|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.06.2021 Хәйрия
Кечкенә Илһамга зур ярдәм кирәкСтәрлетамәк волонтеры Регина Биргулиева социаль челтәрләрдә коточкыч хәл турында язган. Башкортстанда куркыныч авырудан Илһам исемле малай интегүен, аңа Мәскәүдә тикшеренүгә барырга акча кирәклеген әйткән ул. Волонтер язуынча, Илһамның эчәклек белән җитди проблемалары бар. Авыртынудан интекмәс һәм гомерен саклау өчен аның организмын көн саен клизмалар ярдәмендә чистарталар. Шуннан соң гына малай икенче приступка кадәр тыныч кына сулыш ала.
Регина Биргулиевага инде берничә тапкыр мөрәҗәгать иткән малайның әнисе сүзләренчә, Уфа табиблары баланы тикшеренүгә Мәскәүгә алып барырга киңәш иткән. Илһамның гаиләсе өчен Русия башкаласына бару акча янчыгына җитди суга, малайның әти-әнисе битараф булмаган кешеләрдән ярдәм сорый.
Финанс чаралары юл чыгымнарына, памперсларга, көнкүреш химиясенә һәм башка вак-төякләргә кирәк. Башкала белгечләре операцияне уңышлы ясаса, бала гадәти тормыш белән яши алачак.
Илһамка ярдәм итү картасының номеры: 4817760120619568 (Регина Фәнүс кызы, волонтер). Акча күчергәндә "Илһамга ярдәм" дип күрсәтегез.
Фото: пиксабайдан очраклы сурәт
--- |
Иң күп укылган
|