|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.10.2010 Җәмгыять
КҮҢЕЛЛӘРДӘ ОЗАК САКЛАНЫР19 октябрьдә Әлмәт халкы һәм сәнгать cөючеләр театр артисты, сәхнә ветераны Гыйлемхан ага Камаловны соңгы юлга озатты. Гыйлемхан Камалов 1927 елның 14 январендә Яшел Үзән районында туа. 1948 нче елда Камал театры каршындагы театр студиясен тәмамлый һәм Әлмәт театрында артист булып эшли башлый. Ул бар гомерен театр сәнгатенә багышлый, үз хезмәтен бик яратып һәм бирелеп башкара. Сәхнәдә 90га якын образ башкара, К.Тинчуринның “Зәңгәр шәл”дәге Байгура, А.Островскийның “Гаепсездән гаеплеләр”ендә Миловзоров, М.Кәримнең “Ай тотылган төндә”сендә Дәрвиш, Дж.Флитчернең “Хатынны ничек кулга алырга”сында Милорд, Р.Хәмиднең “Майның унбишләрендә”сендә Зәкуан, Б.Васильевнең “Таңнар гүзәл тынлыкта иде”сендә майор, К.Гольдониның “Трактирщица”сында Маркиз образларын ул зур бер осталык белән уйный. Театрга чын күңелдән бирелеп эшли, Гыйлемхан ага 80 яшьлек юбилеен дә сәхнәдә каршы алды. М.Кәримнең “Кыз урлау” комедиясендә Шәмсулла образын башкарды, аның иҗат һәм тормыш дәртенә сокланып карадык.
Гади, эш сөючән сыйфаты аның күпләребез өчен үрнәк булды. Бар яшәешен Әлмәт театрына багышлаган, чын фидакарь Гыйлемхан аганың якты истәлеге күңелләрдә озак сакланыр.
Әнисә ТАҺИРОВА |
Иң күп укылган
|