|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.06.2021 Фаҗига
Бөгелмәдә һәлак булган сабыйны өйдә калдырырга кеше булмаганБөгелмәдә нәни бала өстенә йөк машинасы тимере төшкән һәм ул хастаханәдә вафат булган. Шул сәбәпле җинаять эше кузгатылды. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетына Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Андрей Шептицкий сөйләде. Тикшерү ачыклаганча, 4 июньдә 15.30 сәгатьтән соң Бөгелмә автомәктәпләренең берсендә машина йөртү буенча инструктор 4 яшьлек улын эшенә алып килгән. Ир-ат улын балалар бакчасыннан алган, ә өйдә калдырырга кеше булмаган.
Ир-ат эш машинасын юган, аннары өс киемен алыштырырга киткән. Бу вакытта бала үзе генә урамда калган. Инструктор урамда тавыш ишетеп чыккач, улы өстенә йөк машинасы тимере төшкәнен күргән.
Баланы хастаханәгә китергәннәр, әмма ул күкрәк читлеге, эче имгәнүдән һәм эчке органнары өзелүдән үлгән.
Якынча мәгълүмат буенча, гаражның кирпеч стенасы ишелү сәбәпле, анда терәтеп куелган йөк машинасы тимере бала өстенә төшкән. Бу хәлдән соң автомәктәп директорының административ-хуҗалык эшләре буенча урынбасарын тоткарлаганнар. Тиздән тикшерү аны сак астына алуны сорап судка мөрәҗәгать итәчәк. Бу эшне тикшерү дәвам итә.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|