поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
10.06.2021 Ана теле

Ана теле: Сөйләмебезне бизәргә Тукайдан өйрәник (ДӘВАМЫ)

Г.Тукайның теләсә кайсы җанрда сөйләмен бизәкле итү өчен синтаксик фигуралар куллану остасы икәненә аның фразеологизмнар, чагыштырулары мисалында инанганнан соң, бүтән формаларны “эшкә җигү” тәҗрибәсе дә кызыксыну уята. Дәвам иттерәбез.

Тукайда шигъри әсәр булсын, публицистика булсын һәр аерым күчерелмә мәгънәле сүз, гыйбарәләр ярдәмдә бөтен бер сурәт-образ, сынландыру (гәүдәләндерү) барлыкка килә. Талант!
   
Монда да сурәти чараларның төрле рәвеш, алымнарын күрәбез. Афоризмнар, мәсәлән, аларның иң югары баскычы. Әле алар да төрле сүрәти буыннардан тора.
 
Әйтик. афоризм ясар өчен ул сөйләмгә керә башлаган яңа берәмлек (неологизмнарны) да урынлы куллана: ...синең шикелле милләт микробларының хәлләрене инде һәркем беләдер... (33 б).
   
Афоризмнарның кемлеге тәгаен мәгълүм булмаса да, шул афоризм дәрәҗәсендә үткен, кыска телле, иң тәэсирле сурәт сыйфатындагы чагыштыруларның Тукайныкы икәне ап-ачыктыр:  ...шәһәремезнең мөәзине илә Фәссах карыйга карап, күзләрен имансыз кешенең җан биргәнендәге шикелле акайтып... (27).
   
Автор неологизмнарына  да Г.Тукай иҗаты бик бай: Ул сүз ясаудан башлана да бөтен бер катлаулы афоризмнаргача )үсә:  Соң, болар дин өчен шаулаганнармы? Дин өчен дип акыллыбашланганнармы? (248 б.).
   
Ялган ишанстволарга кол булып торудан чыгып, хөр Русиянең свободный гражданы булмак кирәк. Ишанизмның гипнотизмы куәсеннән котылып, мөмкин кадәр дөнья, ахирәт өчен файдалы мәгърифәт хасил кылмак кирәк. (16 б.); Ләкин, тәәссәфкә, һәркемнең белдеке кеби, тук корсак укуга бик йомшак, бик чукрак буладыр (89 б.);
   
Пожарны читтән тамаша кылып көлеп тормак – ирлек түгелдер (112 б.);
   Чүп булгач чүп инде. Ул таралып ятса да, тәртипкә салынса да – барыбер чүптер (206 б.).
   
Дөнья яратылганнан бирле ялганнар күбесенчә тотылмый калган. Шушы шәхси тезисын ул конкрет факт белән дәлилли: Бичара Рәшит казый гына, микадо мөселман була дигән булып, һәммә татар галәмен алдый язган иде (З02 б.); Алар минем кәефемне ачарга граммофон боралар иде. Мин исә чыраемны сытып утыра идем. Чөнки алар. миңа шикәр дип, үзләре белмичә, ачуташ каптыралар иде (303 б.); Фәлсәфәгә кердем... язам, язам – кая көлкесе; урман, урман – кая төлкесе (304 б.).
   ...Татар шәкертен кеше ясар өчен, иң элек аның “вәкар”ен бозарга кирәк. Бу өй салганда иң элек нигездән башлау, сүткәндә түбәдән тотыну кеби кагыйдә иде;
   Минем хәлләрне сорыйсыз. Минем хәлем Ходайга каршы мыгырданырлык түгел (326 б.).
   Борадәр! Мөмкин кадәр, шигырьне аз язсагыз да, матур вә хуш иттереп языгыз. Сәнаигы нәфисә (Матур сәнгать, әдәбият) аз гына бер хата сәбәпле тупас хезмәтләрдән булып китүе бар (329 б.).
   Ләкин терелеп нәрсә бар?– дип карыйм каравын. Ач кеше вакытның соң икәнен белсә дә ята: “Торып нәрсә бар?” – ди. (341 б.); Мин аларга: “Без больницаны үлемнең әүвәлге стансасы дип беләмез. Аз булса да дөньяда торып калыйм дип әйттем”– дидем (342 б.).
    Беләбез. шигъри бизәк инде ул гади бизәк кенә түгел – чын сәнгати шигырьдә   Образлы гыйбарә, чагыштырулар бөтен бер тасвир, сурәткә, сынландыруга әверелә:
   
