|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.06.2021 Могҗиза
46 ел элек югалткан акча янчыгын тапканАмериканың Вентура шәһәрендә яшәүче ханымга 46 ел элек кинотеатрда югалткан акча янчыгын китереп биргәннәр. 1975 елда Коллин Дистин (ул чакта аңа 20 яшь булган) кинотеатрда акча янчыгын югалта. Америкалы кошелегын сумкасыннан төшеп клган дип уйлый. Анда 200 долларга чек һәм гаилә фотосурәтләре булган. Икенче көнне Дистин кинотеатрга шалтырата, әмма аңа кошелекны китереп бирүче булмады, әгәр табылса, шалтыратырбыз, дип ышандыралар.
Кошелек табыла-табылуын. Быел май ахырында... 2021 елның 25 маенда Том Стивенс исемле эшче акча янчыгын кинотеатр реконструкциясе вакытында подвалдан табып ала. Кәнфит кәгазьләре, билет ертыклары һәм газировкалы эчемлекләрдән калган калай банкалар арасында яткан ул.
Стивенс акча янчыгы хуҗасын андагы мәгълүматка таянып табарга тырышкан. Анда иске фотосурәтләр, Grateful Dead рок-төркеменең 1973 елгы концертына сатып алынган билет, Дистин исеменә водитель таныклыгы булган.
Стивенсның начальнигы табылдык хакындагы мәгълүматны Facebook-та урнаштырырга тәкъдим итә. Кулланучылар ул язмага бик күп комментарийлар язалар һәм меңнән артык тапкыр постны дуслары белән уртаклаша. Шул рәвешле табылдык хакындагы хәбәр берничә сәгать эчендә Дистинг барып ирешә.
Узган атна ахырында америкалы ханым кошелегын барып ала. Дистин әйтүенчә, кошелегы эчендәге әйберләр аның өчен вакыт капсуласын хәтерләтә. Анда шигырьләр, запискалар, мәктәп дуслары фотосурәтләре һәм мәрхүм әнисенең фотосы булган.
Чыганак: Lenta.ru
Фото: abc13.com
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|