|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.06.2021 Җәмгыять
Өйдә унитаз булмаган өчен гаиләдән алынган бала комага киткәнСтәрлетамакта яшәүче 12 яшьлек Иванны опека органнары гаиләсеннән алып киткән иде. Хәзер балага комага киткән. Гаилә яши торган фатирда ремонт начар булу, бәдрәф һәм ванна бүлмәсе эшләмәү сәбәпле, малайны социаль үзәккә урнаштыралар. Иван «Радуга добра» оешмасына мөрәҗәгать итеп ярдәм сорый. Баланың анасы эчми, ләкин аның 14 мең сум хезмәт хакы тормыш алып барырга җитми.
Волонтерлар аңа ремонт ясарга ярдәм итә.
Соңрак «Виктория» гаилә тәрбиясенә ярдәм итү үзәге әни кешегә ана хокукларын кайтарырга ярдәм итә, алар Иван гаиләсе белән яшәсен өчен тырыша. Май азагында Иван өенә кайтырга тиеш була. Ләкин сөенечле хәбәрне коточкыч диагноз бетереп ташлый — балада лейкоз булуы ачыклана.
Хәзер Иванның хәле бик авыр дип бәяләнә, берничә көн элек ул комага китә. Бала реанимация бүлегендә үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырылган, дип хәбәр иткән волонтерлар.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|