|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.06.2021 Милләт
![]() Тәтештә татар телендә чыгыш ясау осталыгына өйрәнгәннәрТатарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында халык алдында татар телендә чыгыш ясау сәнгатенә өйрәтү үткәрелә. Республика районнарында оешмалар һәм ведомстволар җитәкчеләре өчен дәресне Казан дәүләт мәдәният институты укытучылары үткәрә. Әйтергә кирәк, әоеге дәресләр Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелә. Тәтеш районы шушы көннәрдә район мәдәният йортында сәхнә осталары, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәрләре, мәдәният институтының сәхнә сөйләме буенча белгечләр кабул итте. Институт укытучылары ораторлык сәнгате дәресләре вакытында депутатлар, авыл җирлекләре башлыклары, оешма җитәкчеләре, район мәгариф учреждениеләре һәм мәдәният учреждениеләре вәкилләре белән сөйләмдәге гадәти җитешсезлекләрне һәм аларны бетерү алымнары турында фикер алыштылар, халык алдында чыгыш ясау сәнгатен үзләштерү буенча мөстәкыйль эш алып бару өчен практик тренинглар үткәрделәр, дип яза "Татар-Информ" МА. Чарада катнашучылар укытучыларның чыгышларын кызыксынып тыңладылар, мастер-классларда катнаштылар. Тәтеш районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Кирилина дәрес ахырында Казан дәүләт мәдәният институты укытучыларына рәхмәт белдерде. «Бик кызыклы уку, мондый чаралар күбрәк булса, безнең халык алдында, шул исәптән татар телендә дә чыгыш ясый белү осталыгыбыз һәр чыгыш саен югарырак булыр иде, дип уйлыйм», — диде Гөлнара Фәрит кызы.
|
Иң күп укылган
|