|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.06.2021 Медицина
"Кара күгәрек" аерым кешеләр өчен генә куркыныч тудыраКоронавирус пандемиясе вакытында тагын бер афәт бар дөньяны хәвефкә салды. Ул да булса, Һиндстан тарафларында таралган "кара күгәрек" ("черная плесень") авыруы. Белгечләр әйтүенчә, бу үлемечле чир нәкъ менә ковид белән авырган пациентларга яный. Әлеге җәһәттән илебездә киң билгеле табиб Евгений Комаровский яшен-картын бераз тынычландырды. Аның әйтүенчә, "кара күгәрек" бөтен кешенең дә организмында үрчеп китә алмый, ә бары аерым категория пациентлар өчен генә куркыныч.
Бу уңайдан Евгений Комаровский үзенең YouTube-каналында видео урнаштырган.
Белгеч аңлатуынча, мукормикоз ("кара күгәрек") берничә фактор бергә туры килгәндә генә, адәм баласы өчен үлемечле хәвефкә әверелә. Бу факторларга иммун системасының эшчәнлеге бозылу, икенче тип шикәр диабеты булу, стероидлар белән дөрес дәваламау, канда тимернең күп булуы керә.
Мукормикоз йоктырмау өчен, табиб үзегезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлегенә һәрдаим игътибарлы булырга өнди. Туфрак белән эш иткәндә, мотлак рәвештә махсус эш киеме, респиратор һәм перчатка кию кирәк, ди ул.
Мукормикоз дөнья буйлап бик тиз тарала дигән сүзләр дөреслеккә туры килми, ди Комаровский. Һиндстанда бу чир йоктыручыларның күп теркәлүенең төп сәбәбе - бу илдә яшәүчеләрнең рационында аксымның аз булуы, организмнарында тимернең күплеге белән бәйле, әлеге ике фактор коронавирус белән авыручыларның "кара күгәрек" йоктыруларына китерә, ди белгеч.
Фото: gazeta.ru
--- |
Иң күп укылган
|