Казан хәзрәтләре иске-иске заманнан калган бер арыш кибәне астында тыныч кына, зәхмәтсез генә, өеп, хәзерләп куйган арышны ашап ята торган тычканнар иделәр (22 б.); Затән (асылда) безнең ашын ашаган, яшен яшәгән картларымызны, корыган агачтан дуга ясарга мөмкин булмаган кеби, тугъры юлга күндерүе мөшкилдер (171 б.).
   Кибән сүтүчеләрнең яннарында мачылары да бар иде. Бу мачылар мондый зарарлы мәхлукларны күргәч, чыдамадылар: җәядән аткан ук шикелле атылдылар. Тычканнарны бик искедән бирле кыйлган гөнаһлары өчен рәнҗетә, кычкырта башладылар.... (22 б.).
   Әлбәттә, бу троплар эчтәлеге ягыннан очраклы  өстәмәләр түгел, ә эчтәлеккә, ягъни сөйләм ниятенә муафыйк килгән, сайлап-үлчәп алынган, иҗат җимеше саналырга хаклы берәмлекләр. Менә бу очракта юмор-сатира максаты тоемлана:
   Мәсҗедтә ишаннар гына халык күрмәгән арада күзләренә төкерек сөртеп җылыйлар, әмма бичара татар абзыйлар йоклаудан башканы белмиләр (77 б.). Без надан көенчә социалист булып мәйданга чыксак, койрыгына тутың кош җоннары кыстырган ала карга төсле, бөтен дөньяны көлдерербез (103 б.). Көлдерү максатында китерелгән чагыштырулар төрле чыганаклардан (Насретдин, алогизм һ.б.) файдалана. Тукайда алар бихисап. Әгәр безнең мәктәпләр вә мәдрәсәләремез хәзер булмыйча, кыйбатлы мөхәррирләремез һәлак булып бетсәләр, дөньяда тик корчаңгы мөхәррирләр генә калачактыр (103 б.).
   
Тукта әле, без дә алар юлыннан барыйк, Хуҗа Насретдин шикелле, атның артына карап атланмыйк (103 б.).
   Сурәт:  “Фикер”дә правительствога каршы ачы-ачы сүзләр булган шикелле, бик залим мөтәгассыйб (берәр эшкә нык бирелгән кеше, патриот) татарларның да күзләрен бәйләп, ике якларына икешәр ялангач кылычлы җәллад куеп иман яңарттырылды (104б.); Корбан бәйрәме җитеп, ул да үтте. Мин һаман бизгәкне, ул килде исәаспирин таягы белән кыйныйм. Димәк, бизгәк тә аспирин, бизгәк тә аспирин! (286 б.). Гротеск: “Таң”чыларның баш мөхәррире Гаяз әфәнде шагыйрьдер. Шагыйрьләрнең “мин ни өчен балык түгел икән, йөзәр идем”, мин ни өчен “козгын түгел икән, очар идем” дип шагыйранә әйткән сүзенә карап, “Надан шәкерт” әфәнде җилкәсенә мунча себеркеләре бәйләп очарга башлаган икән. Көш! Көш! Көш! (104 б.).
   Шундин соң биш-ун минут үтмәде, ни күзем берлә күрим һәм ничек кенә языйм: халык арасында, колаклары чабата чаклы булыр, бик зур бер ишәк килеп керде, имеш. (Төш күрүне сөйләү чараалары үзенчә) (105 б.).
   Быел ул әфәнде дин саклау исеменнән үзенең тиреләре илә корсагын сакларга халыкны чакырса да, халык сарык тиресе ябынып килгән бүрене таныдылар (108 б.).
   Дума хөкүмәттән халык файдасын яхшылык берлә сорар иде, бу янә дә дошманга: “Абзый! пычагыңны бир әле, мин сине...”– дигән шикелле буладыр (126 б.).
   Менә депутатлар арасына шул җүләремез утырган. Менә Марков Икенче килеп, аның корсагына таяк төртә. Җүләр таякка ырылдап маташкан гафләттән (гамсезлек) истифадә итеп (файдалану), Замысловский җүләр башына, кәгазь капчыктан җыртып, клоун бүрке киертә. Пуришкевич әкрен генә җүләрнең сюртук артына җептән койрык тагып маташа (244 б.).
   Иртә белән торгач, иптәшем белән кичә кичке хәйләбездән (ресторанга кертмәгәч, бер-берсенең киемен алыштырып керергә маташалар) шундый көлештек ки, хәтта “Болгар” стенасындагы тараканнар, көлкедән эчләре катып, идәнгә шап-шап егылып төшәләр иде (301 б.). Конкага җигелгән атлар җан авырттырырлык кызганыч вә теге сакаллы сабыйлар тарафыннан мәзлум тоелалар иде. Бу бөтенләй чебенгә сука җигү булып күренә иде (301 б.).
   Тукайда синтаксмк фигуралардан  кабатлау да – сынландыру чарасы.  Ничә әйтсәң дә, тимерче шул, һаман корым эчендә, ялкын эчендә торып исергән инде. Төшендә дә чүкеч, өнендә дә чүкеч, язганы да чүкеч, сызганы да чүкеч, журналы да “Чүкеч”,– бу нинди бетмәгән чүкеч икән! Тимерче Соловьевның үз башына булган чүкеч булмаса гына ярар иде (75 б.).
 
