хатта исламчылар Франциянең өлкәләрен басып алып, аларда ил конституциясенә каршы килүче үз тәртипләрен урнаштырулары турында бәян ителә. Аларны хәрбиләр хуплаган. Май уртасында президентка Франциянең 90нан артык отставкадагы полиция хезмәткәре кул куйган шундый ук хат тапшырылган.
Соңгы елларда Франциядә тынычлык җуелып бара. Халык теге яки бу сәясәткә каршы ризасызлык белдереп, урамнарга чыгып шау-шу куптара. Инде, чынлап та, гражданнар сугышы өлгермәгәе Европаның үрнәкле бу илендә...
Автор : Кадикова Резида
Фото: tengrinews.kz
--- |
Иң күп укылган
|