Чын иҗади эзләнү  барыбер табыш китерә – әйтик. Тукайда гап-гади троп бөтен бер әсәрнең композициясен, сюжетын тәшкил итә ала :
   – “Уклар” журналына язылырга “кодалап” биргән игълан: “Һәркем үзенең сүрәтен көзгедә күргән шикелле күрәсе килсә, бу журналга карасын. Ләкин авызы кыйшык кешенең авызын туры күрсәтмәсен өчен көзгене атып бәрмәсен (69 б.).
   Композиция, димәктән, троп әсәрнең мөстәкыйль бер кереше һәм йомгагы сыйфатында да килә ала икән:
   “Уральскидә җәмгыяте хәйрия башлануы” дигән мәкалә “Эт өрер – кәрван йөрер” дигән мәкаль-йомгак белән тәмамлана (71 б.).
   Г.Тукайның сөйләм үзенчәлекләрен сөйләм мотивларына мөнәсәбәттә дә анализлау кызыклы. Әйтик, көлдерү–юмор–сатира төсмере бирү өчен кулланыла торган троплары аның үзгәчә. Гади сөйләм элементлары (сүз, гыйбарә, әйләнмәләр һ.б.): 
   Бу акча әллә ничә миллионлы Әхмәт байга төкерек кенә булса да, кулында сүгенүдән башка сумасы калмаган һәм, карыны ачкач, шәригать, иман сатарга тотынган  Сәйдәшкә бик зур байлык!... (20 б.).
   ...Җилгә каршы төкергән булып күренерсез (22 б.).
   
Алынмалар: Шөкер, мең шөкер булсын ки, мөселманлыкның өстәмә салынган бу рәтсезлек, бу беспорядканы моннан соңра тәхәмме итәргә түземнәре калмаган берничә гайрәтле интеллигентлар вә сәүдәгәрләр чыгып... (99 б.). Махсус кулланыла торган алынма – ул гадәти сүз  төгәл, аңлашлы булмаган очракта “ярдәмгә” кулланыла.
   “Мөфти җүбәләе” (юбилейе) (176 б.). Шул ук вакытта “Галиасгар әфәнде Камалның 10 еллык юбилейсе” (178 б).
   Шәһәр смрадыннан, завод агуыннан, бозык һавадан качып чыгып, арбадан парахудка, парахудтан поезга күчә-күчә, эштән чыккан мин бичара ахры бер рәхәткә, тынычлыкка барып егылдым (312) б.).
   Мин моңара жизнерадостный кеше булганга, бөтен гомерен җылап үткәргән Надсонны сөймәдем (329 б.).
   Гади сөйләм элементлары:
   Аптик иясе бер мөсафир хаҗи исемләнмеш кешедер. Даруларының бәгъзесе Азия балчыгы, Африка үләне, Америка ташы вә Аурупа агачларының әкәләләреннән гыйбарәттер (43 б.).
   
Парлы сүзләр: Әфәндем! Хәзергә Сезгә һәр эшегездә муаффәкыять теләп (уңыш) вә озын-озын мөзакәрәләрне киләчәктәге мәктүбләргә кичектереп, каләмне ташладым (329 б.); “Киләчәкне тәэмин итәргә кирәк-фәлән”, дип лыгырдадылар (33. б.); Миңа хәзерге вакыт кадерле. Хәзерем шулай мәгънәле булганда, миңа киләчәкне-миләчәкне уйлау хәрам иде (336 б.).
   Туры сөйләм: Әкияттән, җыр, такмазадан, мәшһүрләр сөйләменнән өзек:
   Тирече әфәнделәр, аю, маймыл, кәҗә, ишәкләрнең музыка уйнарга утырганнары төсле, (мәсәлдән күренеш) үзара иске мунчага җыелып: “Әхмәтҗан абзый, син выборщик бул, юк, Мөхәммәтҗан абзый син бул, син карт кеше; юк, Миңлебай абзый син булчы, син мәчет карты”, – дип төртешә, тартыша, (үзенә бер сурәт) берничә аксак-туксакларны выборщик тәгъйин иттеләр.
   Итсәләр дә, кечкенә балаларның бер-берсенә: “Син утаман булган бул, ди, мин солдат булыйм, ди”, – дип уйнаган уеннарыннан бер дә аермалары булмады (109 б.).
   
Мәҗлеснең башлыгы Головин да, “хатын, туныңны ки – мин сине чыбык берлә кыйныйм” дигән мискин ир кеби, үзе чын-чыннан хөкүмәт берлән мөбазәрәгә барган (бергә-бер чыгып сугышу) кешеләрнең башы була торып та, “гаскәрия назыйре” (хәрби министр) кеби бер затның алдында сагыйрь булырга ( кечерәеп калу) мәҗбүр булды (125 б.).
   Әйтем, җор гыйбарә: Аларны тексста урнаштыру осталыгы.
   Әле, “инә калынлыгы ут, җеп калынлыгы төтен” дигән төсле булса да, мәмләкәтемездә хөррият шәме (метафора) янганы күренә (172 б.); Чиләгенә күрә капкачы (227 б.) ...беткә ачу итеп тунны утка ягуыннан күренә... (249 б.).
    Туры сөйләм, халык иҗатыннан, күренекле әсәрләрдән, җырдан өзекләр:
   Бу шәһәр – “ай-һай, Казанның каласы, аза ишан баласы” түгел (303 б.).
   Мәкальләр: Тукай иҗатында мәкальләрне мул куллана, аларны тасвир чарасы, фикер төгәллегенә ирешү чарасы итеп теләсә кайсы текстында куллана. Бер очракта ул тәэсир чарасының мәкаль икәнен аерыап алып искәртә “Алла бирмәгәнне мулла бирмәс” мәкале бик тугры сүздер (91 б.). Икенче очракта мәкаль икәненә кисәтмичә фикер агышында тәэсирле сүз, гыйбарә кебек үк гадәттәгечә язып китә:
   Шул ук вакытта Тукайның мәкальләрне туплап үзенә бер әсәр барлыкка китерү мисалын да табарга була. “Мәкальләр” дигән язмасын тулысынча китерик:
   Исәп кирәк, хисап кирәк. Иске гласныйларны чыгарып түгәргә ничә ат кирәк?
   Биисе килмәгәннең көе килми. Татар бае гәзит сөйми.
   Ике чабата – бер кием, ике шалкан – бер тиен. Татар хатынының бар белгәне – күлмәк тектерү дә кием.
   Кем чанасына утырсаң, шуның җырын җырларсың. Китәргә бәдәл (кеше өчен ялланып хаҗга баручыга бирелә торган акча) кирәк булгач, җәдитчеләрне дә хурларсың.
   Көяз туңмас – калтырар. Татар башы һәрвакыт кояш кеби калтырар.
   Ат азгыны тайга иярер, татар мулласы байга иярер.
   Өе биек, өйрәсе сыек. Кесәңдә акча булмаса, никадәр яхшы сөйләсәң дә, агызың кыек.
   Карама кешенең үзенә, кара сүзенә. Татар болай һич аңламас, төртеп күрсәтмәсәң күзенә (116 б.).
   “Фәлсәфи сүзләр” дигән җыелма мәкалә дә бер төркем мәкальне төрле шәхес, вакыйга, газетларны тәнкыйть итү объекты итеп тасвирларга нигез итеп ала. Монда гади аңлату бар, башлыча анысы кереш өчен генә: “Җәүһәр җирдә ятмый”, – дигән булалар, вәхаләнки ул үзе җирдән чыга; Тик күпчелеге сәяси-иҗтимагый нәтиҗәләр ясауга юнәлтнлгә: кайсы гоуми нәтҗә (“Аз ашасаң, күп ашарсың”,– дигән булалар, вәхаләнки татар эшчеләре гомерләре буенча аз ашыйлар да, берсенең дә күп ашар дәрәҗәгә җиткәннәре күренми әле;  Мәкальләр башлыча конкрет шәхесне, газетны, вакыйганы истә тотып язылган: “Сабыр төбе сары алтын” дигән булалар. “Шура” идарәсенең 75әр тиен генә бәһа куеп, “Басылмаган шигырьләр мәҗмугасе” вә “Тел ярышы” кеби чүпләр таратуына милләт сабыр итә дә, сабыр төбеннән сары алтын түгел, сары бәрәңге дә чыкмый әле (166 б.). Тупламада китереәгән мәкальләрнең исемлеген санап чыгу муафыйк булырдыр:
   Җәүһәр җирдә ятмый;
   Кешегә баз казысаң, үзең төшәрсең;
   Сүзең көмеш булса, тик торуың алтын;
   Аз ашасаң, күп ашарсың;
   Бирмәсә дә – бай яхшы;
   Үлемгә каршыдәва юк;
   Канәгать – үзе хәзинә;
   Байлар сәдакага йөрми;
   Дөнья – үләксә, аңар гашыйк – эт;
   Гашыйк булсаң рәкыйбләр (конкурентлар) бик күп чыга;
   Сабыр төбе сары алтын;
   Әйткән сүз – аткан ук;
   Әйләнеч булса да юл яхшы; (165–166 б.).
   “Мәкальле киңәшләр” дигән язмада да нәтиҗәләр дүрт мәкальгә нигезләнеп ясала: “Кем чанасына утырсаң, шуның җырын җырларсың”, дигәч тә, “барабыз”га утыргач, Печән базары буенча ямщик шикелле җырлап үтмә;
   “Ярлының угылы булганчы, байның колы бул” дигәч тә, баеңның һәр төкерегенә “ярхәмекә Алла (Алланың рәхмәте булсын) дип торма вә һәр йөткерүенә авызына кәләпүшеңне куйма (239 б.);
   “Үзеңнән югарыга карап фикер ит” дигәч тә...
   “Тамчы-тамчы тамганнан күл булыр” дигәч тә... (240 б.).
   Ала бүрегә бәхет бирсә, тешен сындырып бирә, имеш!
             Но иной находит счастья,
             Чуство счастья потеряв,– дигән бер шигырь дә исемдә (Петербурга килеп берни карый алмавына офтанып яза) (310 б.).
 
Ихтыяҗ булганда Тукай бүтән халыкларның мәкален дә файдалана: Төрекләр: “Бер көн шаһлык – шаһлыктыр”, – диярләр (299 б.).
 
Яшь иҗатчыларыбызга      Г.Тукайның  тәрҗемәче эшендәге иҗади табышларыннан да сабак алырга була. Мәгълүм ки, тәрҗемәдә күчерелмә мәгънәлелек (троплар) җиңел бирелми. Ул да калька белән “көрәшкән”: Шуның өчен мин аның һәммә мәшәкатьләрен үз муеныма алырга бурычлымын (116 б.) Без булсак, “Үз өстемә, җилкәмә”, дияр идек. Яисә:  ...Бала тәрбия итү  уңгаң эш түгел бит, тәрбия итә белми тәрбияләсәң, халык кашында да, халикъ (Алла) кашында да җавап бирергә кирәк (117 б.). Мин инде күнеккәнчә “каршында (перед)” дип укыган идем, кабатлангач, туктап, уйланмый хәлем булмады, Тукай бит нык уйланган, калька коткысына бирелмәгән, яңа мәгънә төсмере биреп.  фразеологизм ясаган. Халыкның бит “каш” белән бәйле афоризмнары бар: каш чыту, каш җыеру (җимерү, салындыру), кашы-күзе кыелган (җимерелгән), каш кабагын кою һ.б.
   
Кыскасы, шагыйребезгә ияреп, “ Күктә, югарыда ни генә булмас, очсыз-кырыйсыз күк бит ул”, дип әйтмешли, Тукай иҗатында сөйләм бизәкләүнең нинди хәзинәсе булмас... Өйрәник, сабак алыйк, кулланыйк.
                                              Илдар Низамов,
                                 филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 10.06.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»